Көләргә түгел, еларга кирәк!

Көләргә түгел, еларга кирәк!

«БГ» газетасын күптән түгел генә укый башладым. Әмма шуны аңладым: бу халыкның иң укыла торган, күп тарала, хәбәрләргә бай гәҗите икән. Хатларга да күп урын бирелә.

Милли әдәби телебез турында күп язалар. Татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү, латин алфавитына күчү турында да төрле бәхәсләр барды. Ә менә телебезне урам сүзләреннән чистарту турында мәсьәлә күтәрелми.

Бервакыт автобуста кайтам. Ирексездән, 35-40 яшьләрдәге татар ирләренең сөйләшүенә колак салам. Шунда җир ярылса, җир тишегенә кереп кит! Әңгәмә сүгенү сүзләреннән генә тора. Тыңлап торсаң, яшьләрнең урта белемлесе дә, югары белемлесе дә, җитәкчеләр дә, гади эшчеләр дә сүгенү сүзләрен кушып сөйләшә. Аеруча җитәкчеләрнең үз кулы астында эшләүчеләр белән тупас, дорфа булуына исем китә. «Демократия» башлангач кына тумады бу урам теле, ул әллә кайчаннан бар инде. Иң борчыганы – балалар теленә дә күчте ул. Мәктәптән чыгу белән, татар баласы да, урысныкы да урам теленә күчә. Моны күрүче дә, ишетүче дә, тыючы да юк.

Аллаһы Тәгалә адәм баласын уйларга, оялырга сәләтле, аңлы-зиһенле итеп яралткан. Әмма кайберәүләр җәмәгать урыннарында үзләрен хайваннарча тота. Ә хайван, кешедән аермалы буларак, теләсә нәрсә эшләргә мөмкин. Чөнки аңа оят хисе бирелмәгән.

Әле яңа гына теле ачылган сабый әти-әнисеннән ишеткән сүзне кабатлый. Зурлар исә аның шул «майлы» сүзләрен кабат-кабат әйттереп, үсендерәләр. Аннары шаркылдан көләләр. Кызык бит! Бот буе бала ничек итеп сүгенә! Җәмәгать, безгә бу турыда бик нык уйланырга кирәк.

Фатыйма ГАБДРАХМАНОВА,

Казан шәһәре

Комментарии