Дуслар була җирдә санаулы

Дуслык төшенчәсенең тоныкланып, инде югалып барган бер чорында яшибез. «Дуслар була бу тормышта санаулы гына» дип җырлый Тямаев. Чыннан да, аның җырындагы бик тә актуаль сүзләр белән килешми мөмкин түгел бүген.

Бер көнне урамнан кайтып барам. Үзебезнең йорт ишек алдында уйнап йөрүче балаларның сөйләшүе колагыма чалынып китте шулчак. Бер 7-8 яшьләр тирәсендәге кыз калган балаларга: «Мин сезнең бөтенегез белән дә дус булырга риза, сез минем өчен барыгыз да якын», – дип, үзенчә нидер аңлатырга маташа. Шулчак арадан бер кыз: «Ә менә без синең белән уйнамыйбыз. Синең безгә кирәгең юк. Киттек, Дилә!» – дип, икенче бер кызны үзе белән ияртеп китеп тә барды. Үземә дә балачакта мондый мизгелләрне шактый кичергәләргә туры килгәнгә, теге беренче кызны жәлләүдән кинәт кенә күңелгә моңсу булып китте.

Башлангыч классны тәмамлап, күрше авылда укып йөргән чорлар. Безгә, авыл балаларына, кем күпме булдыра ала, тимер-томыр җыеп тапшырырга куштылар. Элек бит шулай малларга кычыткан җыеп тапшыру, алам-салам тапшыру пунктлары да бар иде. Хәтердә: Әнәс абый шул алам-саламнарны тапшыргач, безгә өр-яңа төсле фломастерлар, буяу карандашлары бирә иде. Ә кычыткан тапшырып, Хәлфетдин абый кулыннан безгә тиеннәр генә булса да акча да алу бәхете тәти иде. Хуш, сүзем тимер-томыр җыю турында иде бит әле. Бер тирәдәрәк яшәүче ике иптәш кыз икесенекен бергә җыеп, ат арбасына салып кирәкле урынга илтеп тә тапшырганнар. Берсенең әнисе бозаулар карый. Шуңа күрә аларда һәрчак ат бар иде. Мин дә үземчә тегеннән-моннан, үзе күрмәгәндә генә абыйның кайбер кирәкле тимер-томырларын да җыйгалап, теге атлы иптәш кызга: «Минекен дә бергәләп тапшырып булмасмы?» – дип мөрәҗәгать иттем.Тик: «Безнең вакыт юк», – дигән җаваптан гайре башка сүз ишетмәдем. «Эх, минем дә әтием исән булса, берегезгә дә ялынмас идем... Эх, минем кебек булсагыз, сез дә болай сөйләшмәс идегез...» – дип такмаклый-такмаклый, үрсәләнеп еладым шул чакны. Балачак бит, начарлык та теләп әйтмәгәнмендер югыйсә, әмма шуннан соң ул иптәш кызның әнисе авырып китте. Ни кызганыч, шуннан инде мантый алмады. Үзем әтисезлек әчесен татып үскәнгә, бик жәлләдем аны ул чакта. Ул чакта гына түгел, гомер буе жәлләдем. Әни бит кыз бала өчен тормышта икеләтә кирәк, икеләтә терәк. Тик соңгы арада икебез арасында булган кискен әңгәмәдән соң әлеге балачак хатирәләре кабат яңарды күңелдә. Юктан гына әни хакында төртмә сүзләр әйтеп, күңелемне яралады ул. Югыйсә сүз башы икенче темадан башланган иде дә... Үземнең адреска мин нинди генә тәнкыйтьне дә кабул итәм. Ул көнне үз тарафыма да хөсетле сүзләр ишеттем аннан. Тик менә әниемә, балаларыма кагылсалар, түзеп кала алмыйм инде. Бу очракта мин инде шулай тиеш булгандыр дип кабул иттем дә, аны башка тыңлап тормадым, номерын кара исемлеккә озаттым. Ә бәлки чыннан да «дус»ларның күбесеннән шулай арынгалап торырга кирәктер ул, иң-иңнәрен, бары тик ихлас булганнарын гына калдырып.

«Кош – канаты белән, кеше дуслары белән көчле», ди татар халык мәкале. Әйе, авыр чакта терәк булырдай дуслар, кызганычка күрә, югалып бара шул бүгенге көндә. Көнчелек, хөсетлек, астыртынлык кебек хисләр дуслык күперләрен җимереп кенә калмый, ике арага тирән упкын булып та ята. «Брат братның көтү көткәненә рад», дигән сыман, күп кенә «дус»лар шатлык килсә – көенә, хәсрәт килсә сөенә торганга әйләнеп бара бүген. Кешенең уңышыннан көнләшү, аның артыннан гайбәт сөйләп йөрү дә берни тормый кайберәүләр өчен. Дусныкыннан арттырыбрак өй салу, аныкыннан яхшырак машина алу яки кыйммәтле кием-салымга ия булу өчен бер-берсен изеп, таптап китәргә дә әзер бүген «дус»лар... Элек кенә ул дус дус өчен утка да, суга да керергә әзер булган. Ә хәзер? Хәзер замана башка, кыйммәтләр үзгәрде. Заман белән бергә без дә үзгәрдек, каты бәгырьлеләндек түгелме?

Минем дә йөрәк серләремне бүлешердәй, авыр чакта килеп ныклы иңен куяр, һич югы киңәшләре белән ярдәм итәр, сыналган якын дусларым бар, Аллаһка шөкер. Ул яктан үземне бик тә бәхетле кеше дип саныйм.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: дус булу җиңел эш түгел, аны саклап калу исә тагын да авыррак. Дуслык дигән кыйммәтле язмыш бүләген тиешенчә яклап, аклап яшәсәк иде җирдә, дуслар!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии