Бити нәселе

Бити нәселе

Байлар Сабасында борын заманнардан кемнең кайсы нәселдән булуын кушаматлары яки атасының исеме ярдәмендә генә белгәннәр дисәк тә ялгышмыйбыз дип уйлыйм. Тарих битләрен өйрәнгәндә кушаматлар еш очрый: Күчтәрәләр, Кабыклар, Чөгендерләр һәм башкалар. Арада чит-ят тоелган кушаматлар да бар. Шундый вакытларда бу кемнәрнең нәселе булуы, ул кушаматның килеп чыгышы белән кызыксынып куясың. Шундыйларның берсе – Сукыр Бити кушаматлы нәсел иде. Бу Байлар Сабасында гомер итүче борынгы нәселләрнең берсе булып чыкты. Эзләнүләр мине Тукай урамы белән Татарстан урамнары чатында яшәүче Флера апа һәм Миннислам абый Мөбарәковлар гаиләсенә китерде.

Миннислам абый үзе 1937нче елның 8нче октябрендә Байлар Сабасының Дәүләтгәрәй (1902 елгы) һәм Газизҗамал (1911елгы) гаиләсендә икенче бала булып туган. Чыннан да, Миннислам абыйның нәселенә караган шәҗәрәдә аларның нәселе Мәмәт Бушлыгы авылында 1676нчы елда туган Абдулла бабайдан башланып, алар нәселен дәвам иттерүчеләр булып: Абделкәрим (1701), Салих (1746), Биктимер (1787), Мөхәммәтша (1822), Мөхәммәтҗан (1851) һәм Миннислам абыйның әтисе Дәүләтгәрәй тора. Газизҗан бабасы Тукай урамына каршы якта кибет тотып, авыл бае саналган. Бу нигездән авылның бик күп данлыклы шәхесләре чыккан. Мәктәптә 8 классны тәмамлагач, Миннислам абый Байлар Сабасыннан берничә иптәше белән Үрнәк техникумына барып, 1 еллык курсларда тракторчы һөнәрен үзләштерә. Аннан кайткач, шул ук егетләр белән 1956нчы елда беренчеләрдән булып чирәм җирләр үзләштерергә китәләр. Беренче юл яручылар буларак, монда бик күп авырлыклар күрергә, күпчелек вакытларын палаткаларда яшәргә туры килгән аларга. Ашлык яхшы уңганлыктан, уру эшләре кыш көннәренә кадәр сузыла. Аннары Совет армиясе сафлары. Миннислам абый Украинаның Житомир шәһәрендә хезмәт итә, шунда шофер һөнәрен үзләштерә. Байлар Сабасына кайткач, МТСка бензовозга эшкә керә. Шул елларда Флера апа белән тормыш кора. Шулай ук йөк машинасында да эшләргә туры килә үзенә, җиңел машинада җитәкчеләрне дә йөртә. Пенсия яшенә җиткәч, депода комбайннар ремонтлау эше белән шөгыльләнде. Ләкин эш вакытында бер күзенә сварка чүбе эләгү генә аны эшеннән туктап, лаеклы ялга китәргә мәҗбүр итте.

Хатыны Флера апаның да яшьлеге авырлыкта уза. Ул 1941нче елның 15нче мартында Пүкәл авылында Габделлатыйп һәм Шәмсенур гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. 1945нче елда, җиде ел буе параличланып ятканнан соң, әтиләре үлә. Өйдәге өч бала әниләре тәрбиясендә кала, өйгә ягарга утын да, бер умач пешерерлек он да булмый. Әнисе һәм олы апасы урманга барып, ягарга чыбык-чабык ташып көн итәләр. Акрынлап бу эш абыйсы Исмәгыйл белән Флера апага күчә. Кешеләрнең төяп кайтырга арбалары була, ә аларның анысы да булмый. Олы апасы әнисенә ияреп уракка йөри башлый, ә абыйсы 9 яшьтән төнге ат көтүен көтә. Әнисенә бер еллык хезмәте өчен капчыкның өчтән бер өлеше кадәр ашлык бирәләр. Менә шуның белән дүрт җан яшәргә тиеш була. Ул ашлыкны Шекше ягында урнашкан тегермәнгә алып төшеп тарттыралар. Анда төшкәндә 6 яшьлек Флера апаны әнисе Өтернәс авылы янында күркә җыярга калдырып китә торган була. Җитмәсә, әтисенә пенсия дә чыкмый. Шуның өстенә гаилә башыннан заем җыю дигәне дә бар. Әле ярый сыерга тиенәләр. Ләкин ул сыерны да ашатырга, кышка печән әзерләргә кирәк бит. Кукуруз арасыннан күкчәчәк җыеп, күтәреп булмагач, тәгәрәтеп алып кайтып, сыерга кышкылыкка печән әзерлиләр. Сыерның сөтеннән сары май язып, анысын хөкүмәткә тапшырасы. Йомырка да хөкүмәткә. Ә үзләренә сепараттан аерткан сыек сөт кенә кала. Мәктәптә укыган елларында Шәмәрдән бистәсенә барып, ипи чиратында тора-тора, кеше башына бер ипи алып кайтулары истә Флера апаның. Үзең асраган шул сыерның карап торган бер бозавын да суеп сатып, акчасын хөкүмәткә илтеп бирәсе. Әгәр түләүләр түләнеп бетмәсә, ә ул күп очракта шулай булган да, өйләргә кереп, идән асларын, базларны, чорма-печәнлекләрне тикшереп йөриләр.

Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Пүкәл авылында оештырылган бүрек тегү, тире теркәү артеленә эшкә керә кыз. Анысы да чыбык очы туганнары булган Әхмәтгали абый булышлыгы белән генә, башкача колхоз эшеннән берничек тә китеп булмый. Тегү эшенә ул шунда өйрәнә. Беренче акчасын алып кайтып әнисенә биргәч, әнисе, ышанмыйча, акчаны әйләндерә-әйләндерә карый. Шатлыгыннан күзләренә яшь тула. Авылда артельне бетергәч, Флера апа Шәмәрдән промкомбинатында эшли. Эше сменалы булып, эшләре ничәдә генә бетсә дә: төнме ул, көнме, яңгырмы, буранмы – җәяүләп авылга кайтып йөри, ә аякта тишек резин итек. Монда кыскартуга эләккәч, Шәрип абый Зәйниев аны үзе белән ияртеп Байлар Сабасындагы «бытовой комбинат»ка алып төшә. Шулай итеп, Флера апа гомерен тегү эше белән бәйли.

Алар икесе дә «Хезмәт ветераны», бик күп бүләкләү кәгазьләре, мактау грамоталары белән бүләкләнгән, икесенең дә фотолары урамдагы мактау тактасында торган. Тормышлар рәтләнеп, инде пенсиягә чыгып, матур гына яши башлагач, аларны тагын олы кайгы сагалап торган икән: уллары Илһам белән оныклары Фәнис фаҗигале төстә вафат була. Әйе, бик авыр тормыш юлы үткән Миннислам абый белән Флера апа. Ләкин бу авырлыкларны җиңәргә үзләрендә көч таба алганнар. Менә шушындый кешеләр яши безнең Сабабызда. Менә шундый сугыш чоры балалары безнең киләчәгебез өчен үзләренең көчләрен кызганмаган. Алар алдында башыбызны иеп рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Муса АБДУЛЛИН,

 Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии