Коммунизмны күрми калдык

Коммунизмны күрми калдык

60 ел элек мине Ютазы районы Иске Уруссу авылыннан армиягә алдылар. Бу язмам ул еллардагы солдат хезмәте турында булыр.

1957нче елны Уруссу бистәсендә ДОСААФта шоферлар курсында укып, 1958нче елның мартында шофер булдым. Шул ук елның сентябрендә армиягә алдылар. Ютазыдан без унлап малай, поездда утырып Казанның җыелу пунктына киттек. Безне бер лейтенант илтә бара. Казанда товар вагоннарына төяп, каядыр алып киттеләр. Кая барабыз – беркем белми, югыйсә вагонда берничә сержант та бар. Бара торгач, вагоннар күбәйде, тулы бер состав булды. Күпмедер баргач беленде – безне җылы якка алып баралар икән. Казахстан далаларын узгач, өч вагонны өзеп калдырдылар. Без дә шуларның берсендә. Көн бик җылы. Баксаң, без Ташкентка ук килеп җиткәнбез. Бу әле соңгы тукталыш түгел икән, поезд белән тагын кузгалдык. Бер сәгать чамасы баргач, безне йөк машиналарына төяп, ниндидер бер ишегалдына кертеп бушаттылар. Ишек алдына калын гына итеп кипкән печән җәелгән. Бик арылган булгач, шунда ятып йокыга да киттек. Уянып китсәм, яныбызда карт солдатлар йөри. Кемдә нинди арурак кием йә чемодан бар – шуларны җыялар. Мин моны нигә язам? Ул вакыттагы юклыкны белдерер өчен язам.

Бераздан төркем-төркем итеп безне алып китә башладылар. Мунчага алып баралар икән. Юынып, өр-яңа солдат киемнәрен киеп алдык. Күбебез әле аякка чолгау да чорный белми. Аннары казармаларга алып киттеләр . Бу урын Ташкенттан 25 чакрымдагы Чирчик шәһәренең бер кырые булып чыкты.

Безнең солдат тормышы карантиннан башланды. Тик ятмадык үзе, мамык та җыйдык, хуҗалык эшләрен дә башкардык. Армия тормышы кызык: ятканда чишенеп, киемнәрне төреп куярга 45 секунд вакыт бирелә. Без взводта 30 кеше. Беребез генә өлгермәсә дә, утызыбыз да кабаттан киенеп чишенәбез. Иртән 30 секундта киенеп, стройга басабыз.

Карантин үтеп, хәрби ант кабул иткәч, безне роталарга бүлделәр. Мин Ютазы малайларыннан аерылдым, Сызрань, Ульяновскидан килгән унлап солдат белән сержантлар әзерли торган «учебный взвод»ка билгеләделәр. «Учебка» белән чын армия тормышы башланды. Сержант булганчы, башта бер ел чын солдат әзерлиләр. Гимнастеркага тегелгән ак яка әз генә каралса, старшина шуны төнлә ертып куя иде.

Без хезмәт иткән шәһәрчектә берничә часть урнашкан. Ашханәдә чама белән меңгә якын кеше ашый. Солдатлар чираттан дежур торып, мең кеше ашаган савыт-сабаны кул белән юабыз. Ул вакытта хәзерге кебек химикатлар юк. Бер тәүлек дежур торганнан соң, төнлә савыт-сабаларны юып бетереп, казармага кайткач, аяктан итекне салып булмас иде. Шулкадәр шешенгән була. Мин бу частьтә 1959нчы елның апрель азагына кадәр булдым да, аннары безне Ташкентка күчерделәр. Анда инде хезмәт итү бермә-бер җиңеләйде. Анда зур гына гараж бар. Нинди генә техника юк. Күбесе ЗИЛ 151 һәм ЗИЛ 157. Бер машинада – аппаратура, бер машинада – күчмә электр станциясе. Ул ЗИЛ 157 машинасында 3 күпер, 3 күпергә 10 тәгәрмәч, 3 кардан валы. Барысы да «жесткая посадка»да. Юлдан сәгатенә 50-55 чакрым тизлек белән бара башласаң, бөтен җире гөрли башлый. Таралып төшмәсме дип куркып барасың. Ком чүлендә йомшак, анда юл юк. Колонналар узганда күтәрелгән тузан аркасында алдагы машина күренми дә, аз гына арткы фонаре чалымлана. Машина эчендә дә тузан. Тәрәзәләрне ябып булмый, бик эссе. Барганда кырыйда утырган офицерга күз салам, өстеннән ком тузаны ишелеп-ишелеп төшеп бара. Колоннаны яшерен урында туктатабыз. Маскировка сеткаларын тарттыргач, төп эшебезгә күчәбез. Бер урында берәр атналап торырга туры килә. Ашау да, йоклау да кабинада. Ком чүлендә йоклау бик хәтәр, монда адым саен куркыныч бөҗәк. Кайчак еланнар кабинага менеп, рульгә дә чорналган була.

Өстә әйткәнемчә, бездән яхшы техника белгече ясауга күп көч куйдылар ул чакта. 1961нче елны Төрекмәнстанның Мары шәһәрендәге чик буе училищесында имтихан алып, I класслы шофер таныклыгы тапшырдылар. Ул таныклык әле бүген дә исән, пичәтендәге Сталин сүзе әле дә укырлык булып ярылып ята.

1959нчы елның апрель азагы иде. Без Ташкентка күчеп, бөтен уңайлыклары булган заманча казарманың кызыл почмагында телевизордан 1 Май парадын карап утырабыз. Әле парад бетмәде, трибунадан Төрекмән хәрби округының командующие, армия генералы Фидюнинский юк булды. Аннары безгә КГБдан килгән офицер аңлатты: парад вакытында Ташкент өстеннән Американың разведка самолеты очып үткән икән. Аны Свердловский өстендә бәреп төшергәннәр. Ул самолет калдыкларын мин Мәскәүнең тарих музеенда – Мәскәүдә олимпиадага килгән чит ил журналистларын йөрткән чакта күрдем.

Армиягә киткәнче Рәшит Ваһапов иҗатына гашыйк идем. Армиядә дә безне күңел ачу чараларына алып баргаладылар. Иң истә калганы Батыр Закиров концерты булды. Ә берсендә без хезмәт иткән шәһәргә концерт белән Усман Әлмиев белән Гали Җәмлеханов килгәнен белеп алдым да, җаен табып, ул концертка да киттем.

Бер өйрәнү вакытында биек тау итәгенә тукталдык. Шул тау өстендә бик якында гына кар күрдем дә, төшке ашны ашагач, менеп карыйсы иттем. Менәм-менәм, бераз менгәч – чирәмлек. Чирәмлектән соң тагын тау. Аны менәсең, тагын чирәмлек. Якында гына булып күренгән кар юк. Инде көн кичкә авыша башлады. Тәки карга кадәр менеп җитеп булмыйча, кире төшеп киттем. Тауга менүгә караганда, төшүе кыенрак икән. Итек эчендә бармакларым суелып беткән иде.

Шулай итеп, 1960нчы ел үтеп тә китте Яз көне безне Сәмәрканд шәһәреннән ерак түгел бер калку җиргә өйрәнүләргә алып киттеләр. Кыргый мәк чәчәк аткан вакыт – бөтен ялан кып-кызыл чәчәк диңгезе иде. Калкулыкка берничә урынга тавыш көчәйткечләр куйганнар. Безгә тыңларга куштылар. Бу 12нче апрель – Гагарин космоска очкан көн иде. Гагарин очып китеп, кире әйләнеп кайтканчы, тыңлап утырдык. Ул көн әле дә күз алдымда – калкулык, кып-кызыл чәчкәләр, кояшлы күк йөзе…

1961нче елның матур җәе. Ташкент хезмәт итү өчен бик җайлы шәһәр. Ни дисәң дә, кыш көне дә җылы. Суытса, бер атналап кына суык тора. Анда да суыклык 10 градустан артмый. Инде хезмәт срогын тутырырга да күп калмады. Без карт солдатларга әйләндек.

Армиядә төрле хәлләр була. Күңеллесе генә түгел, фаҗигалесе дә. Без хезмәт иткән җирдә Министрлар Советы рәисенең дачасы бар иде. Аның ишегалды зур, асфальт җәелгән. Иртәнге физзарядка алдыннан шуннан йөгереп кайта торган идек. Беркөнне йөгереп кайтсак, бер яшь солдат җитми. Кире эзләп киттек. Башы әйләнепме, аягы таепмы, кырыйдагы пычрак су ага торган канауга егылып төшкән. Аны алып кайтып, юындырып, госпитальгә озаттык. Анда күпмедер яткач, янына Ленинградтан әтисе белән әнисе килде. Хәлен белеп кайтырга мине дә җибәрделәр. Бардым, үз аңында, елмаеп сөйләшеп ятты. Икенче көнне үлгән дигән хәбәре килде. Мин ул вакытта хуҗалык эшләре белән йөрүче машинаны йөртә идем. Табут һәм яңа киемнәр алып, госпитальгә киттем. Моргта киендереп, табутка салгач кына әти-әнисен керттеләр. Бу фаҗига мине бик нык тетрәндерде. Аны Ташкенттагы бер урыс зиратына җирләдек.

Кайсы көн икәнен хәтерләмим, июль ахырлары иде, безне Ленинградка командировкага җибәрделәр. Без – өч солдат һәм бер офицер. Лейтенант Булатов үзе дә татар егете, Мәскәүнеке. Вафин фамилияле солдат Ульяновскийдан, Абарбанель – яһүд, Ленинградтан. Өченчесе – мин, Актанышның Яңа Кормаш авылында туган егет. Автоматларны чехоллап, парадный киемнәрне чемоданга тыгып, коры паек белән Ташкент–Мәскәү поездында юлга кузгалдык. Мәскәүдә лейтенант Булатов үзләренә алып кайтты. Мәскәүне карап, икенче көнне Ленинградка киттек. Анда бер заводка барып, тимерьюл вагонына ниндидер әрҗәләр тутырдык. Аларны пломбалап япкач, үзебезне бер буш вагонга урнаштырдылар. Без теге өч вагонны озата барырга тиеш булып чыктык. Поезд туктаганда автоматлар белән чыгып басабыз. Югыйсә, ул вагоннарга караган кеше дә юк инде.

Күпме барганбыздыр, бервакыт безне Сары Шаган станциясендә хәрбиләр каршы алды. Вагоннарны йөк машиналарына бушатып, үзебезне башка машинага утыртып алып киттеләр. Ком чүле уртасында салынган асфальт юлдан бер хәрби шәһәрчеккә бардык. Балхан күле буендагы шәһәр иде бу. Ашап чыккач, Балхан күлендә коенып алырга уйладык. Безне андагы офицерлар бик кисәтеп калды: күлнең без керәсе урыны бик куркыныч икән. Чумарга ярамый, ипләп, шуышып кына керәсе, чөнки яр буе плитә-плитә ташлардан тора, ди. Алар өйрәткәнчә кердек. Суы җылы, төче иде. Балхан күленең үзенчәлеге шунда: аның яртысында төче су, яртысында тозлысы.

Кире Ташкентка кайтсак, безнең часть Төрекмәнстанның Мары шәһәренә күченгән. Ташкенттан соң монысы бик мескен булып тоелды. Казармалар да патша чорында ук салынган булырга охшый. Безне монда күчерүләренең сәбәбе: Көнчыгыш Германия белән Көнбатыш Германия арасына ул чакта стена төзеделәр. Шуның аркасында 3 ел урынына 3,5 ел хезмәт иттек. (Ул стенаны 1980нче елны мин үз күзләрем белән күрдем).

Шулай демобилизация көтеп яткан көннәрнең берсендә, иртән торып юынырга барган чакта аягым ниндидер чокырга эләкте дә, тубык сөягем бик каты авыртып куйды. Тубык сеңере тартылган дип, бар атналап дәваладылар. Бу аксак аяк белән ничек кайтасың? Җитмәсә, шул аксак көе машинамны карарга баргач, сикереп төшкәндә тагын каймыктырдым. Әле олыгайгач та шул ук аяк берничә тапкыр каймыкты минем.

Инде аяк та төзәлде, тик демобилизация һаман да юк. Ул чорда бит КПССның XXI съезды булды. Хрущев: «Семилетний план это преддверие коммунизма. Наше поколение будет жить при коммунизме», – дигән иде. Мары шәһәрендәге биегрәк йортларга аның бу сүзләрен лозунг итеп элделәр.

Беркөнне безне – карт солдатларны штаб начальнигы җыйды. Нәрсәгә икәнен сизенәбез. Приказ булган, ләкин барыбызны да бер көнне җибәрә алмыйлар. Бер атна эчендә барыбызны да кайтарып җибәрергә ышандырдылар. Бу декабрь ае иде. Мин 21нче декабрь көнне Әлмәт егете белән поездга утырып кайтып киттем. Юлда теге егет колагын өшетте әле. Фуражканы саласы килмәде шул. Ул елны кыш бик суык иде. Шулай итеп, Уруссуга кайтып җиттем. Хрущевның теге күрсәтмәсеннән соң, анда коммунизм төзиләр, без армиядә калабыз, дип йөргән идек, кайтсак, шул ук яртылаш җимерек салам түбәле өйләр, юллар юк. Менә сиңа коммунизм!

Армиядә хезмәт итүемнең алдагы тормышымда ярдәме күп тиде. Хәзер бер ел хезмәт итеп кайталар, бернинди үзгәреш сизелми. Гәүдә тотышлары да, аяк атлаулары да шул ук. Ә без! Солдатта булган дип, әллә каян кычкырып тора иде безнең кыяфәт!

Мансаф СӘЛАХИЕВ,

Ютазы районы, Иске Уруссу авылы

Комментарии