Воропаевага «рәхмәт»!

Уйлап-уйлап тордым да, районы җитәкчесе Татьяна Воропаевага «рәхмәт» әйтеп, хат язарга булдым әле. Безнең Дүрт-Мунча авылы якларына, Зәйдән атнага өч тапкыр автобус килә иде. Ун авыл халкы рәхәтләнеп, Зәйгә йөри идек. Өстәвенә, пенсионерлар бушлай йөрде. Менә биш ел инде безнең якларга йөрүче автобусларны туктаттылар. Авырый калсаң да, «интегеп», Зәйгә барып йөрмисең, өйдә генә ятасың. Шәһәргә барырга уйласаң, такси чакыртасы. Ул исә «шалкан бәясе» генә – нибары 400 сум! Барып кайтуың 800 сумга «гына» төшә.
Безнең өчен эшләгән «яхшылыклары» өчен район җитәкчебез Татьяна ханым Воропаевага «рәхмәтемне» белдерәсем килә. Искәндәр Сираҗи язмалары буенча, аның татарларны өнәп бетермәвен дә белдек инде. Май заводы, ипи заводлары бетерелде. Күпме кеше эшсез калды. Инде район гәҗитен дә буйсындырды, хәзер сан саен аның сурәтен чыгаралар! Гәҗит битләрендә бер генә дә тәнкыйть мәкаләсе чыкмый. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, җитәкчебез!
Зәй халкы исеменнән, Вәлия.

Комментарии