Үзенчәлекле балаларга шатлык бүләк иттеләр

Үзенчәлекле балаларга шатлык бүләк иттеләр

Алар башка балаларга охшамаган. Бер сәгатьлек Чыршы бәйрәме вакытында гадәти сабыйлар меңгә төрләнер, әти-әнисен тарткалый башлар, елап, башкаларга комачаулар, бер урында тик утырмас. Ә болар – башка. Сәхнәдә барган һәр хәрәкәтне авыз ачып тыңлыйлар, һәр чыгышны кайнар алкышларга күмәләр, артистларга кушылып биемәкче итенәләр, хәлсез куллары белән «дулкын» ясаган булалар, күзләре ут яна. Ә Кыш бабай килеп чыккач ничек куанганнарын күрсәгез! Бу балалар дөньяга бик сирәк чыга шул, шуңа Чыршы бәйрәмендәге һәр мизгелне үзләренә сеңдерергә тырышып утыралар.

Берсе гарипләр арбасы ярдәмендә генә хәрәкәтләнә, икенчесе аппарат ярдәмендә генә ишетә, өченчесенең гәүдәсе тотмый – әтисе генә күтәреп тора, дүртенчесендә – ДЦП… «Радость детства» хәйрия фонды менә шундый 350 балага Чыршы бәйрәме уздырды. Барысы бер урынга җыелгач кына аңлыйсың: бездә авыру балалар бик күп икән. Тик аларны инвалид дип әйтергә тел әйләнми. Үзенчәлекле балалар, үзләренә икеләтә игътибар сорый торган сабыйлар алар! Кыйммәтле дарулардан, чит ил клиникаларында дәвалану өчен миллионлаган сумнардан бигрәк, аларга менә шушындый бәйрәмнәр дә кирәк әле.

«Радость детства» фондының мондый чараны беренче тапкыр гына уздыруы түгел инде. Дүртенче ел рәттән авыру сабыйларны шулай сөендереп киләләр. Быел уздырмаска да уйлаган булганнар – икътисади хәл тотрыклы түгел бит. Ә бәйрәм оештыру өчен акча хәйран кирәк: бина арендалыйсы, сабыйларга бүләкләр әзерлисе һ.б. Тик мәрхәмәтле затлар табылган. Нәниләр өчен Чыршы бәйрәме оештырыйк, дип, үзләре үк килеп әйтүчеләр, акча белән ярдәм итүчеләр күп булган. Волонтерлар да күп иде чарада, алар да үзләре теләп килгән. Сәнгать мәктәпләрендә белем алучылар исә Яңа ел тамашасы оештырырга ярдәм иткән. Барысы да шушы сабыйлар өчен!

Фондның даими волонтеры Лиана Тимерханова әйтүенчә, иганәчеләрдән җыелган акчага 250 Яңа ел бүләге әзерләгәннәр. Башлыча – ДЦП белән авыручы балаларга. Ә бәйрәмгә берничә көн кала: «Без дә килсәк ярыймы? Бүләге кирәкми, анысын үзебез әзерлибез, иң мөһиме – балабыз үзе кебекләрне күрсен, аралашсын, тормыш ямен тоеп кайтсын иде», – дип шалтыратучы ата-аналар күбәйгән. «Әлбәттә, килегез, дидек. Безнең ишекләребез һәрвакыт ачык. Хәтта Чаллыдан да килергә теләк белдерүче булды. Шулай итеп, без 250 балага бүләк әзерләгән булсак, бәйрәмгә 350ләп сабый җыелды. Чукрак балалар үзәге үз бүләкләре белән килгән иде. Бер генә сабый да күчтәнәчсез калмады», – дип сөйләде Лиана. Сәламәтлегендә җитди кимчелекләр булган 350 баланы бәхетле итте «Радость детства».

Изображение удалено.

Әлеге балаларның күбесенә озак утырып торырга ярамый, кемдер бик тиз арый, башы авырта башлый. Шулай да берсе дә зарланмады, барысы да бәйрәмне ахырына кадәр карап бетереп, Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотога төшкәч кенә кайтырга кузгалды. Балаларның сабырлыгына бер гаҗәпләнсәм, әти-әниләренең түземлегенә тагын бер сокландым. Булса да булыр икән ярату! Булса да булыр икән йөрәк!

…Бәйрәм ахырында гына Оксана исемле ханым белән таныштым. 2 яшь тә 2 айлык улы Гордей – бик сирәк очрый торган авыру иясе. Корнелия де Ланге синдромы (Амстердам синдромы дип тә атыйлар) анда. Бу куркыныч диагнозны әле сентябрьдә генә куйганнар. Баш миенең сул ягы эшләми, шул сәбәпле бала сөйләшә алмый, күзләре йөгерә, аяклары тотмый. «Гордейның мондый зур чарага беренче тапкыр чыгуы. Ул бөтен нәрсәдән курка. Монда да каты тавыш, таныш түгел кешеләрдән куркырмы дигән идем, алай булмады. Тиз ияләште, бик яратты бәйрәмне», – дип сөйләде әнисе. Ә саубуллашканда Гордей минем юеш күзләремне үпте. Елмайгандай да итте әле. Тагын да очрашырга дип сөйләштек без алар белән.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии