Туган көн «бүләге»

Туган көн «бүләге»

Быел минем туган көнемә һәм Рамазан аена Татарстан китап нәшрияты зур «бүләк» ясады. Китабыңны бастырганнардыр, дисезме? Ашыкмагыз!

Октябрь айларында телефоннан минем «Бер генә минутка» дигән җырым яңа җырлар китабына кертелгән һәм миңа шуның өчен 860 сум гонорар тиеш икән. Ризалаштым. Акча артык булмый бит инде һәм алар сораган бөтен документымны телефонга төшереп җибәрдем. Бәхетсезлегемә оныгым өйдә иде – ул башкарды. Ярар, гонорарны көтеп айлар үтте, кул куеп аласы икән. Декабрь аенда Казанга туганымның туган көненә барырга туры килде. 13нче декабрь көнне 860 сумны китереп бирделәр, өстәлгә алып кереп кул куеп алып калдым. Зур итеп рәхмәт әйтеп... Оныгым, әби, кул куйганда язуын укыдыңмы соң, дип сорады. Юк, китерүче ашыга, дидем. Ярар шуның белән бетте.

Март аенда 2100 сум пенсиям кимеп килде, сорашкач – минем Казанда эшләгәнем билгеле булды. Яшь вакытым булса һәм нәшриятта эшләсәмме, бик горурланган булыр идем. Миңа бит 77 яшь! Һәм минем инде 5588, 85 сум бурычым җыелган икән?! Каян, нишләп, автомат шулай язган икән.

Апрельдә 5175, 10 сум, майда 414, 65 сум басылды. Июньдә бетә имеш... Минем пенсиямнең 3 куплетлы җырга нинди катнашы бар?! Мин бит шигырь язып пенсиягә чыкмадым. Картлык көнемә булыр дип, ике җирдә, кайчак 3 җирдә дә эшләдем. 44 яшьтә тол калып 3 баланы аякка бастырыр өчен эшләдем. Ул шигырь 1969нчы елда китапка басылган иде. Мин аларга күчереп бирмәдем, бастыруны да, мине эшкә алуны да сорамадым бит. Ул 5588, 85 сум кире кайтарылмый да икән. Кемнеңдер хатасы өчен ник мин пенсиямнән түләргә тиеш соң? Кем 77 яшьлек карчыкны эшкә алган? Әйе, нәшрият ясады инде ул миңа гомергә җитәрлек «күчтәнәч»не...

Элек Буа китапханәсе белән «Байрак» редакциясе бергә «Зөя дулкыннары» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрә идек. Шунда минем шигырьләрне китапка тәкъдим иттеләр һәм 2008нче елда «Син минем бәхет җырым» дигән кечкенә генә китабым басылды, 2000 данә иде ул. Шатлыктан эчен генә ачып карадым, артын карамадым. Хәер, карасам нишли ала идем соң?!

Анда Динә Насретдин кызы түгел, Имаметдин кызы дип язылган иде. Гафу үтенделәр, билгеле, тик гафуны бит Имаметдин янына ябыштырып булмады, шулай калды. Әле ярый әти дә, әни дә юк иде инде. Әти булмаса да аның балалары калды. Мин беренче хатыннан туган кыз, алар – энем һәм 3 сеңлем икенче хатынныкылар. Ул чакта аралаша идек әле. Китапны сеңлемә дә бүләк иткән идем. Шуннан ара өзелде, мин каяндыр табылган Имаметдин кызы, аларга катышы юк! Инде 15 елдан бирле ара өзек. Ә китапны алган авыл халкына сүз булды: нинди Имаметдиннан тапты икән кызын Рәкыйга? Насретдиннан түгел икән, әйтәм ташлап китеп барды... Инде оныткан идем, бу акча тагын шуны искә төшерде. Ул чакта гонорар турында белешмәне пенсионныйга җибәргәннәр иде, ата исеме туры килмәгәч, кабул итмәделәр, артыннан да йөрмәдем аннары... Ә бу юлы кабул иткәннәр бик шатланыптыр инде, бусы бит бирү түгел алу.

Дөрес, бик кыенсындым, еладым, гарьләндем. Шул суммада штраф кына килгән булса түләгән булыр идем, эш акчада гына түгел бит, безгә инде болай да «конторский»лар дип, кешегә артканда да бер юлы пенсия артмады. Без бит бригадада эшләүче хатыннардан да артыграк эшләдек. Кая кирәк шунда безне куштылар, фермада айлар буе сыер саудык, үз эшебезне өйгә алып кайтып төнлә эшләдек. Урып-җыю вакытында, чәчү вакытында безне тик тотмадылар. Үзебезгә беркетелгән 3-4 гектардан чөгендердән тыш, хуҗасыз җирләр дә безнеке иде. Мин үзем һәр елны 6 гектар шикәр, 1 гектар азык чөгендере алдым, балалар булышты. Страховой агент булып эшләдем, капка төбендә сөт җыйдым. Авыр еллар иде бит. 90нчы елда ирем үлде, переворот вакыты. Ни колхоз хезмәт хакы түләми, ни әниләргә пенсия юк. 3 балага 120 сум пенсия ясадылар. 1990нчы елда көз буе яңгыр яуды, комбайннар кырга керә алмадылар. Азык чөгендерен яңгыр ява-ява алдык, балалар елады, әтиләре булса тракторына төяп ташыган булыр иде дә бит, элекке елларда рәхәт була иде. Шикәр чөгендерен 4нче декабрь көнне, тездән карда төяп бетереп кайттым. Мине машина туры идарәгә алып кайтты, Казаннан радиодан Мидхәт Миншин абый мине көтеп тора. Өстем карлы балчыклы. Бүлмәмдә киемем бар иде инде, бик кызганды мине. Шигырьләремне укытты, аннары радиодан берничә тапкыр тыңладык әле. Менә шулай нужа күреп алган пенсиямне кискәннәр бит! Әле 1978нче елда чөгендерне күрше Халисә апа белән икәү алдык, 3 гектар иде ул чакта, аның кызлары бар булышырга, минекеләр әле кечкенәләр. Ул чакта госстрахта эшлим үзем, ирем исән, тик Боерган больницасында ята. Кич аның янына да барасы бар, ярый күршеләр тыңлый. Ул елны да яңгыр җәен, көзен туктамады. Кырга К-700 арбасына төяп ташыдылар, шулай да эшләдек. Көзен тракторлар каз тәпие кебек сабан белән күтәртәләр дә шуны кул белән йолкып өясең, утырып кисәсең. 1нче октябрьдә алырга чыктык, ноябрьдә буран китте. Чөгендер туңды, комбайннар чыкты, туң чөгендер белән кантарны бергә өяләр. Без шуны аралыйбыз, чөгендер өеменнән кантар өеме биегрәк, туңабыз. Аяклар балчыкка баткан, кузгалганчы балчык туңа. 30нчы ноябрь көнне бетереп кайттык. Әле бу берничә чөгендер хәле генә.

Ә яз көне ул кырларга ут төртеп яндырып йөрдек. Берәр карышлы бодай башаклары иде анда.

Без бик ярлы идек. Кулак гаиләсе дип тузгытылган ояда, иске сәләмә такталардан бабай әмәлләгән йортта тудым мин. Әти күрше авылныкы, әни алар авылында тракторда эшләгәндә өйләнешеп, ялгыз әби янына кайтканнар. Әби яратмаган кияүне, әти киткән, әни әбине ташлап китә алмаган. Читтән килүчене авыл халкы да үз итмәгән, билгеле. Зайдә килене генә, дигәннәр шул. Хикәяләрдәге кебек мине дә әни әти белән аралаштырмаган бугай, мин аны танымый да идем. Кечкенәдән чигәргә, челтәр бәйләргә өйрәндем, акча ясадым.

15 яшем тулгач хат ташучы булып эшли башладым. Ул чакта хезмәт хакын колхоз түли иде әле. Көнгә 1, 25 сотых (перәшкә) хезмәт хакы инде, ял көненә юк, акчаны тиенләп санап, ел ахырында шул җыелган хезмәт хакына тапкырлап бирәләр, бурычың булса, басып калалар. Ә бит шул кадәр газета-журнал күп, ял көне дә көне буе өләшәсең кыш көне. Минем участогымда тирән елга, олы юл М7 трассасы, тимер юлы. 7 урам, ферма. Ул чакта посылкалар күп килә иде, башкалар велосипед белән ташыйлар, мин йөри белмәдем гомер буе. Ул чакта әле пенсия юк, ә балалар акчасы өләшәсе, йорт саен 5-6 бала, квитанция тутырып бирергә. Почта тартмалары да юк, ишек алдында терлек яши, йә терлек ашый, йә җил очыра, чоланга кертеп куярга кирәк. Минем участокта 3 бабай 17 сум 03 тиен пособие алалар иде. Шул бакыр 3 тиенне миңа бирәләр, 9 тиенгә 3 перәннек килә, ул көн шатлык белән кайтам, әби белән әнигә берәр перәннек була, чәй эчәргә. 1962нче елда кичке мәктәпкә укырга кердем. 65нче елда сынаулар вакытында почтадан чыктым, барыбер тик тотмадылар. Тәнзилә апа белән яшь бозауларга ясалма сөт, сыерларга жом (чөгендер сыгынтысы) чүпрәләндердек. Жомны тагаракларга икәү носилка белән ташыганда эчәкләр суырылган кебек була иде. 1965нең 1нче сентябрендә фермага хисапчы итеп куйдылар, счетта саный да белми идем әле, өйрәттеләр. 1969нчы елның мартында авыл Советына сәркатип итеп куйдылар, фермадан китәсем килмәде, еладым. 1970нче елда КГУга читтән торып укырга кердем. 5нче курска бара алмадым, кияүгә чыгып, балам туган иде, алып калучы булмады, өметем өзелде. Минем редакциядә эшлисем килә иде, насыйп булмады. Гомер гел шул бухгалтериядә үтте. Ике бала белән уңай булыр, дип, Госстрахка күчкән идем, өченче балам тугач, кеше урынына вакытлыча колхоз бухгалтериясенә чакырдылар һәм 23 ел шунда эшләп 57 яшь тулгач, лаеклы ялга чыктым, оныкны карарга кирәк булды. Менә шул 42 ел хезмәтем өчен миңа пенсия түлиләр. Безнең заманда декрет ялы 56 көн иде, кайнанам булгач, эшем якын булгач, анысын да торып бетереп булмады әле аның. Эшләрем дә шундыйрак булды.

Менә хәзер шулай нужа күреп алган пенсиямне кисеп калалар. Дөрес түгел бит. Договорга минем фамилиям кергән икән, монда минем бит ризалыгым теркәлмәгән. Договор 8нче декабрьдә төзелгән, мин акчаны 13ендә алдым. Димәк, инде мин акча алганда язмышым хәл ителгән булган. Хәбәр иткәч тә исләре китмәде, шулай була шул, диделәр. Димәк, белгәннәр. Анда 58 кеше арасында мәрхүмнәр дә бар, аларны нишләттеләр икән? Бер юрист белән сөйләштем, син аларны судка бирә аласың, диде. Тәүбә инде, 77дә нәшриятта «эшләгән» килеш суд юлында йөрергә язмасын. Сөйләп, язып торалар шул аферистлардан сакланыгыз дип, кирәкле документларны кешегә бирергә түгел икән. Бер уйласаң зур сумма да түгел, тик юкка, бер гаепсезгә бит. Хәерлегә булсын.

Бу язмамда мин кемнедер гаепләргә дә җыенмыйм, шуңа бер фамилияне дә атамадым. Кем белсен, шәт әле газет бастырмас та. Үз кешеләр бит инде. Берничә кешегә әйтеп караган идем закон шулай куша икән, кушкач үтәргә инде. Аллаһ үзе зур бәлаләрдән сакласын.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА

Комментарии