Сезләр безгә язган җылы хатлар

Сезләр безгә язган җылы хатлар

Сүземне мактаудан башлыйм әле. Үз укучыларыбыз – фикерен, сүзен белдереп торучы кадерле абунәчеләребез, сезгә аталган мактау бу. Быел узган ел белән чагыштырганда 152 хатка артыграк яздыгыз (әле бу сан газетаны нәшрият өчен әзерләгән 19нчы декабрь көненә). Арада инде ничә еллар «Безнең гәҗит»нең даими авторлары булганыгыз да, язучылар сафына яңа гына килеп кушылганнарыгыз да бар. Казаннан Нәкыйп абый Габделбәр үзенең кыска, нәкъ ноктасына гына баскан язмалары белән гел сөендереп тора. Каләмен кулыннан бер дә төшерми – иң күп язучыбыз ул. Сәгъдулла абый Шәйхулла да аннан калышмый. Шулай ук Рафаэль абый Сальмушев, Әхтәм Мөхәммәтҗанов, Вакыйф Кыямов, Илгизәр Акъегет, Рафис Заһидуллин, Рәфкать Ибраһимовларны да әйтми булмый, күп язалар, матур язалар. Хатын-кыз язучыларыбызның да һәр сан саен диярлек язмалары дөнья күреп тора: Буадан Динә Камалетдинова, Азнакайдан Гөлчәчәк Садретдинова, Кукмарадан Рафилә Фәттахова, Сарманнан Халисә Шәйдуллина, Әлфия Ногмановалар, Тукай районыннан Нәгыймә Садыйкова, Арчадан Рузалия Ибраһимова, Казаннан Әлфия Закирова, Сәмига Сәүбәноваларның исемнәре һәрберегезгә таныш – санасаң, күпкә китә, мине телгә алмагансыз дип, калганнар берүк үпкәли күрмәгез. Әле Кукмарадан Нурислам абый Галиев, Балтачтан Госман абый Хәсәншин, Тәтештән Илгизәр абый Галиев, Питрәчтән Мансур Вәлиев, Актаныштан Марат абый Шәеховларның да чыгасы хатлары үз чиратын көтә – алар да «Безнең гәҗит»кә беренче генә елын язучылар түгел. Зәйдән Салих абый Зиннәтов яза, Мөслимнән Мөҗаһидан абый Мортазин, Менделеевскидан Рафис Гыйниятуллин, Тукай районыннан Зөфәр Дәүләтшиннар…

Милләт язмышы, туган телебезнең хәле, гади халыкның көнкүреше, җитәкчеләрнең гаделсезлеге, җанны борчыган сораулар, үрнәк алырдай кешеләр – язмаларның күбесендә шушы темалар күтәрелә. Соңгы араларда тел, милләт мәсьәләләренә аеруча күп яздыгыз. Гәҗитебезне укып баручылар белә, мондый хатларны сан саен диярлек бирергә тырыштык. Хәтта кайбер укучыларыбыздан: «Гел бер темага язылган язмаларны укыйсы килми. Рәттән ничә сан инде тел турында гына язасыз, бер сүзне күпме сөйләргә була?» дигән хатлар да килде. Ә кемдер, киресенчә, телебез өчен борчылып хат язган идем, ник аны чыгармыйсыз инде, дип шалтырата. Без гәҗит һәркемгә кызыклы булсын дип тырышабыз, шуңа күрә һәрберегезнең фикере кыйммәтле. Тормышның бер генә ягын түгел, төрле ягын күрсәтәсебез килә.

Аерым бер тема – укучыларыбызның шигырьләре. Безнең халыкка чичәнлек, шигъри сүз тәмен тою, шагыйрьлек хас. Шигырьләрнең иң-иңнәрен генә сайлап биргәндә дә, чират бер дә кимеми, гел өстәлә тора (ә бит һәркемгә үз язганы баласы кебек: иң матуры, иң яхшысы булып тоела). Кайвакыт, ник шигырем басылмый, дип шалтыратучыларга, сүзне шаяртуга борып, шигырьләр искиткеч күп килә, бер сандык тулды инде, дибез. Бу сүзләрдә хаклык та юк түгел. Аңлаган кеше аңлый: әгәр һәр килгән шигырьне бастырсак, гәҗит битендә башка язмаларга урын да калмас иде. Баш мөхәрриребез Илфат Фәйзрахманов кайвакыт, әллә җыентык итеп бастырасы инде бу шигырьләрне, дип тә әйтеп куйгалый. Берегезне дә үпкәләтәсе килми бит.

Авыр чакта ярдәм кулы сузган, савыктырган, дәвалаган, якты йөз күрсәткән табибларга, шәфкать туташларына, санаторий-профилакторий хезмәткәрләренә, ашчы-пешекчеләргә рәхмәт белдерергә теләүчеләрне дә бик аңлыйбыз. Рәхмәткә дә, хөрмәткә дә лаек кешеләр алар, ышанабыз. Әмма бит тутырып, һәрберсенә аерым-аерым рәхмәт сүзләре тезгән хат башка укучыларыбызга да кызык булырмы? Без, гәҗиткә бастыру өчен хатлар сайлаганда, Әтнәдән язган Гомәр абыйның хаты Азнакайдагы Роберт абыйга да кызык булсын иде дигән принципка таянабыз.

Укучыларыбызның «Безнең гәҗит»не дус итеп, сердәшче, хәтта ярдәмче итеп күрүләре дә куанычлы. Димәк, сез безгә ышанасыз. «Пенсиямне аз исәпләгәннәр», «кызыма тиешле хезмәт хакын түләмиләр», «авыл урамнарында ут юк, булышыгыз» – нинди генә гозер белән язмыйлар безгә. Кызганыч, пенсияләрне яңадан исәпләтерлек (чөнки ул ябык информация, бик теләсәк тә, пенсия фондында безгә ул мәгълүматны бирмәячәкләр), хезмәт хакларын арттырырлык кодрәтебез юк. Ярдәмебез тиярлек булса, журналист кызларыбыз Айгөл Закирова белән Фәнзилә Мостафина, баш мөхәррир Илфат Фәйзрахманов үзе дә көчләре, вакытлары белән исәпләшеп тормастан, гаделлекне торгызырга алынулары сезгә мәгълүм.

Сезнең хатлар аша авылларның хәлен, кайда нинди чара узуын, кайсы авылда күпер салынуын, кайда кемнең юбилее узганын да белеп торабыз. Куанычларыгызны да, көенечләрегезне дә безнең белән уртаклашканыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез – безгә, без сезгә терәк булып, алдагы елларда да бер-беребездән аерылмыйк. Языгыз сез безгә, сөенечегезне дә, көенечегезне дә языгыз. Һәрбер хат тәгаен басылыр, дип вәгъдә бирмәсәк тә, һәрбер хат безнең тарафтан укылыр, игътибарга алыныр дип ышандырып әйтә алабыз.

Барыгызны да яратып, ихтирам итеп, хатлар бүлегеннән

Лилия ГӘРӘЕВА

Комментарии