АВЫЛ МӘКТӘБЕ КЕМНӘРНЕ ТӘРБИЯЛИ?

Күп укучыларны куркытып яшәгән Бердәм Дәүләт Имтиханнары безнең өчен артта калды. 11 сыйныфташымның да бу «утны» исән-сау кичеп, үзләре теләгән уку йортларына керә алуларына сөенәм. Мәктәбебездә фәннәрне су кебек эчә торган укучылар да юк түгел. 90 балдан күбрәк җыйганнар да бар, алар берсүзсез Казанның югары уку йортларына кабул ителделәр.

Күптән түген автобуста ике апаның сөйләшеп баруы мине тәмам борчуга салды. Берсенең, репетитор белән шөгыльләнгән кызы тиешле балларны җыя алмаган, ә авылда яшәүче бер танышларының кызы 90нан артык бал җыеп, югары уку йортына кабул ителгән. «Авылда җыен томаналар, юк, ышана алмыйм мин моңа, бу балага өстәп куйганнар, яисә әти-әнисе югары урында эшлидер», – дип гәп куертып утырды апаларның берсе. Апа бертуктамый сөйли дә сөйли, ахырга таба акча түләгән репетиторларын сүгә үк башлады. Мине бу сүзләр уйланырга мәҗбүр итте. Ничек инде җыен томана булсын, ди?! Бу апа сүзләрен уйлап сөйләмәде. Ирексездән, үземнең уку елларын, дәресләрне, фән укытучыларын күз алдыннан кичердем.

мәктәбендә укысам да, шәһәр белеменнән калышмыйм, дип уйлыйм. Безгә дә тирән белемле укытучылар дәрес бирде. Авылыбыз мәктәбендәге дәресләрнең ничек үтүен дә әйтеп үтәсе килә. Әйтик, математика. Нинди авыр фән укысак та, өстебездә БДИ торса да, укытучыбыз төрле шаянлыклар белән безне сөендерә белде. Дәрес барышында ул биргән тормыш киңәшләре бүгенге көндә дә авыр минутларда искә төшеп, яңарып тора. Ул нечкә психолог булып күңелләребезгә үтеп керде һәм шул ук вакытта дәрес темасын да аңлатып бирә белде. Авылда укысак та, фәннәрне бик тырышып укыдык. Укытучыларыбыз һәрдаим шәһәр, районыбыздагы башка мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә торды. Бигрәк тә имтиханнарга әзерләнгәндә, интернет челтәреннән яңалыкларны күзәтеп бардылар, кирәк дип тапканнарын дәрес материалына да кертеп җибәрә иделәр. Бик күп төркемдәшләремнән шуны еш ишетергә туры килә: алар БДИ биргән елда татар теле, әдәбият фәннәрен кыскартып, күбрәк рус теле, математика кебек фәннәр укыган икән. Бер борчуларсыз әйтә алам, бездә һәр дәрес үз урынында укытылып барылды, туган тел фәннәренә зыян килмәде. Математика фәненнән дәрестән тыш консультацияләр уздырылды. Укытучыбыз БДИ биремнәрен дә дәрес темасы белән бергә үреп бара белде. Шуңа да имтихан биремнәрен үзләштерү шактый гына камилләште. Икенче мәҗбүри имтихан – рус теленнән дә дәрестән тыш әзерләнеп килдек. Дәрес вакытында исә укытучыбыз билгеле бер вакытта БДИ биремнәрен эшләтеп ала иде. Борчыган сораулар белән дәрестән тыш аралаша килдек. Теләк буенча сайлаган фәннәрдән дә дәреснең билгеле бер 10-15 минуты табыла торды. Әле шуңа да карамастан, мәктәп тормышында да актив катнашып килдек. 11 сыйныфлар әзерлегендә халкы алдында зур тамаша, Яңа ел, Көзге бал бәйрәмнәре дә үткәрелде. Укытучы теләге генә түгел, укучының үз теләге булу мөһим. Үзлектән әзерләнү дә зур роль уйный. Шушы таләпләрне үтәгән вакытта ничек инде зур баллар җыеп булмасын. БДИ – үзенә бары зур тырышлык таләп итә, шул гына.

P.S. Бу үтә дә кырыс апага шуны әйтәсе килә: авыл ул талантлар үстерә. Кайсы гына өлкәне алма, талантларның күпчелеге тумышы белән авыллардан. Нинди генә караңгы авыл булмасын, табыла да куя бит шунда караңгы почмакны яктыртучы! Авылда җыен томана яши, дип әйткән апага каршы, үземнең туган авылымнан галим, профессор Якуб абый Ибраһимовны атыйсым килә. Авыл баласы табигатькә якын була, таңнан чык суында коенып, печән чабып, кыр чәчкәләренең исләренә күмелеп яшәгән кешенең күңеленә талант кыйпылчыгы оялый да куя, күрәсең. Ә инде аны үстерергәме, әллә калдырыргамы – бу инде кешенең үзеннән тора.

Алсу НУРГАТИНА.

КФУ студенты.

Комментарии