- 26.08.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №34 (24 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
25нче август бөек шәхесебез Туфан Миңнуллинны дөньяга китергән иде. Тик 1912нче елның 2нче мае аны безнең арабыздан алып та китте. 77 яшен тутыра алмады ул. Аны бик тә юксынабыз, Туфан абый булса, башкача булыр иде, дип бик еш кабатлыйм мин. Аның минем шәхси тормышымда да ярдәме бихисап булды.
Туфан абыйның туган көне уңаеннан бер әңгәмәсен урнаштырырга булдым. Ул интернеттан килеп чыкты. Авторын белмим, таба алмадым, шуңа күрә авторлык хокукын бозуда гаепләнмәм, дип өметләнәм. Гәрчә, мин үзем дә телевидениедә эшләгән елларымда да, газетада да күп тапкырлар аннан интервьюлар алган кеше. 2003нче елда газетабызның иң беренче тәүге саны аның җылы теләкләре белән ачылган иде хәтта. Алар белән безнең укучыларыбыз таныш инде.
Туфан абыйны сагынып, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Иҗат кешесенең бәхете – гадел бәяләнүдә
Туфан Миңнуллин – бүгенге татар әдәбиятының иң абруйлы әдипләренең берсе, мәшһүр драматург, туры сүзле публицист, халык кадиме, прозаик, үзенчәлекле юмор һәм сатира остасы. Олылар һәм балалар өчен язган пьесалары белән бөтен илгә танылган Туфан абый сатира һәм юмор өлкәсендә дә кызыклы тәҗрибәләр ясый, робагый кебек классик җитди жанрны шаян эчтәлек белән баетучы да, 20нче гасыр татар тормышын «Минһаҗ маҗаралары» кебек пародия алымындагы антиутопия романына сыйдыручы да ул. Бу яклап әдип бөекләр Г. Хәйям һәм М. Сервантесларның бәрәкәтле традицияләрен дәвам иттерүче буларак та чыгыш ясый: зур талант күпкырлы гына була ала.
ХАЛЫКНЫҢ ЗИРӘКЛЕГЕНӘ ШАККАТАМ
– Туфан абый, Сез остаз буларак, яшь язучыларга ярдәм итәсездер?
– Юк, һәм ярдәм итәргә тиеш тә түгелмен. Кеше ярдәменә калган язучыдан язучы чыкмаячак. Мин яшьләргә хәерхак, теләктәшмен. Мәсәлән, егерме яше дә тулмаган Р. Зәйниевнең пьесалары куелуга сөенәм. Әгәр дә инде аңа ярдәм итә башласам, мин аны үзем кебек булырга өйрәтер идем. Менә бездә Илһам Шакировны кабатлап җырлаучы җырчылар бар. Андыйлар миңа кызык түгел, Илһамның үзен тыңлыйсым килә. Шуңа күрә язучының шәкерте булырга тиеш түгел дип, саныйм. Үземнең дә остазым бар дип әйтә алмыйм, чөнки барысы да минем остазлар. Татар, рус, башкорт драматургиясен укыган кеше буларак, мин үз юлымны, мөстәкыйль юлымны сайладым. Әгәр сайлый алмыйм икән, мин гомер буе ияреп йөрүче булачакмын. Шәһәрдә авыл малае берәрсенә ияреп йөрсә, соңыннан ул адаша. Ә үзе килеп юлын тапса, беркайчан да адашмый. Без, авыл малайлары, Мәскәүгә килеп төштек. Биш тиен түләп, метрога төштек һәм көн буе йөрдек. Аннан чыкканда без метроның бөтен чатларын белә идек. Барын да үзебез эзләп таптык. Иҗатта да үзең тапкан кадерле.
– Хәзерге татар әдәбиятында Сезнең күңелгә кемнәр якын?
– Гомер буе татар, башкорт, рус, чит ил әдәбиятын күзәтеп бардым. Хәзер инде күзне саклыйм, үземнең әсәрләрне язар өчен. Һәр язучының үз яраткан язучысы була. Мәсәлән, мин Мөхәммәт Мәһдиевнең һәрбер өтеренә кадәр укып бардым. Кайберәүләрне ачып карыйм да ахырын укыйм. Алай да аңлашыла… Вакыт әрәм итеп торасы юк. Мин Әмирхан ага Еникинең гап-гади әйберне шулай гади итеп сөйләп бирә алуына гомерем буе сокландым. Гадилек аша бөеклеккә ирешүче язучыларны укырга яратам. Мәсәлән, Мөхәммәт Мәһдиев бер хатынның көтүгә сыерын чыгарганын сурәтли. Шаккаткыч, ул сыерын болай озата: «Бар, бәбкәчем, исән-сау йөреп кайт, сөт алып кайт!» – дип. Икенчесе сыерын чыбык белән куып чыгара, ди. «Бу хатынның ире белән ничек йоклаганын мин беләм», – ди автор. Кара, нинди детальләр куллана язучы. Ничек инде аны укымыйсың! Укыйсың һәм һәр әсәрен көтеп аласың. Хәзер дә минем яратып укып барган язучым бар, ул – Марсель Галиев. Разил Вәлиевне яратам, бик акыллы кеше.
Инде зур эшләргә тотыныр алдыннан мин Тукайны кулыма алам. Аннан – фольклор. Миндә бетен төрки халыкларының фольклор әсәрләре үз телләрендә бар. Мин шуларны чагыштырам һәм халыкның зирәклегенә шаккатам: халыкның рухи биеклегенә әле бер генә язучының да җиткәне юк.
– Сез балалар өчен дә пьесалар язасыз, моның өчен балалар тормышын, холык-фигылен белергә кирәк. Ничек ирешәсез шуңа?
– Балалар психологиясенә килгәндә, мин дә бит 70 яшьлек булып тумадым. Мин дә бала булдым, «икеле» дә алдым. Мәктәптә бик шәп кушаматларым да бар иде. Мөршидә апа кушканы бигрәк тә ошый иде үземә. Мәгънәсен генә аңламый идем. Чөнки ул мине «кофе чәйнеге» дип йөртә иде. Гел кайнап торганга әйткән икән ул аны. Миңа ул сүз бик ошый иде, шуңа тагын да ныграк кайнап китә идем… Барыбыз да бала булганбыз, бала хисләрен кичергәнбез, һәм алар гомергә безнең хәтердә калган.
ТЕАТРДАН КОТЫЛЫП БУЛМЫЙ
– Сез, Туфан абый, бүгенге татар театрының Островские, галиҗәнап театр Сезнең өчен нәрсә ул?
– Мәскәүдә укып кайткач, миңа театрда әллә ни рольләр уйнарга туры килмәде. Чөнки Мәскәүдә пьесалар яза башлаган идем инде. Театрдан, дөресен генә әйткәндә, мине куып чыгардылар. «Синең кебек артистлар бездә бар» – дип тә әйттеләр әле… Моны мин бик авыр кичердем һәм шуннан бирле гел бер төсле төш күрәм: спектакль вакытында сүземне онытам икән. Театр ул – йогышлы авыру, аңардан котылып булмый. Анда бик күп фаҗигаләр… Артистлыктан чыгарылганнар да аннан китә алмыйлар, сәхнә эшчесе хезмәтендә булса да шунда эшлиләр. Бервакыт театр шоферларының кәрт уйнаганда сөйләшүләренә игътибар иттем. Рольләрдә бит болар. Берсе – Исмәгыйль, берсе – Галиябану, берсе – Хәлил… Хәлил: «Син, Исмәгыйль, Галиябануга күз салма, яме!» – дип, кәртен шап суга. Бөтен пьеса тексты белән кәрт уйныйлар болар. Менә шундый дөнья ул театр. Совет власте мине театрга укытты, аңа рәхмәт. Ләкин шул ук власть кешеләре аннан кудылар да. Бәлки, дөрес тә эшләгәннәрдер…
– Нәҗибә апа да, сез дә – театр кешеләре. Аның гаилә тормышына йогынтысы зур булгандыр?
– Нәҗибә белән безнең яшәүне иң тотып торганы – ул иҗат. Театр, сәхнә, әдәбият мәсьәләсендә безнең фикерләр йөз процентка килешә. Безнең һәрвакыт сөйләшер сүзебез бар, һәм без беркайчан да ызгышмыйбыз. Минем иҗатыма Нәҗибә беркайчан да комачауламады. Теләсә кайсы вакытта, теләсә кайчан мин өйдән чыгып китә алам. Нәҗибәгә: «Беркайчан да вакланма, теләсә нинди халтурага йөрмә, акча артыннан кума, – дидем. – Анысы кирәксә, мин эшләп табам. Син бары тик театрда гына уйнарга тиеш. Син – актриса!» – дия идем.
– Туфан абый, Сез коеп куйган тәрбияче икән. Ә бүгенге яшьләргә ничек карыйсыз?
– Безнең яшьтә яшьләрне тиргәп йөрү проблемасы бар. Дөресен әйтим: минем беркайчан да яшьләрне сүккәнем юк. Алар ярамаган эш эшли икән, барысы өчен дә без гаепле. Димәк, без шундыйларны үстергәнбез. Мин инде бүгенге яшьләрне бераз аңламыйм. Анысы – икенче әйбер. Аларда икенче төрле психология, чөнки күп мәгълүмат белән эш итәләр. Сүзне әйтмәс борын аңлыйлар. Мәхәббәтне өч сүздән аңлыйлар: чувак, чувиха и бетте. Алар инде икенче көннән кочаклашып йөри. Мәгълүматлы, техник грамоталы халык. Импульстан ук аңлашалар. Миңа аларны аңлау шактый авыр, шуңа күрә алар эшенә кысылмыйм.
– Сезнеңчә, бәхет нидә, Туфан абый?
– Бәхет хакында уйланган бар. Бәхет нәрсәдә соң? Мин үз яраткан эшемне эшлим, һәм эшем үзем теләгәнчә, уйлаганча бәяләнә. Минемчә, бу иң зур бәхет, иҗат кешесенең бәхете – шунда…
Рәүф ИДРИСОВ
БДУ татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘРЕ
- М. Җәлил исемендәге яшьләр премиясе лауреаты.
- Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе.
- Русиянең Дәүләт премиясе лауреаты.
- Татарстанның халык язучысы.
- СССР, Татарстанның халык депутаты.
БЕЛЕШМӘ
ТУЛЫ ИСЕМЕ: Туфан Габдулла улы Миңнуллин.
ТУГАН КӨНЕ: 1935 ел, 25 август.
ТУГАН ҖИРЕ: Татарстанның Кама Тамагы районы Олы
Мәрәтхуҗа авылы.
БАЛАЧАКТАГЫ КУШАМАТЫ: «Кофе чәйнеге».
ТОРМЫШ БАСКЫЧЛАРЫ
- Татарстанның Кама Тамагы районы, Олы Мәрәтхуҗа мәктәбе укучысы.
- Районда хисапчы.
- Казан бухгалтерлар курсы тыңлаучысы.
- Казахстанның Кустанай өлкәсендә чирәм җире совхозында баш бухгалтер.
- Мәскәүнең М.С. Щепкин исемендәге театр училищесы студенты.
- Минзәлә театрында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер.
- Казан телестудиясендә өлкән мөхәррир, «Чаян» журналында бүлек мөдире.
- СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәб курслар тыңлаучысы.
- Профессиональ язучы.
- 2012нче елның2нче маендаКазан хастаханәсендә якты дөнья белән хушлаша. Аны соңгы юлга озату мәрасиме 3нче май көнне Камал театрында узды. Әдип Казанның Яңа бистә зиратында җирләнде.
Комментарии