Берүк урыс булмасын!

Мәскәү тагын яңалык уйлап чыгарган: Русиянең 45 аэропортына исем кушарга кирәк икән. Имеш, бу күренекле кешеләр исемнәре булырга тиеш. Инде берүк «Казан» аэропортына урыс кешесенең исемен генә кушып куймасыннар. Урыс милләтен кимсетеп әйтүем түгел, Казан Татарстанның башкаласы булгач, аның исеме һичшиксез татарныкы гына булырга тиеш.

Безнең Мәскәүгә ярарга тырышучы түрәләргә ышанып булмый, урыс кешесенең дә исемен кушып куярга мөмкиннәр. Минем үземә Муса Җәлил исеме лаеклы тоела. Казанский аэропорт «Джалиль» – матур яңгырый бит!

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Айгөл, Фәнзилә сеңлем, сез дә бу хакта тиешле урыннарга, милли оешмаларга җиткерсәгез иде.

Ә менә Бигеш аэропортына Ф.Табеев исемен бирсеннәр. Ул бик күренекле иде бит.

Салихҗан МИҢНЕГӘРӘЕВ,

Минзәлә шәһәре

Комментарии