- 25.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №51 (23 декабрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Октябрь аеның ахыргы көне илебезгә кара кайгы алып килде. Мисырдан Петербургка кайтучы самолёт һавада җимерелеп төште. Күпме бәхетле парларның, шат күңелле ялгызакларның гомерләре өзелде. Аларның кайтуын көтеп торучыларга нинди авыр хәсрәт килде.
«Хәбәрләр» тапшыруын күз яшьләрсез карый да алмадым. Ярый әле балаларның барган вакытлары түгел, дип шатландым.
Сочига, Абхазиягә ял итәргә барганда биш тапкыр самолётта очарга насыйп булды. Поезд белән ике көн барасы юлыңны 2 сәгать тә 30 минутта үтәсең. Бу бит өеңнән кибетләргә йөреп кайту вакыты гына. Тиз. Һәм шул ук вакытта бик куркыныч та. Һәлакәт булса, исән калу юк.
Аллага шөкер, мин очкан елларда самолётлар йомшак утыралар иде. Гел дә булмый шул ул. Бер була, берәгәйле була.
Мин дә яшь чагымда исемдә калган юл газаплары турында языйм әле.
Кукмара белән безнең авыл арасы әллә ни ерак та түгел, турыдан, нибары унсигез километр. Шул юлда интеккән чакларыбыз күп булды. Автобуслар йөрми, җәяү чыгып китеп, берәр йөк машинасы күренмиме икән дип артка борылып карый-карый йә барып, йә кайтып җитәбез. 18 километрны 3 сәгать үтәбез, сәгатенә 6 км.
Кайвакыт сөт машинасы утырта. Бидоннарга тотынып, сикәлтәле юлда, кузовтан очмасак ярар иде дип, курка-курка барабыз. Ә кыш көне сөтне Кукмарага ДТ тракторы ташый. Аңа бөркәүле чана тагылган. Кышның салкын бер көнендә шул сөт тракторы белән Кукмарадан авылга кайтырга чыктык. Ул заманда аякта итек, башта калын мамык шәл, өстә калын пәлтә. Әле мамык шәл арасына яулык та куя идек. Суык тиюне бик белмәдек. Хәзер генә, көзгә кердеңме, кеше йөткерә, төчкерә башлый. Юка киенәбез, үз- үзебезне саклый белмибез.
Кайтырга чыктык дигән идем бит. Иптәш кызым да бар. Кар каплаган юлның яртысын үткәч, трактор туктап калды. Гусеницасы ычкынган булып чыкты. Тракторчы үзе генә. «Кызлар, минем ремонтлаганны көтсәгез, сез катып үләчәксез. Иртән минем килгән эздән әкрен генә кайта торыгыз», – ди.
Кап-караңгы төн. Кулда сумка, әниләргә дигән күчтәнәч. Атлый торгач, төн уртасыннан соң кайтып җиттек бит. Ә ул тракторчы ничек, кайчан кайтып җиткән? Монысын без белмәдек. Ул икенче авылдан иде.
Ә бервакыт үзебез белән укыган малайның трактор кабинасына утырып кайтырга туры килде. Бара торгач, трактор юлдан читкә, басу ягына кереп китте. Карасам, тракторчыбыз йокыга киткән, салган иде. Уятам, уянмый гына бит. Тракторда руль урынына ике рычаг бит. Шуның берсен – юл ягындагысын тарткан идем, трактор юлга чыга башлады. Тракторчы да уянып китте. Йа Аллам, үзәнгә каплануың да бар, дим.
Ярый бу юлы да исән-имин кайтып җитә алдым.
Икенче сменадан (төнге сәгать 12) эштән чыккач, Нократ Аланына поезд белән төшеп, вокзалында иртәнгә кадәр утырып, автовокзалга җәяү китәбез. Анда беренче автобус белән Сасмакка тикле кайтабыз. Ул автобуска утыру өчен этеш-төртеш. Кергәне кереп, кермәгәне шунда басып кала. Сасмактан 8 километр җәяү атлыйсы. Эштән соң, йокламаган килеш, хәлдән таеп кайтып җитә идек. Өйгә кайткач та, йокы эләкми. Әнинең керен йә идәнен юасы.
Хәзер шул вакытлар искә төшә дә: «Нигә шулай атна саен кайтып йөрдек икән», – дип уйлап куям. Тулай торакта рәхәтләнеп ял итәсе булган.
Элек авылда күңелле иде шул. Ул күңеллелекне үзебез ясый идек. Язгы ташу, тездән көзге пычрак дисеңме, берсе дә калмады.
Атларның кешегә хезмәт иткән иң кирәк вакытлары. Кукмарадан безнең авылга ат белән кайтучылар бар. Шуңа утырып юлга чыктык. Салкын кыш, җәяүле буран. Караңгы да тиз төшә. Ярты юлны үткәч, посадка булырга тиеш. Шул посадкадан юл икегә аерыла. Берсе – безнең якка, ә икенчесе – икенче авыл ягына. Менә шул посадка юлыбызда очрамады. Кай якка карама, иксез-чиксез басу. Без чынлап торып адаштык. Берзаман ат пошкырып чаба башлады. Ул да адашканын аңлады бугай. Буталып йөри торгач, бер трактор салам тарттырган юлга килеп чыктык. «Бу юлның бер башы – кибәнгә, икенче башы кайсыдыр авылның фермасына төшә», – дим. Киттек бер якка. Без Югары Шөн дигән авылга килеп төштек. Аннан соң безнең авылга бер чакрым ярым гына кала.
Элек шушы чакрым ярым арасында кышкы салкында адашып үлүчеләр булды. Әгәр дә салам тарттырган юлга килеп чыкмаган булсак, бәлки, без дә катып үлгән булыр идек.
Ул елларда авыллар арасында, маяк итеп, чыршы ботаклары кадап чыгалар иде. Ап-ак кар өстендә алар юл күрсәтеп тордылар. Шул елны маяк булмаган, күрәсең.
Ә бервакыт Сасмакка тикле автобус белән кайттым да, ә аннан соң җәяү кайтырга чыктым. Ташлы-елга зиратының аскы ягы юлы буйлап кайтам. Елга чыгасы бар. Язгы ташу бетмәгән булып чыкты. Киң җәелеп аккан ташуны берничек тә кичеп чыга алмыйсың. Ургылып аккан су кырына бастым да аптырап торам. Авылга нибары алты км калды. Яңадан Кукмарага китиммени инде, дим. Елый да алмыйм. Башымда, нигә кайтырга чыктым, дигән уй гына. Шул чак, минем кайту ягына таба, арба таккан «Беларусь» тракторы килеп чыкты. Сөенгәнемне күрсәгез иде. Ул туктап утыртты.
Менә шул вакытлар искә төшсә, Аллаһы Тәгалә мине гел дә ярдәменнән ташламаган икән дип уйлыйм.
Ә хәзер юллар асфальт, интегеп йөрисе юк. Электричка, автобус, таксилар кирәк җиргә илтә, алып кайта. Юлга чыгып киткәннәргә бары тик хәерле юл теләп, исән-сау йөреп кайтсыннар, диясе генә кала.
Рафилә ФӘТТАХОВА.
Кукмара бистәсе.
Комментарии