- 24.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №38 (25 сентябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Узган атнада Татар иҗтимагый үзәге бинасын саттылар. Башта сатып алучының исемен сер итеп сакладылар. Аннары аның эшмәкәр Илдус Гыймадов булуы мәгълүм булды. Ул әлеге бина өчен 14 миллионын чыгарып салган, имеш. «Ачык» аукционга журналистларны да кертмәделәр!
«Азатлык» татар яшьләр берлегенең һәм ТИҮ вәкилләренең ачлык игълан итеп, 9 көн дәвамында ач утыруы да, газеталарда язылган язмалар, «Яңа гасыр» телеканалында күрсәтелгән репортаж да – берни дә ярдәм итә алмады. Ничәмә-ничә еллар дәвамында татар яшьләре өчен очрашу, танышу, аралашу урыны булган «Шәрык» клубы белән дә хушлашырга гына кала. Бу язмада ТИҮ бинасын сатуның бер сәяси уен гына булуын, кайберәүләрнең читтән генә: «Урамнарга чыгарлык халык бар микән әле бездә?» дип күзәтүен искә алып, әллә ни зур фәлсәфәгә бирелмим…
Бәхетле кешеләр идек без. «Шәрык» клубында күпме дуслар, танышлар булдырдык. Күпме парлар шунда танышып, яңа гаиләләр корылды. Иманлы, динле, аек акыллы гаиләләр туды безнең «Шәрык»та. Җырчы Илгиз Шәйхразиев белән сөйләшкәндә, аның да үз хатынын шунда табуы мәгълүм булгач, сөенгән идем. Юкса, ул анда бер-ике генә тапкыр барган. Танышырга да өлгергән, ахыр чиктә менә нинди матур гаилә!
Авылдан Казанга укырга килгән, әле авыз ачып сүз әйтергә дә курыккан күпме кыз-егетләр шунда беренче чирканчык алды. Киемеңнең модасына да, синең ниндидер социаль хәлеңә дә карап тору юк – монда бар да бертигез иде! Ахыр чиктә, «Шәрык»тагы чараларны оештыру, тамадалык эше дә чиратка салына башлады. Мәскәүгә концерт куярга баруыбызны мәңге онытасым юк. Казан милли мәдәни үзәгендә дә чаралар оештыра идек. Ифтар кичәләре, караокега җырлап утырулар, милли уеннарны яңартулар… Боларның барысы да үткәндә калуына ышанасы килми. Хәзер яшьләр кая җыелыр?
Дөресен генә әйткәндә, дәүләт үзе дә яшьләрне тәрбияләүдә «Шәрык» клубы кебек үк эш алып барырга тиеш дип уйлыйм. Аларны ничектер тупларга, спиртлы эчемлекләрсез, наркотик, тәмәкесез дә күңелле яшәп булуын күрсәтергә, рухи тәрбия бирергә, үстерергә тиеш кебек… Шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, тарихчылар, эшмәкәрләр белән очрашулар уздырырга, алар мисалында тәрбияләргә кирәк хәзерге яшьләрне… Аларның тормыш юлын күрсәтергә, тәҗрибә уртаклашырга, алга таба үсәргә омтылыш бирергә… «Шәрык» әнә шул вазифаны үтәде дә. Хәзер болар юк һәм булмаячак.
Үзем белгәннәр арасында, «Шәрык»ка йөргән танышларымның берсе дә тормышта югалмады. Кайсылары – эшмәкәр, кемнәрдер – журналистикада үз урынын тапты, җырчылар, шагыйрьләр дә үсеп чыкты арабыздан. Әле күптән түгел бер больницада «шәрыкташ» кызны күреп, ярты сәгать эчендә чиратсыз-нисез ЭКГ ясатып чыктым. Шунда эшли икән. Әйе, без бер-беребезне беләбез һәм кайда гына очрашсак та, якын туганнардай күрешеп, сөйләшеп туя алмыйбыз, кулыбыздан килсә, ярдәм иткән булабыз. Тик менә хәзер, ТИҮ бинасы сатылгач, «Шәрык»ның зур бер хатасын аңладым. Без гел концерт-театрлар, мәдәни тормыш, дини вәгазьләр белән мавыгып, үз-үзебезне якларга өйрәнү турында онытканбыз. Урамга чыгарга, пикетлар ясарга, үз сүзебезне хөкүмәткә дә җиткерергә өйрәнәсе булган безгә. «Азатлык» татар яшьләре берлеге әгъзалары, башка яшьләр дә без кичергән яшьлекне кичерсен дип, бинаны саклап калу өчен ачлык тотканда, «Шәрык» яшьләренең хәзергеләре дә, безнең сыман «искеләре» дә, хәтта бездән дә өлкәнрәкләре дә аларга теләктәшлек белдермәде. Әле берәүләр, туйга тамада булып барачакларын интернеттан игълан итеп, куанып утырды. Ау, яшьләр, кайда соң сез?! Башыгызны комнан чыгарыгыз инде, бина сатылды, әллүр! Хәер, ачлык тотучыларның хәлен дә белергә килмәгән милләткә бина ни пычагыма кирәк?!
Илдинә ЯДКӘРОВА.

Комментарии