- 24.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №20 (22 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Инде кайчаннан бирле шул мөселман хатын-кызларының яулык бәйләүләре турында сүз бара, әдәм көлкесе. Бездә дин тоту ирекле дисәләр дә, безгә каршы киләләр. Чын күңелдән Ислам кагыйдәләре белән яшәргә теләгән кеше ничек инде кемнәргәдер ошамаган өчен яулыгын сала алсын! Һәр балигъ булган кыз бала чит ир-атлар алдында әдәпсезләнеп рөхсәт ителмәгән җирләрен күрсәтеп йөрсә, ул инде Аллаһ кушканнарны үтәүче мөслимә булмый. Динебез шулай куша.
Яулык ябып йөрүнең кемгә зыяны тия соң? Яулыкны аны хатын-кызлар гомер буе бәйләгәннәр. Мөселманнар гына түгел, христианнар да яулык япкан. Чиркәүгә барганда үзләре генә түгел, кечкенә балаларына да яулык бәйләтәләр. Димәк, аларда да шулай кушыла. Ничек инде, урамда йөргәндә ничек тә ярый, ә чиркәүдә япмыйча ярамый микәнни?
Без үскәндә атеизм чоры иде. Ул вакытта да яулык ябуга каршылык булмады. Ни хикмәттер, хәзер ярамый. Ә ярымшәрә йөрүчеләргә берәү дә каршылык күрсәтми. Матурлык ярышларында халык алдына чыгып боргаланучы шәрә кызларны беркем дә гаепләми. Мондый әдәпсезлек барысына да ошый. Хәтта андый ярышларны сабый балалар белән дә үткәрә башладылар. Яшьтән үк оятсызлыкка, әдәпсезлеккә өйрәтәләр. Болары – илкүләм мактауга лаек эшләр, ә яулык бәйләү – коточкыч гаеп эш.
Яулык бәйләүчеләрне гаепләү – ул бер сәбәп кенә. Гомер буе Ислам диненә каршы көрәш барды. Башта көчләп чукындыру һөҗүме барган. Ул вакытта да коточкыч хәлләр булган. Шул вәзгыять һаман дәвам итә. Хәзер көрәшнең формасы гына үзгәргән. Яулык яулык инде ул. Христианнарның түшләренә тәре тагып йөрүләренә бер сүз дә әйтмибез бит. Шулай кирәктер, нигә аңа сүз әйтәсең.
Менә шулай әдәпсезлек алга куелганга күрә дә соңгы елларда тәннәре белән сату итүче фахишәләр белән дөнья тулды. Наркоманнарны да тыя алмыйлар, тәмәке тартучы кызлар хакында язып та тормыйм инде. Шул әдәп-инсаф булмаганга, гаиләләр таркала, ятимнәр арта. Ә яулыклы кызлар беркайчан да тәртип бозмаячаклар, иманым камил.
Урамнарда яулыктан йөрүче җиткән кызларны да кимсетәләр. Илкүләм куркыныч хәл шунда гына диярсең. Мәктәпләрдә тәртип бозучылар да, полициядә исәптә торучылар да яулыктан йөрүчеләр түгел бит. Кайчан, кайда тәртип бозды соң ул яулыклылар? Һич аңламыйм.
Әкренләп дөнья шуңа бара, үзебезнең татар кызлары да әдәп югалта баралар. Кемнәрнеңдер теләкләре үтәлә – яулык ташлаучылар җитәрлек.
Карагыз эстрада артистларын – өсләренә карарга куркыныч. Күлмәкләренең ни алгы өлеше, ни арткысы юк. Хөкүмәт җитәкчеләре менә шуны карасыннар иде, юкса, зурдан кубып яулык тикшерәләр.
Хафизә САМАТОВА.
Чаллы шәһәре.
Комментарии