Президентларыбыз күңеленә миһербанлык бирсәң иде…

Президентларыбыз күңеленә миһербанлык бирсәң иде…

ТР Президенты каршындагы ярлыкау комиссиясенең чираттагы утырышында җәза вакытын үтүче бер ветеранның үтенечен хуплаганнар.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе мәгълүматларына караганда, утырышта 7 үтенечне карап тикшергәннәр. Комиссия вәкилләре бер эш буенча уңай тавыш биргән. Рәшәткә артында утыручыны ярлыкау өчен төп сәбәп итеп аның өлкән яшьтә булуын, сәламәтлеге какшавын, хезмәт һәм тыл ветераны икәнен атаганнар. Ветеран суд карары нигезендә табипның туганнарына тиешле 300 мең сум акчаны да түләгән. Кайбер журналистлар, сүз 87 яшьлек Мисбах Сәхәбетдинов турында бара, дип фаразладылар.

Мисбах бабай Сәхәбетдинов турында «Безнең гәҗит»тә язмалар күп чыкты: №3, 18.01.2017 – «Алай гына түгел, болай ул…»; №6, 08.02.2017 – «Мисбах бабайны – иреккә»; №11, 15.03.2017 – «Мисбах өчен йөрәгем елый…», «Хәлен ничек кенә җиңеләйтик…»; №25, 21.06.2017 – “Мисбах бабай изге теләкләрен җиткерә» №28, 12.07.2017 һәм №29, 19.07.2017 – «Аңлашасы калган икән…». Укучыларыбыз да 87 яшьлек татар картының язмышына битараф калмады, хатлар да язды, шалтыратып хәлен дә белешеп тордылар.

Тыл ветераны буларак, 9 Май уңаеннан РФ Президентыннан котлау хаты алгач, туганнары сүзенә колак салып, Мисбах бабайның В.В.Путин исеменә ярлыкау сорап мөрәҗәгать иткәннән хәбәрдар идек. Вакытыннан алда кычкырмыйк әле, Аллаһы рәхмәте белән В.Путин кул куйгач кына укучыларыбызга сөенче ирештерербез, дип уйлаган идек. Журналист халкы УФСИНның кыска гына хәбәре буенча да комиссия «ярлыкарга» дип тавыш биргән тоткынның Мисбах Сәхәбетдинов икәнен исәпләп чыгарган икән инде, без дә аның белән иң тыгыз элемтәдә булган актив хәбәрчебез Наилә Вилдановага мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать иттек.

ТР Президенты каршындагы ярлыкау комиссиясенең утырышы 9нчы августта булды. Ул көнне иртәдән мин бертуктаусыз Аллаһыга ялвардым: «Йә Раббым, комиссия әгъзаларының күңеленә миһербанлык сал! Мисбах Сәхәбетдин улының туганнарының, күршеләренең, хезмәттәшләренең хәзерге сәгатьтә Үзеңә догада күтәрелгән кулларын буш итмәсәң иде!»

Комиссия әгъзалары, күрәсең, ярлыкауны сорап әзерләнгән документларны игътибар белән өйрәнгәннәрдер.

Изображение удалено.Беренчедән, Мисбах абыйның колониядә тәртип бозу очраклары юк. Үзе әйткәнчә, яшьләр артыннан җитешүе генә кыен. Сәламәтлеге юк. Хастаханәдә еш ята. 88нче яшь белән бара. Кылган гамәленә нык үкенә.

Икенчедән, аның үзенең В.Путин исеменә язган ярлыкау турында үтенеченә өстәп, ул нигезеннән башлап төзешкән «ЗЯБ» заводы ветераннар Советыннан, Яңа Мусабайдагы авылдашларыннан, ЗЯБ бистәсендәге озак еллар бергә эшләп, күрше булып яшәүче хезмәттәшләреннән, шәһәр Аксакаллар Шурасыннан, төзелеш һәм завод ветераны, элеккеге җитәкчесе В.А.Хохловадан, туганнарыннан да аны ярлыкауны сорап, аның шәхесен ачыклап, ветераннарча тәфсилләп аңлатып язган үтенечләре дә бар иде. Бер кочак грамота, медаль таныклыклары, хезмәт кенәгәсенең күчермәләренә дә игътибар иткәннәрдер. Аерым әйтергә кирәк, «Безнең гәҗит»тә чыккан язмалар-хатлар рус теленә тәрҗемә ителеп, В.Путин исеменә ярлыкау эшенә теркәлде.

Өченчедән, суд карары нигезендә мәрхүм табипның туганнарына тиешле 300 мең сум акча да түләнгән. Комиссия өчен бу да әһәмиятле.

Интернеттан ярлыкау комиссиясенең карарын укып сөенче алырга шалтыратучылар күп булды, рәхмәт. Мине иң аптырашта калдырган сорау да берничә кешедән килде: бабай 300 мең сумны каян алып түләгән, аның андый акчалары юк бит?! Хәлен сорашу да юк, бары тик 300 мең генә кызыксындыра аларны.

Дөрес, узган җәй үк танышлары-күршеләре банкта счет ачып, бу акчаны ил белән җыеп түләргә кирәк, дип тәкъдим иттеләр. Якын туганнары моңа Мисбах абыйның риза булмаячагын әйттеләр.

Зөя колониясенә килү белән аның пенсиясе (18 меңнән артык) пенсия фондының Яшел Үзән бүлекчәсенә күчерелде һәм учреждение бухгалтериясе тиешле өлешләрдә кием-салым, урын-җир өчен, табипның туганнарына тотылган суммадан калганы пенсионерның кибеттәге счетына җыелып бара. Мисбах абый кибеткә бик кирәктә генә барып, берәмтекләп дигәндәй, 131000 сум акчасы җыелды. Акчаны каян алган дип кызыксынучыларга санап күрсәтәм. Табипның туганнарына 77750 сум күчкән иде. Калган 91250 сумны туганнары җыеп түлибез дигәч тә Мисбах абый каршы төште һәм үзенең үлемтеккә-җирләргә дип әзерләп калдырган акчасыннан китертте.

Дүртенчедән, комиссия әгъзалары ярлыкарга дип кул күтәргәндә, мөгаен, Яр Чаллы шәһәр суды Карарындагы кайбер детальләргә дә игътибар иткәндер. Табипка, кулын яралыйм, авыртуның ни икәнен белсен әле дип аткан М.Сәхәбетдинов, яраның зур икәнен күреп, 112 номерын җыеп «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга уйлый. «Номер дөрес җыелмаган», – дигән җавап ишетелә. Табипны «Ашыгыч ярдәм» машинасына салганда носилканы күтәрешеп бара. Полиция килгәнен 30 минут көтеп утыра. Поликлиниканың сак хезмәте хезмәткәре Л. Каранаева, полиция хезмәткәрләре И.Вәлиев, Р. Хәйруллин судта күрсәткәнчә, М.Сәхәбетдинов үзе килеп, мин аттым, димәсә, таягын бирмәсә аннан шикләнгән, аның атканын күргән кеше дә булмаган. Полиция хезмәткәрләре башта әле аңа ышанмаганнар, комачаулап йөрмә, дигәннәр. Таякны иснәп, дары газы исен сизгәч кенә ышанганнар. Күзәтү камералары октябрь аеннан бирле эшләмәгән булган.

Суд карарында әйтелгәнчә, «Дело»да үз гаебен танып килүе турында протокол булмаса да (тәҗрибәле җинаятьчеләр шуннан башлар иде), фактта җинаять М.Сәхәбетдиновның үз инициативасы буенча ачылган.

Комиссия әгъзалары, күрәсең, югарыда саналганнарны исәпкә алып, өлкән яшьтәге М.Сәхәбетдиновны ярлыкарга дип тавыш биргәндер.

Хәзер М.Сәхәбетдиновның иреккә чыгу-чыкмавы ике имзадан, ике Президент – Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Путин имзасыннан тора.

Бу урында Мөхәммәд пәйгамбәребезнең “Смилуйся над теми, кто на земле и смилуется над тобой тот, Кто на небесах!” хәдисен искә төшерәсе килә.

«Йә Раббым, күңелләренә миһербанлык бирсәң иде», – дип, догада булыйк, милләттәшләр.

Үзебезне, якыннарыбызны Аллаһы Тәгалә мондый коточкыч хаталардан, гамәлләрдән, төрмә хәлләреннән сакласа иде.

Наилә ВИЛДАНОВА

Чаллы

Комментарии