Татарчасы юк

Башкалабыз Казан шәһәрендә башыңны кай якка борсаң да Татарстанда яшәвеңә ышануы авыр. Шәһәргә Горки шоссе урамы ягыннан кергәндә – юллар кисешкән түгәрәк эченә «Казань –столица Республики Татарстан» дигән рус телендәге язма урнаштырылган. Татарча язма юк. Алга таба китеп, урам яктагы язмаларга күз төшерсәк: «Ассорти мясные», «Ханское пиршество», «Рыбное плато», «Сельд пряного посола от шефа», «Сбербанк», «Алкомаркет», «Пекарня», «Максидом», «Смешные цены», «Альпари», «Гостиница» һәм тагын очсыз-кырыйсыз сүз тезмәләре сине әллә кайларга алып китә. Инде Казан халкы өчен мөһим берәр конкрет сәүдә оешмасына керсәң, шул ук хәлләргә тап буласың. Мәсәлән, ачык акционерлык җәмгыяте «Агросәнәгать паркы». Трамвайда барганда тукталышны шулай татарча игълан итәләр. Әмма аның бинасына «Агропромышленный парк» дип русча гына язылган. Һәм шул ук бинаның стеналарына «Автомойка», «Кафе», «Рыбный гастроном», «Гостиница» дигән язулы элмә такталар урнаштырылган. Ә керү ишекләрендә 3 җирдә «Вход», «Выход» дигән язу бар. Ник берсе татарча булсын! Ишектән керү уңаенда Н.Колычев дигән кешенең җир-суларны мактаган шигыре урын алган. Хәтта аның татар теленә тәрҗемәсе дә бар. Татарстанның җир-суларына сөенеп язылган татар шагыйрьләренең шигырьләре юкмы икән соң? Сату рәтләренә күз төшсә, сатып алучыга шулай ук бер телдә генә мәгълүмат: «Челны-Бройлер», «Живое масло», биш җирдә «Пестричинка» дигән язу. Икенче рәтләрдә «Елабужский мясокомбинат», «Молочные продукты из Мари-Эл», «Хлебная лавка»… Әнә, фермер Сираҗиевның кәҗә сөтеннән ясалган товарлары. Ә ул товарларга аңлатмалары русча гына. Алга атлыйбыз дисәң шул ук хәлләр: «Агрызский район, село Терси. Все только натуральное. «Авылдаш» КДХ Харисов Р.Р.» Бал сатучылар күп, ләкин аны монда «МЕД» дип атыйлар икән. Ялгыш та «Бал» дип тәкъдим итүче юк.

Ачык җирдәге сату урыннарына күз төшерсәң, анда ике җирдә: «Бесплатные места для пенсионеров. Реализация собственных сельскохозяйственных продуктов» дигән зур гына плакатлар эленгән. Икесенең берсе дә татарча түгел. Мин бу оешмадагы кайбер язмаларны гына телгә алдым.

Урамнардагы элмә такталар, товарның кайдан килгәне һәм кайда җитештерелүе, һәм шундый башка мәгълүматлар кешегә товар турында гына мәгълүмат биреп калмый, милләтләрнең телен үзләштерергә дә ярдәм итә. Мәсәлән, татарча «бал»ның, русчасы «мед» икәнен Казан шәһәрендә яшәүче төрле милләт вәкилләре истә калдырыр иде. Шул ук хәл йомырка, ит, сөт, май, бәрәңге, суган, сарымсак, балык, карабодай, эремчек һәм башка товарлар белән дә.

Быелгы җәйдә Казан урамнары чатында атлаган саен «Вятский Квас» дигән агач мичкәләр урнаштырганнар. Нәрсә, безнең шәһәр Киров өлкәсенә реклама ясыймы? Чебаксардан китерелгән туңдырма сатып кемгә акча эшлибез. Үзебездә туңдырма, квас җитештерелмиме әллә? Шул ук хәл сөт товарлары һәм башка бик күп товарлар белән дә күзәтелә. Бу гаделсезлекләр кайчан бетәр? Аларны булдырмас өчен Татарстанда кем җаваплы?

Әфган сугышы ветераны Расих НИГМӘТҖАН улы

Комментарии