Милләтемнең тирән тамырлары

Мин еш кына милләтем тарихындагы ачы язмышлар турында уйланам. Иң әүвәл, халкы арасында үзара бердәмлек булмау сәбәпле, үзенең дәүләтчелеген югалтуга китерү борчый. Кирәк бит, Казан татарларына каршы сугышка явыз Иван, рус гаскәрләреннән башка, илле меңләп касыйм татарларын алып килгән. Явыз Иванның мыскыл итүләре чиксез була. Кораллы хәрбиләр чукынырга теләмәгәннәрне су буйларына куып төшереп: «Чукынасыгыз килмәсә, дөмегегез шунда!» – дип куркыта. Әлбәттә, шул мыскыллауларга, мәсхәрәләүләргә түзә алмыйча, күпчелек милләттәшләребез диннәреннән яза, керәшен татарларына әверелә. Күбесе яши торган җирләреннән качып китеп, башка җирләрдә төпләнергә мәҗбүр була. Ләкин шуңа да карамастан, күпчелек милләттәшләр, үз вакытында чукындырылганнары да, кире исламга кайталар. Миңа дөньядагы төрле халыклар, дәүләтләр арасында булып үткән сугышлар турында укырга туры килә. Шул сугышлардан соң, җиңгән дәүләт җиңелгәненнән салым түләткән, әмма беркайда да һәм беркайчан да диннәреннән яздыру булмаган. Бу кабәхәтлек фәкать кансыз явыз Иваннан чыккан. Шушы мәсхәрәле тарихи вакыйгалар искә төшә дә, чукындырылган милләттәшләребезне ихлас күңелдән жәлләп куям. Шуннан күңелемдә ирексездән нишләп алар кире исламга кайтмый икән, дигән сорау туа. Хәзер бит бөтен мөмкинлекләр дә бар, фәкать теләгең генә булсын. Исламда бит бернинди көчләү юк. Шуңа дәлил итеп, менә нинди хакыйкатьне китереп була: Болгар дәүләтендә дә, соңрак Казан ханлыгында да, якын күршедә яшәүче башка милләтләрне исламга көчләп тарту уе-фикере булмаган.

Мин үзем, кайда да булса ял иткәндә, яки юлда – поездда, пароходта, автобуста барганда – янәшәмдәге юлдашым белән танышырга, аның белән әңгәмә корып барырга яратам. Бер читлеккә ябылган төрле җәнлекләр кебек, аралашмыйча барган кешеләрне аңламыйм да, яратмыйм да. Күршемдә керәшен татары булса, мин танышып-сөйләшеп утырганда аңа: «Сездә, мөхтәрәм милләттәш, исламга кире кайту уе юкмы?» – дип, сорап куям. «Сез бит еракларда калган әби-бабаларыгызны ничек мыскыл итеп, көчләп чукындыруын беләсездер инде», – дим. Бервакыт шулай шифаханәдә танышкан, Питрәч районыннан килгән бер сеңелкәшкә шундый сорауларны биргән идем. Моңа ул: «Илгизәр абый! Ничек булмасын? Әмма ул эшне ничек башкарырга, кая мөрәҗәгать итәргә?» – дип җавап бирде. Әгәр дә моны башлап, оештырып йөрүче кеше булса, барысы да эшләр иде дип өстәде. Аннан сеңелкәш бер гыйбрәтле вакыйганы сөйләде. Алар авылыннан бер егет мөселман татар кызына өйләнеп кайта. Кәләшне чукындыралар. Шул вакыйганы ишетеп, бөтен авыл «ах» итә. Аңлавымча, беренчедән, ул кәләшнең ата-аналары диннән ерак булгандыр һәм шул сәбәпле кызларына тиешле тәрбия бирә алмаганнар. Чөнки динле кеше катнаш никахка керү катгый тыелганлыкны белә. Җитмәсә, кыз әле ирекле рәвештә динен алыштырган! Икенчедән, егетнең ата-анасы кыска зиһенлеләр булып чыга, чөнки ерактагы әби-бабаларын нинди мыскыллаулар, газаплар белән диннәреннән яздырып, хәзерге көндә бөтен нәсел-нәсәбәсе шул диндә калуларын онытканнар.

Тагын еракта калган студент елларымда булган бер вакыйга хәтеремдә сакланып калган. 1960нчы елларның башы. Җәй айларында ветеринария академиясенең Биектау районындагы өйрәнү хуҗалыгыннан һәр шимбәдә поездда Казанга кайтып йөрибез. Хәтеремдә, бервакытны шулай янәшәмдә утырган бездән күпкә олы яшьләрдәге татар апасы белән сөйләшеп кайтабыз. Аңлавымча, ул Саба якларыннан булырга тиеш. Казанга балаларына бара икән. Сүз артыннан сүз китте. Апаның кызы рус кешесенә чыкканы билгеле булды. Яшь булсам да, катнаш никахларга каршы булуымны белдердем. Шуннан соң, әңгәмәдәшем бераз тәрәзәгә карап барды. Күрәм, ниндидер кичерешләр аның күңелен бимазалый. Кинәт ул тирән сулап: «Әй, җаныкаем, сез бәхетле, мөселман булып калгансыз, Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылыгыз. Без бит керәшеннәр, кызыбыз мөселман бәндәсенә чыкмасмы дип өмет иткән идек тә, насыйп булмады! Хәзер бит заманасы да шундый, очраган бер кеше белән бу сүзләрне сөйләшеп тә булмый, сезгә рәхмәт, энем», – диде дә, саубуллашып вагоннан чыгып китте.

Институтны тәмамлагач, авыл хуҗалыгы министрлыгы мине эшкә Тәтешкә билгеләде. Бу 1964нче ел иде. Эштән мине Түбән Кама районындагы «Красный Ключ» кошчылык фабрикасына командировкага җибәрәләр, шунда барышым. Бу 1966нчы елда булгандыр, бару – пароходта. Каютада янымда бер татар апа да бар. Сөйләменә, күршесенә мөнәсәбәте, үз-үзен тотышына караганда, укытучы булса кирәк, һәрхәлдә, хәтеремдә шулай сакланып калган. Үзе безнең милләт кешесе һәм аралашучан да булгач, рәхәтләнеп сөйләшеп барган идек. Ул Чистай керәшене булып чыкты. Моны белгәч, ничектер кызыксынып: «Апа, әйтегез әле, кире исламга кайтасыгыз килмиме?» – дипме, әллә башкачарак сорау бирдем. Апаның җавабы мин көткәннән дә артыграк булды. «Әй, җаным, ничек килмәсен?» – ди бу. – Без бит, буыннан-буынга күчеп безгә кадәр килеп җиткән чынбарлыкны, әби-бабаларны мыскыл итеп, көчләп чукындыруларны яхшы беләбез. Әмма, заманасы нинди бит аның, коммунистлар хакимияте дә гел христиан диненә хезмәт итә бит», – диде. Аннан соң апа тагын да ачылып китеп, бер хикмәтле төш турында сөйләде. «Мин инде менә ничә еллар бер төш күрәм. Төшемдә ап-ак сакаллы, ак чалмалы бер бабай: «Кызым, туры юлыңа – асылыңа кайт», – дип чакыра. Күрәсең, бу безнең мөселман бабаларыбызның кире исламга кайтуыбызны сораулары»,– диде апа һәм күпмедер вакыт сүзсез генә барды.

Инде бу очрашуларга ничә дистә еллар үтте, ләкин алар минем хәтеремдә нык уелып калганнар. Мин үзем, шәхсән, керәшен халкын бик кызганам. Ничек кенә булмасын, керәшеннәр бит – дөньяда тиңдәше булмаган мыскыл итүләр, җәберләүләр «җимеше». Бу бит өлкән һәм урта буын кешеләренә яхшы билгеле чынбарлык. Әмма мине бер уй борчый: «Нигә әле шушы тарихи гаделсезлекне белә торып, бердәй булып кире исламга кайтмаска?!» Хәзер бит моңа мөмкинлекләр бар. Керәшеннәр бит безнең Олы Тархан, Апас төбәкләрендә дә булганнар, шулай да алар кире исламга кайтып беткәннәр. Төрле мәгълүмат чараларыннан күргәнчә, соңгы елларда төрле илләрдә исламны бик күп кеше кабул итә, бигрәк тә Франциядә. Гомумән, исламның гел аклыкка, пакьлеккә, гаделлеккә, изгелеккә һәм башка шундый сыйфатларга гына өнди торган дин икәненә көннән-көн күбрәк кеше инана бара.

Соңгы елларда төрле мәгълүмат чараларыннан күреп-ишетеп торабыз: Мәскәү 2002нче елдагы халык саны алу вакытында, татар милләтен күп төрләргә бүлгәләп, аны әкренләп бетерү, юкка чыгару сәясәте алып барды. Бу сәясәтнең чын йөзен аңламыйча, шул капкынга бирелүчеләре әле дә табылып тора бит аның. Шул исәптән, керәшен халкы вәкилләре дә бар. Имеш, бөтен керәшеннәр дә көчләп чукындырылмаган, ә үзләре аерым бер төркем булганнар. Русия тарихында алып барылган мәкерле сәясәтне яшереп, аны «томан» белән капларга тырышулар бу. Татар халкында кем генә белми икән ул хурлыклы тарихны? Төрле тылсымлы ялганнарга ышанып, күктәге торнаны өмет итеп, кулыбыздагы песнәктән дә коры калмаска иде, керәшен кардәшләр?! Берүк уяу булыйк!

Илгизәр ГАЛИ.

 

Комментарии