Ачык хат

Татарстан Республикасы Президенты

Р.Н.МИҢНЕХАНОВка

Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм әфәнде! Зөя (Свияжск ) утравында 16нчы гасырда төзелгән һәм безнең көннәргә кадәр сакланып калган Успения соборы, Троицк чиркәве һәм башка тарихи һәйкәлләр реставрацияләнде, яки бөтенләй яңадан төзекләндерелде. Утрау бистәсе нигездән яңартылып танымаслык булып үзгәртелде. Зөя утравының даны шулай итеп бөтен дөньяга таралды. Хәзер ул Русия дәүләтенең туристлар күп җәлеп ителә торган мәйданына әверелде. Әмма Зөя утрау-каласы турында сүз барганда, бу урында татар авылы булганлыгы берничек тә искәртелми.

Тарихтан билгеле булганча, рус гаскәриләре бу җирләргә аяк басканчы монда Олы Әмир дип аталган татар авылы булган. Бу мәгълүмат 2010нчы елдагы археологик тикшеренүләр вакытында тагын бер тапкыр ачыкланды. Монда 14-16нчы гасырларга караган татар авылының калдыклары урамнары белән, мөселман зираты, көнкүреш кирәк-яраклары, агач савытлар, хәтта татар кешесе киемнәре дә табылган. Белгәнебезчә, Мәскәү дәүләте Казан ханлыгын басып алганчы һәр авылда мәчет тә булган. Туган җирләре басып алынгач, Олы Әмир авылы халкының бер өлеше аннан качып китәргә мәҗбүр була. Хәзерге вакытта аларның нәселләре Чирмешән районының Кармыш авылында яшәп ята. Әмма бу җирләрдә 16нчы гасырга кадәр татар халкы яшәгәнлеге, аларның яшәгән урыннары әле хәзер дә табыла торганлыгы хакында экскурсоводлар туристларга бернинди дә мәгълүмат бирмиләр.

Югарыда телгә алынган тарихи фактларга таянып, һәм киң җәмәгатьчелек фикерләрен дә истә тотып, Казан ханлыгы ядкәре –шул чор татар авылы экспозициясен ясарга тулы нигез бар. Шул чорны чагылдырган каралты-куралары белән 5-6 йорт, мәчет торгызып куелса, тарихи чынбарлык тулырак булыр иде. Мәчет эчендә мөселман-туристлар өчен намаз укыр өчен бер-ике урын да тәкъдим ителсә, тагын да отышлырак булыр. Бу гамәл төрки-мөселман кешеләрен җәлеп итәргә зур этәргеч булыр. Казан ханлыгының бер өлеше белән якыннан танышу, үз күзләрең белән күрү – бөтенләй башка нәрсә! Утрауда 16нчы гасырга кадәр татарлар яшәгәнен халыктан, туристлардан яшерү бернинди мантыйкка сыя торган хәл түгел. Киресенчә, тарихи чынбарлыкны күрсәтеп, борынгы татар бабаларыбыз яшәгән бер өлеше бу архитектура комплексының дәрәҗәсен тагын да баетыр, Зөя утрау-каласы тарихын өстәмә бер баскычка югары күтәрер иде.

Аңлашыла, бу өстәмә корылмаларны торгызу Зөя утрау-бистәсе проектына берникадәр үзгәрешләр кертүне сорый. Шуңа карамастан, алга таба, киләчәгебез өчен үзгәрешләр акланыр. Без моны һичшиксез булдырырга тиешбез! БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!

Бөтентатар иҗтимагый үзәгеннән Ф.В.Зәкиев,

Казанның Аксакаллар шурасыннан Р.А.Ибраһимов,

«Татар мохите» оешмасыннан Э.Н.Даутова,

«Мөслимә» мөселман хатын-кылар оешмасыҗитәкчесе Ә. Әдиятуллина

Комментарии