- 26.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №3 (25 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Авылларның башына басалар бит хәзер!» – дигән сүзне ишеткәч, уйга калдым. Автобуста ике олы яшьтәге апаның сөйләшүе мине дә кызыксындырды. Әлеге сүзләрне әйткән апа Казанга сеңлесенә кунакка килгән икән. Максаты – театрга, берәр концертка барып кайту. «Үзебезнең авыл клубын яптылар, мәктәп тә быел эшләүдән туктады, эшләр болай барса, авылга да «ясин» чыгасы булмагае», – дип өзгәләнде ул.
Ә бит клуб белән мәктәпсез калучы авылларның саны быел республикабызда тагын да артты. 3-4 авылдан балаларны автобус җыеп алып китә, кич укудан соң кайтара. Кечкенә авыл өчен мәктәп кирәк түгел, мәктәп дәүләткә кыйммәткә төшә, дип аңлатты моны белем бирү системасында эшләүче бер танышым.
Шәхсән үзем башлангыч белемне туган авылымда алдым. Экскурсия-походларга да авылымның матур урыннарына йөри идек. Шуңадырмы, авылым минем өчен җир йөзендәге иң матур, иң якын урын булып тора. Башкалар чит илләргә сәяхәткә бару ягын караса, миңа туган туфракта вакыт уздыру ошый. Ә көн саен башка авылга барып белем алучы, караңгы төшкәндә генә өенә кайтучы балаларда туган авылларына карата нинди хисләр туар соң? Арып-талып укып кайткач, уйнарга да чыгасы килми бит аларның.
Клубларны ябу бернинди кысаларга да сыймый. Авыл кечкенә булса да, анда бит кешеләр яши! Ярый да машиналылар чит авылларга концерт-театр карарга йөри ала, ә ялгыз яшәүче карт-корыга һаман да шул бер юаныч – телевизор кала. Аларның да бит «тере» тамаша карыйсылары килә.
Авылыбызда клубны япканга да 3 ел тирәседер, мөгаен. Хәтерлим әле: клуб ябылуның беренче елында Яңа ел бәйрәмен карарга теләүчеләрне күрше Биктәш авылына чакырдылар. Янәсе, Биктәш белән Яңа Салавыч шул рәвешле бу бәйрәмне бергә үткәрә. Дөрес, бәйрәм ярыйсы узды. Әмма авылдашларым анда үзләрен үги ана янында утырган ятим итеп хис иттеләр. Аңа өстәп, ике авыл яшьләре үзара «бәрелешеп» тә алдылар. Клубсыз беренче матур бәйрәм әнә шулай кара буяуларга төренеп истә калды. Шуңа да быел Яңа елны үз авылыбызда ачык һавада уздырырга булдык. Мондый күңелле бәйрәмнең авыл тарихында булмавын әйтте олылар. Авылдашлар туган авылыбыздагы бәйрәмнәргә сусаганнар икән, ләбаса!
Ә бит клубсыз-мәктәпсез «ятимнәр» бер без генә түгел. Андыйларның саны шактый. Иң кызганычы, «ятимнәр» саны кимү ягына түгел, арту ягына бара.
Гасырлар буена авыл шәһәрне туендыру урыны булып торды. Авылларны үстерү, аларны бетермәү хакында да күп сүз алып барылды. Әмма ул сүзләрне, сабыйларча итеп әйтсәк, «песи алып китте». Мәктәпләрне, клубларны ябу – авылның тамырыннан корыта башлауның гади бер ысулы. Тиздән батачак корабтан күселәр качкан кебек, мондый «ятим» авыллардан да халык «кача»…
Ландыш ГАРИФУЛЛИНА.
КФУ студенты.

Комментарии