- 24.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №25 (25 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Мин үзем пенсионер кеше, инде күптән гаделсезлекләргә күнгән, артык ис китмичә әкрен генә яшәргә өйрәнгән кеше. Ләкин менә бер коточкыч җөмлә ишетеп, шул җөмлә минем тынычлыгымны алу сәбәпле, хат язарга булдым.
Үзем Казан шәһәрендә гомер итәм. Инде күптән туган якларга кайтасы килеп йөри иде, оныгым миңа шул бәхетне бүләк итте. Ютазы районы – минем туган ягым. Аллага тапшырып, юлга чыктым, күңел ярсый – олы кешегә күп кирәкме! Көн матур, юллар әйбәт, яхшы машинада кайтып киләбез. Азнакайга җиткәч, реклама щитында «Бик матур чәчәкләр сатабыз «Эссен»да» дигән язуны күргәч, авылда яшәүче түтәйгә бүләк ясамакчы булдык. Килеп җиткәч, «Эссен» кибете янында машина күплегенә шаккаттык, онык инвалидларга дигән парковка янына җиткәч: «Дәү әни, төш машинадан, мин үзем урын тапкач, машинаны куярмын», – ди. Мин машинадан чыгарга да өлгермәдем, ЮХИДИ хезмәткәре улымны үзенең машинасына алып та китте. Нишлисең, көтеп утырам инде. Шулвакыт безнең машина белән рәттән буш урынга бер яхшы гына машина килеп парковка ясады. Бик зур гәүдәле кеше машинадан төште, ЮХИДИ инспекторлары янына барып килде дә ипләп кенә кибеткә кереп китте. Бу кеше инвалид, ахры, дим үземә. Шулай да бер таксида рульдә утырган яшь кенә кыз янына барып: «Сеңлем, син Азнакайныкымы, бу матур кеше инвалидмы?» – дип сорадым. Таксидагы кыз: «Апа, бу кеше элек Актүбә бистәсе советында рәис булып эшли иде, Газизов бугай, хәзер мәрхәмәтлек үзәгендә эшли», – диде, өстәп тә куйды: «Мәйдан кирәк, мәйдан, иначе власть борзеет». Мин эсселе-суыклы булдым. Безгә штраф яздылар, түләрбез, нишлисең инде. Байракага барып җиткәнче, улым белән бер сүз дә сөйләшмәдек, мин дә, кәефем төшкәнне сиздермичә, туган ягымда булып килдем. Ләкин Казанга кайткач, телевизордан Украинаны караган саен, теге кызның: «На майдан!» дигәне исемә төшә. Без, өлкән буын, өйрәнгән инде, менә яшьләр бик кызу, тамчыдан диңгез җыела, менә шундый хәлләрне күреп, яшьләр түзми бит. Ул кешегә ипләп кенә кибеткә кереп китсә дә булыр иде, юк бит, бөтен кеше алдында ЮХИДИ инспекторлары янына барып килеп, үзенең властен күрсәтергә кирәк. Татарстанда начар яшәмибез бит, Аллага шөкер! Ә нигә ул кешегә закон юкмыни? Әллә Азнакай җирле хакимияте үзенең хезмәткәрләренә шулай берәр льгота ясыймы? Ләкин юл кагыйдәләре бар кешегә дә бер, дип беләм. Яшьләр хәзер бар нәрсәдән хәбәрдар, артында ни буласын уйламыйча, әллә нәрсәгә барырга мөмкин. Тыныч тормышыбызны бергәләп сакласак иде!
С. ЗАКИРОВА.
Казан шәһәре.

Комментарии