Аңлау да аңлату да кыен

Соңгы елларда кызымның бакчасына йөреп, хәл барынча аңа бакча торгызырга булышам. Бакчабыз Казанның Царицино бистәсе тирәсендә. Мөмкин булганда җәяү йөрергә теләп, автобустан төшкәч өч чакрым араны җәен дә, язын да гел бер сукмактан йөрергә тырышам. Ни өчен дигәндә, Казан уртасында кәҗә көтүләрен дә, бакчачыларның һәр төрле табышларын (бигрәк тә бизәү, чәчәк флорасы, дизайн элементлары), хәтта көтү-көтү кыр тавыклары (куропатка) өерләрен – яшәешнең үзгә манзарасын бары шушы сукмактан атлаганда күзәтәсең. Этләрнең дә ниндиен генә күрмисең дә очратмыйсың. Дөрес, барысы да хуҗалары белән диярлек. Хуҗасызлары, таң атуга, бакча кишәрлекләрендәге хуҗалар китү белән үз сәфәрләрен башлыйлар; мөмкин булган һәр урында эзләрен генә түгел, күзгә ятышсыз өемнәрен калдырудан да тартынып тормыйлар.

Мине инде кайбер «собачник»лар күптән таный башлады. Этләре дә әүвәлгечә ырлап талпынмый, чөнки хуҗалары белән кыска гына булса да сүз алышып алабыз. Бер урыс агай аеруча үз итеп сөйләшергә омтыла. Берничә мәртәбә миңа кыскарак, уңайрак маршрут тәкъдим итте. Тик ул тәкъдим иткән маршрутның урыс зираты аша икәнен белгәч, тәкъдименә якын да килмәдем. «Шулай да, – дим үземчә, – нигә әле ихлас теләктән, кайгыртып әйткән нияткә каршы торырга?» Барыбер мин йөргән сукмакның бер өлешен комсыз бакчачылар бульдозер белән җирен, куакларын сыдыртып, үтә алмас хәлгә китергәннәр. Ягъни җир кишәрлекләрен киңәйткәннәр. Барлык кыюлыгымны эшкә җигеп, урыс агай әйткән якка борылдым. Чыннан да бу маршрут җәяү йөрергә шактый уңай икән. Чөнки өчтән ике өлешендә бетон плитәләр җәелгән, куе урман хәленә килгән агачлар арасыннан үтелә. Тик менә кызыксынуыма бирелеп, абынып барып төшкәч (шөкер, зәхмәтле булмады шикелле), инде бу сукмакны да ташларга туры килде. Кызыксынуым егылу белән дә бәйле булгач, хәтергә уелган уйлар яңарып кына тора.

Күптән язган бер шигыремдә: «Мәңгелек йортта, ягъни зиратта барлык затлар тигезләшә, Җир-ана куенында һичбер аерымлыклар юк», – дип, беркатлы хисләргә бирелсәм дә, тормыштагы аерымлыклар зиратка да күчә икән. Гаҗәеп тамаша: берәүләр ап-ак мәрмәрдән, икенчеләре карадан хәтер һәйкәлләре куйганнар. Билгеле инде фотосурәтләре белән. Чардуганнарның да нинди генәләре юк. Хәтта корыч бизәкле, корыч чәчәкле (алары алтын төсенә буялган) чардуган эчендә шулай ук зиннәтле таштан җәелгән мәйданчык һәм мәрмәр урындык белән мәрмәр өстәлләренә кадәр урнаштырылган. Янәшәдә чардуганы да, таш билгесе дә булмаган өем өстендә ясалма чәчәк калкып торуы әле кемнең дә булса берәүнең җир куенындагы якынын искә алуын, ләкин затлы истәлекләр булдыра алмавын искәртә кебек. Гаиләләре белән бирегә күчкән затлар, үтә дә яшьли киткәннәр, ни сәбәптәндер йолкынган һәм читкә алып ташланган хәрбиләр – ниләр белән генә очрашмыйсың биредә. Һәм менә төп сукмак янәшәсендә исеме дә, атасының исеме, фамилиясе дә татарча язылган хатын-кыз кабере. Ялгыш укыйммы әллә дип, кат-кат укыйм – барысы да безнеңчә. Хәтта кара ташка ай сурәте дә төшерелгән. Моны ничек аңларга һәм аңлатырга? Совет чоры интернационализмы дияр идең, безнең буын ул чорның бөтен җимешен татыса да, бу хәл белән очрашмады шикелле. Татар – татар зиратына, урыс яки христианнар үз җирлегенә иңдерелделәр. Инде шактый вакыт элек Уфада якын кешемнең урыс зиратына иңдерелүен ишетеп, өнсез калган хәлдә, хәтта ни сәбәпле әлеге адымга баруларын белешергә аңым карышуын тоям. Тик эш эшләнгән. Инде башка чара күрәсе юк кебек. Шулай да соңгы буыннан кемдер әлеге хәл белән килешмичә, бу чатаклыкны төзәтер кебек өмет саклыйм.

Бәлки, бу сискәндерерлек хәлләр финанска бәйледер? Күз алдымда икенче бер сискәндергеч мисал җанлана. Югары белем алган, ул вакытта да үзен сәер тоткан, хәзер башка шәһәрдә яшәп бер малай үстергәч, тоташтан хәмер шаукымына чумган зат берзаман бөтенләй юкка чыга. Берничек тә эзенә төшә алмыйлар. Күп вакытлар узгач кына шундый фараз туа: кайдадыр, ни шартлардадыр җан тәслим кылган әлеге зат билгесезләр рәтендә гомум кабердә җирләнә. Ничектер чарасызлыктан, әле ныклап аягына басарга өлгермәгән улын мәшәкатьләндермәс өчен эшләнгәнме – монысын ачыклау инде мөмкин түгел.

Һәрхәлдә, татар авыллары яки Казанның үзендә урыс милләтеннән булган затларның мөселман зиратына җирләнүе белән очрашкан юк. Бәлки ялгышамдыр. Хәтта хәмер бәйлелегеннән киткәннәре дә, тартынмыйча, татар зиратына җирләнә.

Чыннан да зиратта күмү йолалары белән эш итүче затларның да нигезле фикерләрен ишетү артык булмас кебек. Биредә янә дә сүз кузгатыр җирлек бар. Әйтик, ташка мәрхүмнең сурәтен кую дөрес түгел, диелә. Ничектер бу хәлгә җан тартыша, килешәсе килми. Һаман да, бу очракта үз теләгебез белән, илдә туып, җирдә яшәп киткәннәрнең хәтерен вакытсыз җуябыз шикелле. Дөрес, әле ислам иңдерелгән чорда, Коръәндә Аллаһ бәндәсенең акыл көче фотосурәтләр эшләү дәрәҗәсенә ирешәсе турында турыдан-туры әйтелмәсә дә, адәми зат зиһененең гаҗәеп мөмкинлекләре турында искәрткән. Шул ук вакытта һәр-төр ачышлар турында да. Менә нигә дип шул югары көчләр ярдәмендә тудырылган фотосурәт зиратта да билгеле бер вакыткача кешегә булган хәтерне яңартып тормаска тиеш икән?!

Дөрес, зират мәңгелек уртак йортыбыз диелсә дә, мәңгелек төшенчәсе биредә җир куенына иңдерелү турында гына бара. Зират үзе дә, аның чардуганнары да вакытлы күренеш. Тыныч, имин тормыш билгеләре. Әле кайчан гына зиратлар хәтта койма белән дә әйләндереп алынмаган иде. Печән чабарга рөхсәт бирелеп, таптатыла иде. Орск каласында Дәрдмәнебез кабере белән бергә татар зираты өстенә завод корылуы яки мәңгелеккә корылган Мисыр фиргавеннәренең корылмалары – барысы да вакыт җилләре шаукымына бирелә. Ә менә Җир-Ана куены мәңгелек икәне ачык. Анысының да теория ягыннан вакытлыча гына икәне шулай ук мәгълүм.

Нарим ИХСАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии