Мошенниклар дәүләте

Мошенниклар дәүләте

Советлар союзы җимерелде. Әлбәттә, үлгән сыер сөтле була. СССРның кайбер начар якларын инкарь итеп булмаса да, аның гади халык өчен уңай яклары да бар иде. Начар якларын санап китү максатын куймыйм бу язмамда. Яхшылыкларын да санарга исәбем юк. Берничә аерата әһәмиятлесен генә атап китәм. Мәсәлән, СССР гражданнары түләүсез фатир, югары белем алды. Медицина ярдәме бушка күрсәтелде. Шалкан бәясенә санаторий, ял йортларына, курортларга йөрү мөмкинлеге бар иде. СССР бетү белән халыкка файдалы бу нәрсәләр дә бетте.

Язмамның башына куйган гыйбарәгә килсәк, аның бүгенге Русиянең асылын тәшкил итүенә бер шигем дә юк. Бу чынбарлык. Илебез нәкъ менә шундыйга әверелде. Өстән аска кадәр мошенниклыкка нигезләнгән. Мошенниклык үзеннән-үзе генә барлыкка килми. Төп этәргеч булып, илнең коррупциягә, караклыкка батуы тора. Халыкны ничек таларга, төп башына утыртырга дип кенә уйлап торган идарәнең сәясәте нәтиҗәсе инде бу күренешләр. Шул сәясәтнең көзгедәге чагылышы.

Идарәчеләре шундый булгач, түбәндәге халык үзе дә караклыкка, ришвәтчелеккә күчә. Бу куркыныч күренеш көннән-көн арта. Остап Бендер мошенниклыкның 200 ысулын белгән. Ә бездә аның күпме булуын да белеп булмый.

Көндәлек тормышта шәхсән үземә очрашырга туры килгән берничә очракка гына тукталыйм әле.

Һәр кешенең өендә, фатирында, дачасында, гаражында электр энергиясен исәпли торган санагычы бар. Син утка шуның буенча түлисең. Бервакыт безгә өч кеше килеп керде. «Энергосервис»тан дип, һәрберсе таныклык күрсәтте. Бөтенесе дә тәртиптә: таныклык та, мөһере дә, имзасы да, оешманың исеме дә… Күренеп тора: «права»лары бар. «Сезнең 10 ел элек куйдырган счетчикның вакыты чыккан. Алыштырырга кирәк», – диләр. Әйе шул, беләләр икән: 10 ел элек куйдырган идем. Яңасы 4900 сум тора, ди. Минем санагычларны каядыр алып барып тикшерткәннәрен ишеткәнем бар иде. «Чаллыда булмый. Аның өчен Казанга барырга кирәк», – ди болар. Әле миңа ташлама ясау мөмкинлекләре дә бар икән. Акчаны турыдан-туры яңа прибор куючы электрикка бирсәң, 3900 сум буласы, имеш. Кеше ризалаша. Чөнки «льгота»сы да бар, оешмага барып, чират торасы да юк. Менә бу инде психологик алым. Мошенниклар моны бик оста куллана. Кеше үзенең төп башына утырганын белми дә кала. Мин дә алданган булыр идем, тик Аллаһының ярдәме белән алар оешмаларының исемен әйтеп, телефонын биргәч, шикләнә калдым. Без электр өчен «Челныэнергосбыт»ка түлибез. «Ни өчен алар килеп тикшерми?» – дип сорагач, «Безнең килешү бар. Алар безгә рөхсәт бирде», – ди болар. «Юк, алар сезнең киләсен әйтеп, алдан кисәтергә тиешләр иде», – дигәч, бер-берсенә карашып, эндәшмәделәр. Мин: «Бүген акчабыз юк. Иртәгә «Энергосбыт»тан белешермен, килерсез», – дидем. Тегеләр чыгып китте. Ләкин икенче көнне килүче булмады. Соңыннан белдем, безнең электр санагычын тагын 6 елдан соң гына тикшерергә тиешләр икән әле. Без әле аны тагын 20 еллап куллана алабыз, ул 30 елга куелган. Бу кешеләр чын мәгънәсендә мошенниклар була инде.

Тагын бер очрак. Моннан ике ел элек пластик тәрәзәләр куйдырдык. Беркөнне шалтыратып, сезнең тәрәзәләрнең резинкалары искергән, аларны алыштырырга кирәк, диләр. Ярар, килде бер кыз кеше. Үлчәде. 4 тәрәзәгә 12 мең сум кирәк икән. Аптырап киттем. «Ике ел эчендә шулай тузды микәнни?» – дим. Күзен дә йоммый, әйе, бик тиз туза алар, дип тора. Мин документларны табып, аңа: «Монда ике ел гарантия дип язылган. Резинкаларны да 5 яки 10 елдан соң гына алыштырырга диелгән», – дим. Ык-мык килеп чыгып китте, башкача күренмәде.

Газ плитәсенең шлангысын алыштырып йөрделәр. Монысында алдадылар. Чөнки мошенниклар йортыбызда капиталь ремонт барганда килеп керде. Ремонт ясаучылар исеменнән сөйләштеләр, янәсе алар бер компания. 500 фатирлы бөтен йортны алдадылар! Әллә ни зур сумма булмаса да, алдату әхлаки яктан авыр.

Мошенникларның аппетитлары артканнан арта бара. Мәсәлән, хәзер төрле матурлык, сәламәтлек салоннары эшли. Күп кеше шунда бара. Матурлыклары, сәламәтлекләре артамы – анысы караңгы. Тик мошенниклар кешенең иң авырткан урынын белә – сәламәтлек белән басым ясыйлар. Алар бит бик оста психологлар. Кеше килә. Аңа чәй, кофе тәкъдим итәләр. Чәйгә яки кофега бераз аңны томалый торган дару да кушалардыр. Бер бүлмәгә алып кереп, бер белгеч анкета тутырта. Кеше үз теле белән барлык чирләрен санап бирә. Тагын башка бүлмәгә кертәләр. Анда компьютер артында икенче белгеч утыра. Кешенең кулына датчик кидерәләр, яланаяк тимер пластинага бастыралар. Компьютер кешенең тәмам чирле икәнен күрсәтә. Кеше куркып кала, үзенең шундый авыру булуына шакката. Белгеч: «Сезгә 60 яшь, компьютер биологик яшегезне 79 дип күрсәтә», – дип, моның тәмам котын ала. Шуннан ул инде үз-үзенә хуҗа булудан туктый. Соңгы этапта аның кулына договор тоттыралар. Ул 20-30 битлек кәгазьгә укымыйча кул куя. Бераздан исенә килсә, аңа инде 50 меңнән башлап, 150-200 мең сумга кадәр кредитка кул куйдырганнар булып чыга. Кул куйгач, нишли инде – түли. Адвокатларга акча түләп, суд аша гына котылып була бу кабаладан. Әнә шулай мошенниклар безнең хисаптан көн күрә.

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии