НАДАНЛЫКМЫ, МӘГЪНӘСЕЗЛЕКМЕ?

Бу язманы «Безнең гәҗит»кә җибәрергә Анна Бәхтиярованың «Регион» газетасының 33 санында басылган «Несладкая жизнь» дигән мәкаләсе этәрде. Мине, гап-гади татар кешесен, хәзерге чорда матбугатта басыла торган ялган, кешелек дөньясына зур югалтулар китерә торган язмалар борчый. Бәхтиярова 2011 елда бал булмавын яз көне яңгырлар күп явуга, ә соңрак кояш кыздыруына сәбәп итеп яза.

Әгәр чиста яңгыр явып кояш кыздырса, үсемлек дөньясына шул гына кирәк. Шулай булса, бөтен табигать чәчәккә күмеләчәк, басу-кырларыбызда, бакчаларыбызда уңыш мул булыр. Хәзер әйтәсе сүземнең иң мөһименә күчәм.

Соңгы 20-30 елда Татарстанда әйләнә-тирәне агуларга химия заводлары төзелде. Менә шул турыда президентка, әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгына бик күп хатлар яздым. Алар килеп минем бакчадан проба алалар да, шуның белән эшләре төгәлләнә. Алай гына да түгел, миңа ачуланып хатлар җибәрәләр. Бәхтиярова мәкаләсен укыгач, алар ни уйладылар икән. Минемчә, берни дә уйламаганнардыр. Алар чеп-чи наданнар, фән ягына килсәк. Русиядә, шул исәптән Татарстанда да, фәннең бөтен өлкәсендә наданлык хөкем сөрә.

Хәзер язам ни өчен бал уңышы аз булганы хакында. 2011 елның икенче гыйнварына каршы төндә бөтен тирә-як кып-кызыл кар белән капланды. Бу безнең Мамадыш районында гына булмады. Кызыл карның калынлыгы 15-20 смга җитте. Шушы химия заводы агуы бөтен үсемлекләрнең булачак бөре урыннарына зыян салды да инде. Мисал өчен, мин көз көне карлыганның берничәсен бергә бәйләп куям. Бу ел карлыганның уңышы бик аз иде. Бәйләнгән урынның кар кермәгән урынында карлыган бераз булды. Юкә чәчәк атмады, чөнки химия заводы агуы аны кыш көне үк яндырды. Юкә бит балны иң күп бирүче агач. Бәхтиярова, уйлап карагыз әле, әгәр 1-2 гыйнварда булган агу ташкыны җәй көне булса, Татарстанда үсемлекләр янып бетә иде. Ышаныгыз, мин бу язмамны күп еллар күзәтүләремә таянып язам. Гап-гади мисал: урманда чикләвек элек-электән бик күп була иде. Без сугыш чоры балалары, урманнан чикләвек җыеп шуны Мамадышка җәяү барып сата идек. Шул акчага мәктәп кирәк-яраклары сатып ала идек. Ә менә химия заводлары төзелгәннән соң, чикләвек булганы юк. Хәзер халык мул тормышта яши, ә менә халыкның сәламәтлек ягы бик үк әйбәт түгел шул. Без черек бәрәңге, кычыткан ашап үскән балалар. Бәлки шуңадыр, киләчәгебез өчен бик борчылам. Алабугада тагын бер химия заводы төземәкче булалар. Кечкенә генә Татарстаныбызга шул заводлар җитмиме? Халкым белсен иде, Татарстанның киләчәге Мәскәү түрәләрен борчымый. Аларга күбрәк салым гына алырга булсын. Алар Кавказдан бер тиен дә ала алмый, киресенчә үзләре түләп яшиләр. Безнең халыкка, татарларга гына түгел, бу мәсьәләне уңай чишәргә кирәк. Әнә Оренбург өлкәсендә АЭС төзергә уйлаганнар, безгә 40 чакрым гына. Мәскәү түрәләре үзләрендә төзесеннәр АЭСны.

Бу язмамны укыганнар Татарстанда химия заводлары төзетмәү өчен көрәшерләр дип уйлыйм. Без бу дөньяга киләбез дә китәбез, ә милләт кала. Аның киләчәген бернинди алтынга да, акчага да алыштырырга ярамый.

Анна Бәхтиярова, әгәр бал яратасыз икән, газеталарга мондый ялган, мәгънәсез мәкаләләр язмагыз. Аларны язар алдыннан шул өлкәдә эшләүче галимнәр янына керегез. Әгәр чын галим булсалар сезгә ярдәм итәрләр. Болай язуым өче гафу үтенә алмыйм, башкаларга үрнәк булсын.

Тәфкил НУРГАЛИМОВ.

Мамадыш районы, Югары Ушма авылы.

НАДАНЛЫКМЫ, МӘГЪНӘСЕЗЛЕКМЕ? , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии