- 25.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №38 (24 сентябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Без гаиләбез белән Татарстанның яңалыкларын һәм татарча тапшыруларын даими рәвештә карап барабыз. Шулай булса да, бер сөйләгәнне әллә ничә тапкыр кабатлагач, әллә соң бер дә яңалык юк микән дип куябыз. 18нче август көнне «Татарстан хәбәрләре»ндә Рөстәм Миңнеханов коррупциянең чәчәк атуы турында сөйләде. Менә тагын бер ЮХИДИ хезмәткәренең 15 мең сум акча алганын сөйләделәр. Яңалыкта тагын 80 яшьлек бер әбинең биегәнен бер атна күрсәтәләр инде. «Манзара» тапшыруында да урып-җыю, ипи турында бер сүз юк, бары тик концерт, спорт, чибәрлек күрсәтеп, үзләренә кызык табып яталар. Татарча тапшырулардан менә бер «Туган җир» генә күңелгә ятышлы, әйбәт итеп алып бара. Рамил туганга рәхмәт!
М. МОРТАЗИН.
Мөслим районы.
Комментарии