Рөстәм улым Миңнеханов, дустыңны ярдәмеңнән ташлама!

Безнең Юртыш авылыннан районга кадәр – 60 чакрым. Автобус булмаганда юлга меңәр сум түләп йөрдек. Ә бит кечкенә генә кәгазь кисәгенә дә районга барырга кирәк. Сорый торгач, бирделәр автобусны. Мәмдәл җирле үзидарәсе шофер да табып бирде. Ул районда хезмәт хакы белән кызыксынгач: «Керемеңә карап», – дигәннәр. Ул – гаиләле кеше, яшәргә дә кирәк бит. Район шоферга түләргә дә акча таба алмый, димәк.

Президент вакытында Минтимер Шәймиев телевизордан чыгыш ясады. «Биектауда кирпеч заводы төзеләчәк, район шәһәргә әйләнәчәк әле», – дигән иде ул. Рөстәм Миңнеханов – районыбызда хакимият башлыгы булып эшләп киткән кеше. Хәзер аның дусты Рөстәм Кәримуллин җитәкли районны.

Рөстәм Миңнеханов кирпеч заводын төзергә булышса, халыкка – эш, районның шоферга түләрлек акчасы да булыр иде.

Менә шушы хакта Рөстәм Миңнехановка хат җибәргән идем, җавап алганым юк әле.

2010 елда авылны «Ак Барс»ка алырга килгәч, җыен җыйдык. Мин колхозның булган малын, керемен күрсәтеп, Фәрит Хәйрулловичка хат юлладым. Ул хатны Марат Әхмәтовка тапшырган. Тәүлек ярым эчендә «Колхозны таратмаска!» дигән җавап хаты килеп җитте.

Ә менә Рөстәм Миңнеханов җавап белән ашыкмый әле. Дустын ярдәменнән ташламас, дигән ышаныч белән калам инде.

Әлфия МАДИЯРОВА. районы, Юртыш авылы.

Редакциядән. Әлфия апа белән гел хәбәрләшеп торабыз. Бүген телефоннан сөйләшкәндә, Президентка хат юллавы, тик әле җавап ала алмавы хакында борчылуын әйтте. Безгә дә язарга җыенган икән. Ә без телефон аша гына язып алдык хатны. Әлфия апаның башкарасы эшләре күп бит. Безгә хат язып вакытын сарыф итмәсен, дидек. Башкалар ничектер, ә без 4 класс белемле, инде яше дә шактый булган Әлфия апабызның фикерләү сәләтенә, эшләгән эшләренә һәр сөйләшүдә таң калабыз. Күз генә тимәсен үзенә. Аллаһы Тәгалә эшләгән изге эшләре хакына әҗерен бирсен.

Ә Рөстәм Миңнеханов Әлфия апаның кем икәнен белсә, хат язмый калмас. Башлаган эшенә нокта куймый туктамый торган кеше бит ул Әлфия апа!

Комментарии