- 24.12.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №51 (20 декабрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Рәисе
Вәсил әфәнде Шайхразиевка
Ачык хат
2017нче елның октябрендә татар теленең дәүләт теле дәрәҗәсенә һөҗүм башлангач, мәктәпләрдә ел уртасында мәҗбүри уку планнарына үзгәртүләр керткәч, укытучыларны «кыскарткач» күп кешеләр төшенкелеккә бирелде. Әмма бу авыр шартларда татар телен, татар мәгарифен яклаучылар үзләрен чын татар каһарманнары итеп күрсәттеләр.
Мәгариф министры Энгель әфәнде Фәттахов канунсыз башбаштаклыкка каршы торды, Татарстанда татар телен укытуның хокукый яктан дөреслегенә басым ясады. Аның нык һәм көчле итеп туган телебезне яклап ясаган чыгышлары соклану хисен тудыра. Энгелъ әфәнде 2012нче елдан башлап татар теле өчен янып-көеп йөрде, татар мәгарифен үстерү өчен күп юнәлешләрдә эшләде.
«Солнце» гимназиясе директоры Павел әфәнде Шмаков татар теле укытучыларын «кыскарту»ны таләп иткәч, «Мин беркемне дә эштән чыгармыйм» дип белдерде. Ул ел уртасында уку планнарын үзгәртүдән баш тартты, канунсыз таләпләрне куючыларны мәхкамәгә бирде. Павел Шмаков үзен чын рус зыялысы, кимсетүгә һәм җәберләүгә каршы торучы итеп күрсәтте.
Мөхтәрәм Вәсил әфәнде! Үзләрен чын татар каһарманнары, татар телен яклаучы батырлар итеп күрсәткән Энгель әфәнде Фәттахов һәм Павел әфәнде Шмаковны «Татар халкы алдында казанышлар өчен» Бөтендөнья татар конгрессы билгесе белән бүләкләүне сорыйбыз.
Бөтентатар ижтимагый үзәге Президиумы
18.12.2017
Комментарии