Коллыкмы, наданлыкмы?

Коллыкмы, наданлыкмы?

Әлмәттән «Безнең гәҗит»кә әле Әзһәр Зәйни, әле Әзһәр Гатауллин исеме белән язучы кешенең мәкаләләре чыккалый. Аның «Хәтер көнен оештыручыларга каты закон кирәк» дигән мәкаләсенә каршы Казаннан Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәле үз фикерен белдереп кайтаваз да язды. «Халыкны котыртып йөрмәгез!» дигән язмасына каршы «Безнең гәҗит»тә Тәэминә Биктимерова, Галишан Нуриәхмәтов, Вахит Имамовларның фикерләре басылды (№41, 20 октябрь, 2021 ел). Аның язганнарына карата мин дә җавап язарга булдым.

Әзһәр әфәнде үз милләтенә карата нәфрәтләнеп яза. Аның үз тарихын һәм Конституциядә миллилегебезне яклап язылган законнарны белмәве, үзен барлык кешеләрдән дә акыллырак итеп күрсәтергә тырышуы сәер булып күренде. Хәтер көнен уздыру, Казанны саклап һәлак булганнар хөрмәтенә һәйкәл куйдыруны кирәк түгел дип саный ул. Һәйкәл куйдырсак, урыс белән татарны дошманлаштыру була, ди. Күп еллардан бирле агрессорга багышлап куелган һәйкәл Казан уртасында кукраеп утыруга карамастан, аның өчен сугышып йөргән кеше юк бит әле. «Урыслар җиңеп, бөтен милләтләрне үз канаты астына алып, аларны кол итмичә, үзләренчә яшәргә мөмкинчелек биргәннәр», диюе Әзһәр әфәнденең тарихны белмәвен күрсәтә түгелме?

Милләтебез тигез хокуклы була алмыйча, мәктәпләрдә балаларга үз ана телендә укуларның тыелуы коллык галәмәте түгелме? «Хәтер көнен үзбелдекләре белән уздырырга йөрүчеләрне каты закон белән тыярга кирәк, алар үзләре дә аңлап бетермичә, татар белән урысны дошманлаштырырга йөри», ди ул. Нәрсә әйтәсең инде бу кешегә? «Безнең дәүләтебез – Русия, безнең халыкка аерым дәүләт кирәк түгел, аңа үзе теләгән эш бир дә, үзе теләгәнчәрәк акчасын түлә. Без тырышып эшләп, илебезне иң бай һәм иң көчле ил итик, безне беркем дә куркыта алмасын», – дип яза Әзһәр әфәнде. Без болай да эш атлары булып, ел саен триллион сумга якын акчаны үзәккә күчереп баруга карамастан, бу илнең баеганын һәм безгә рәхмәт әйткәннәрен ишеткәнебез юк. Кеше булган кешегә эш белән акчасы булу гына җитми әле. Аның тигез хокуклы булуы, аңлы, белемле булып, милли үзенчәлекләренең саклануы, милләтпәрвәр булуы да кирәк. Сездә боларның берәрсе бармы соң, Әзһәр әфәнде? Куркыту димәктән, безгә каршы сугыш башлау куркынычы бармы әллә? Дөньяда иң көчле коралланган ил булып, үзебез башкаларны куркытып торабыз түгелме соң?

Татарның үз дәүләтчелеге булмаячак, ул хыял гына. 50 елдан татар милләте бетә, теле – урыс теле, дине христиан дине булачак икән Әзһәр әфәнденең әйтүе буенча. 500 елдан бирле бетерә алмаганны, алай тиз генә бетерә алмаслар. Милли хәрәкәт шуның өчен тырышып йөри бит инде. Халыкларны коллыкта тоткан империяләр күп булган. Аларның таркалуы законлы гамәл.

«Катнаш никахлар аркасында урыс белән татар яртылаш туганлашып баралар. 50 елга да бармый, татарлар урыска әйләнеп бетәчәк», дип, ачыш та ясап куйган ул. Урыс белән туганлашканнарын юк дип санасаң да була торгандыр бәлки. Туганлашмаганнарын саклап калырга кирәк безгә.

Әзһәр әфәнде үзенең мәкаләләрендә һаман да бер үк сүзләрне кабатлап, «Русия дәүләтендә яшәүче бер милләт тә кол булмаган, Русиядән аерылып, үз дәүләтчелегебез булса, безне Кытай яулап алып кол итә, ди. Татарстан табышының 80 процентын Мәскәүгә озата диләр икән, шулай кирәктер», дигән. Тырышып эшләп, үзенә берәр байлык туплый алды микән бу кеше?

Русиядән аерылып чыгу дигән сүзне сездән ишеттем, Әзһәр әфәнде. Милли хәрәкәттә андый сүз сөйләшү тыелган ул. «Халыкны котыртып йөрүче төркемнәрне каты законнар белән тыярга кирәк, милли хәрәкәт тарафдарлары тыныч юллар белән, ныклап торып, татар телен саклап калу өчен тырышсын», дип яза ул. Алар корал күтәреп йөрми, аларның коралы юк. Милли хәрәкәт вәкилләре хакимияткә каршы оппозициядә тормый, аларның төп эше – Конституциядә язылганча, тигез хокуклы булып яшәүне таләп итү. Конституциядә язылган хокукларыбыз үтәлсә, милли хәрәкәтнең кирәге дә калмас иде.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии