Бер кул бирә, ике кул тартып ала

Туганнар белән ара-тирә күрешеп торам. Дөнья булгач төрле хәлләр була. Ләкин соңгы вакытта туганнар бер дә күңелле хәлләр белән килмиләр. Минем бердәнбер сеңлем бар. Дүрт малай арасында берүзе үсте ул. Менә шул сеңлем әйтә: «Фатирың 40 квадрат метрдан арткан, дип, юл акчасын кистеләр», – ди. Мин аптырыйм, мантыйк кайда? Кырык ел эшләп пенсиягә чыккан тол хатынга 500 сум акчаны кысып калдырып, баерга уйлыймы бу хөкүмәт?

Икенче мисал. Уртанчы энекәшем килде. Ул пенсиягә чыгып, бер-ике ел эшләмичә торды. 12 мең сум пенсиягә яшәп булмый, дип, яңадан эшкә урнашты. Аның да шул ук «проездной» акчаларын кистеләр. Ягъни, син хәзер бай. Ә аның пенсиясе 12 мең сум. 17 мең хезмәт хакы ала. Икесен кушсаң, 29 мең чыга. 20 меңнән арта бит. Шулай булгач, аңа «проездной не положено!» Минем үземнең пенсиям кисәр өчен таман гына булды. Чөнки мин хәзер 21 мең сум пенсия алам. Шунда ук кисеп аттылар. Алай-болай хезмәт хакын да кушып торасы юк, кисәсең дә атасың! Ай-һай башлы кешеләр утыра хөкүмәттә! Беләләр тамчыдан күл җыелганын. Мескен пенсионерны талаучы бу хөкүмәтне мин өч куллы бандит белән чагыштырам. Бер кул белән бирә, ике кулы белән талап ала. Көннән-көн яңарак алымнар уйлап табалар бит. Бөек сатирик Аркадий Райкин әйтмешли, үзенең ипиенә ягар өчен синең бер кисәк маеңны тартып ала.

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии