- 26.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №34 (27 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Язуымның төп сәбәбе: инде 4 ел буена мине бөтенләй мөмкин булмаган эштә гаепле дип күрсәтәләр. 2 елга шартлы рәвештә ирегемнән мәхрүм иттеләр. Тик һаман тынычлык юк. Менә 4нче сентябрьдә тагын суд, тагын эш башлана.
Мин үзем 33 ел укытучы булып, яшь буынга белем бирдем. Армый-талмый, үз эшемне яратып, рәхәтләнеп башкара идем. Укучыларымны, аларның әти-әниләрен, дәү әни, дәү әтиләрен хөрмәт итә идем. «Идем», чөнки бу үткән заманда, 4нче елым өйдә утырырга мәҗбүрмен.
2011нче елның 15нче июнендә, республика, бөтен халкыбыз, дөнья киңлегендә узачак Универсиада буенча Казан шәһәре мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә «Олимп» спорт комплексында очрашу булды. 2 мең тамашачы алдында дистәләгән камералар төшереп торганда мине Сережа исемле малайның умырткасын сугып сындыруда гаепле дип таптылар. Әле дә башка сыймый бу хәл. Моның булуы мөмкин түгел!
Экспертлар да дөреслекне ачыклап бетерә алмады. Аңлашылмаган сорауларны ачыкларга комиссион экспертиза булыр дип тә ялгыштык.
Үзебезнең соравыбыз буенча Мәскәүдә Бурденко исемендәге хәрби үзәктә ясаткан экспертиза бернинди умыртка сыну булмавын раслады. Бары тик сколиоз булуын ачыклады. Әмма бу нәтиҗәләр исәпкә алынмады. Яңа экспертизаларны башка төбәкләрдә үткәрергә рөхсәт бирмәделәр. Укытучылар, укучылар, әти-әниләр мөрәҗәгате дә санга сугылмады. Ә үзен зыян күрүче дип раслаган Сережаның әнисе Павлова Л.В. кайларда гына шау куптармады. Матбугат, телевидение, интернет шаулады. Барысы да бары тик Павлованы гына тыңлады. Бер яклы мәгълүмат, фактлар үзгәртелеп, хаклыкны күрмәмешкә салыштылар. Павлова фактларны күпертеп, бар даирәләргә шикаять артыннан шикаять юллады. Һәрчак аның уе, фикере алга сөрелде. Барысы да уйланылган сценарий буенча иде! Гади укытучы беркемгә дә кирәкми икән шул! Мин моны оештырылган эш дип бар тулылыгы белән әйтә алам. Үзем генә түгел, гаиләбез дә шок хәлендә, гаделлекне табу безнең илдә мөмкин түгелдер ахыры.
2 кызым да педагог бит әле, җитмәсә! 9 кешелек зур гаиләнең 4 ел буе утта тотылуына ничек түздек икән?!
Шуның нәтиҗәсе: үземдә 3 ел инде диабет чире, аякларым йөрми, кан басымым югары, хәлем бик начар. Иремнең дә сәламәтлеге какшады, бюллетеньдә озак булдың дип, аны да эшеннән китәргә мәҗбүр иттеләр.
Гаиләбезгә килгән бу авырлыкның бер сәбәпсез булуы ачык була торып та, никадәр матди, әхлакый яктан югалту кичерергә туры килде.
Әле бу аяныч хәлнең ахыры күренми, чөнки 4нче сентябрьдә тагын суд утырышы. Павлова Л.В бездән 5 млн сум таләп итә. Кеше гаделсезлекләр аша булса да, акча эшләмәкче. Бу хәлгә кайчан чик куелыр? Кеше, укытучы, әни, дәү әнине кем яклар? Дөреслек бармы бу дөньяда? Минем хәлдә калган укытучы нишли ала? Бәлки газета укучылар арасында миңа киңәш бирүче табылыр.
Фәния ГАБДУЛЛИНА. Казан шәһәре.
РЕДАКЦИЯДӘН: хәтерләсәгез, газетабыз бу вакыйганы күзәтү астына алып, берничә тапкыр язды. Гаделсезлек ярылып яткан процесста суд игътибарга алмаган фактларга төртеп күрсәтте. Ә Павлова безнең төрле тарафны искә алып язылган мәкаләләребез өчен судлар белән янады. Чөнки бары тик «Безнең гәҗит» кенә чын хакыйкатьне халыкка җиткерергә омтылды. Кызганычка, күп кенә газеталар, телевидение, укытучыны вәхши итеп тасвирларга омтылды. Хаклыкны күрергә тырышмады. Иртәме соңмы, хакыйкать җиңәчәк. Бу эштә дә яла ягулар, нахаклыклар фаш ителер, гөнаһтан да курыкмаган яла ягучылар тиешле хөкемнәрен алыр дип уйлыйбыз. Әле бу дөнья суды гына түгел, кыямәт хөкемнәре бар…

Комментарии