Бөек җиңү – Бөекме?

Бөек җиңү – Бөекме?

Һәр елны 9 май якынлашу белән Бөек Ватан сугышы турында фикерләрен язучылар күбәя. Кайсы уңай фикер яза, кайсы – тискәре, дөрес булмаганнары да җитәрлек. Ни әйтсәң дә, тарих бит инде ул. Ә тарих – ул күпьяклы. Шуңа күрә мин кемнедер тәнкыйтьләп түгел, шул язмаларга кайтаваз буларак, үз фикерләрем белән уртаклашасым килә.

Урысның сугышлары күп булган, моннан соң да бетмәс, диләр. 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышын да урыс сугышына кертәләр. Урысның сугышлары күп булса да, ул аның бик күбесендә җиңә дә алмаган. Ә менә Бөек Ватан сугышы ул урыс сугышы түгел, ә Ватанны саклап калу сугышы булды. Фронттагы сугышчылар һәм тыл халкы илебезнең бәйсезлеген саклап калдылар. Моңа хәтта сабый балаларның да өлеше керде.

Икенче бер фикер белән дә килешәсем килми. Кайберәүләр сугышны Гитлер түгел, ә Сталин башлап җибәрде, диләр. Монда бәхәс була алмый, чөнки Бөек Ватан сугышы Икенче Бөтендөнья сугышының бер өлеше генә. Ә икенче Бөтендөнья сугышын 1939 елның 1 сентябрендә Гитлер Германиясе башлады. Безнең илгә басып кергәнче, ярты Европаны диярлек басып алган иде инде ул.

Сугышта Америка ярдәм итмәсә, СССР 1941 елда ук җиңелә иде дип язучылар да бар. Дөрес, СССРга сугыш башлану белән АКШ Германиягә каршы икенче сугыш ачачагы турында белдерү ясады. Тик ачарга ашыкмады. 1941 елның 6 декабрендә безнең гаскәрләр контрһөҗүмгә күчеп, немецлар Мәскәү астыннан алып ташланылды. Мәскәү астындагы җиңелү әле Германиянең көчен киметмәде. Аның каравы, безнең көчне арттырды. Дөресрәге, халыкның җиңүгә булган ышанычын ныгытты һәм Икенче фронт барлыкка килде. Бу – тыл фронты иде. «Бөтенесе – фронт өчен!» дигән шигарь киләчәктәге бөек җиңү юлын күрсәтүче маякка әверелде. Кешеләр кулыннан килгәнне дә, килмәгәнне дә фронт өчен эшләде. Ә АКШның «Икенче фронты» сугыш ахырында гына ачылды. Бу вакытта инде СССРның сугышта җиңәчәге көн кебек ачык иде. Әгәр СССР ялгыз гына җиңеп, азат ителгән илләрдә дә, Германиядә дә социализм урнашса? Менә шул сәбәп АКШтан ул фронтны ачтырды да инде. Дөрес, аның әһәмияте зур булды. АКШ сугышка кермәсә, сугыш озаккарак сузылыр һәм югалтулар да күбрәк булыр иде. Бу ил сугышта катнашмаган очракта да Берлин 1 майда алынмаса да, 11ләре барыбер биреләчәге көн кебек ачык. Сугышта төп җиңүчеләр – СССРның сугыш һәм тыл фронты булуына минем шигем юк!

Матбугаттагы язмаларның күбесе сугыш чорындагы авыр тормышка багышлана. Анда язылганнарның барысы да дөрес. Мин үзем дә кычыткан ашлары, черегән бәрәңге ашап үскән авыл малае. Ачлык, ялангачлык һәм үзәккә үткән салкын авыл өйләре… Хәтта икмәк сукканда да арыш куырып ашарга рөхсәт итмиләр иде. 2-3 кгикмәк алып кайтсаң, 5 ел төрмә көтә. Әле бу ачлык сугыш беткәннән соң да 5-6 ел дәвам итте. Безнең авыл халкы бары 1951 елда гына туйганчы ипи ашый башлады.

Сугыш чоры ятимнәре хакында да сүз әйтмичә ярамыйдыр. Япь-яшь көе ил азатлыгы өчен гомерләрен биргән, мәңгелеккә чит җирләрдә ятып калган, сугышта җиңүне тәэмин иткән сугышчыларның аналарына, хатыннарына, балаларына нәрсә бирелде, нинди ярдәм булды? Алар әти сүзен әйтергә тилмереп, ятимлектә һәм фәкыйрьлектә үстеләр. Боларны фәкать үз башыннан кичергән кешеләр генә чын йөрәктән аңлый ала. Сугыш чоры ятимнәренең пенсияләренә 200-300 сум гына өстәсәләр дә, «әтинең бүләге» дип, йөрәк яралары бераз җиңеләер иде. Менә шундый гаделсезлекләр, рәнҗүләр ул чор кешеләренең күңелендә төер генә түгел, тирән яра булып калды.

Сугыштан исән кайтканнар сугышта катнашмаган диючеләр белән дә килешәсем килми минем! Үземнең икенче буын туган булган 16 абыем сугышка китте, шуларның 3е генә әйләнеп кайтты. Аның да берсе гомерлек гарип булып калды. Нишлисең бит, пуля кемнең кем икәнен сайлап тормый, язмышыңа ни язылган – шул була.

«Әгәр җиңелгән булсак, яхшырак яшәр идек!» – диючеләргә рәнҗим мин. Дөрес, сугышта җиңсәк тә, бүген без Германиягә караганда күпкә начаррак яшибез. Тик монда җиңүнең нинди катнашы бар соң? Димәк, немец халкы бу җиңелүдән дөрес нәтиҗә ясаган, бөтен тырышлыгын куеп илен баета алган, безнең илдәге кебек, ил байлыгын талап, читкә сатмаган.

Шундый авырлыклар аша яуланды ул җиңү. Бөек Җиңү хакына ил белән бергә безнең авыл халкына да иң күтәрә алмаслык авырлыклар, башка сыймаслык хәсрәтләр күрергә туры килде. Шуның өчен дә кадерле һәм Бөек ул җиңү!

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН.

Тукай районы, Иске Абдул авылы.

Комментарии