Чүпле табыш

Чаллы каласыннан Асия ханым, чүпкә түләү буенча кешеләрнең фикерен беләсем килә, дигән («БГ», №14, 12 апрель, 2023 ел). Бу гаделсезлеккә минем дә ачуым килә, Асия ханым.

Әз генә чүбемне яндырып барам. Чүп машинасы хезмәтеннән файдаланмыйм. Түләргә дип исәп-хисап килә дә килә. Бу афәттән коткарыгыз, дип, Мишустинга да, Путинга да язып карадым. Аларга барып ирешми. Түбәнгә төшерәләр, ә түбәндәгеләр отписка бирә. «Гринта» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең директоры белән сөйләшеп караган идем, кая ул! Бер яшь кеше тыңлады да, түләргә кирәк, ди. Чүп җыюдан табыш алып, халыкны талап ятучы банда була икән бу, дигән фикергә килдем.

Түләмим, 5 меңгә җыелды инде. Судка үзләре бирсеннәр. Бәлки, ерып чыгып булыр, дип өметләнәм. Уңай мисаллар булып тора бит. Безнең авылда да түләмәүчеләр бар. Финляндиядәге кебек, күтәрелеп чыгарга иде дә бит, тоталитар режимда мөмкин түгел, кызганыч һәм аяныч.

Ә ут сүндерүдә мин дә катнаштым. Янгын афәтеннән Аллам үзе сакласын. Бик яман хәл.

Мәетләрне яру да үзәккә үткән проблема. Күпме язып торалар, һаман дәвам итә. Татарстан депутатлары, үзебезнең җөмһүрияттә булса да, бу хакта карар кабул итсеннәр иде. Картаеп вафат булганнарны яру шулай ук халыктан акча каеру ул.

Әхтәм САТИЕВ,

Актаныш районы

Комментарии