ИЛЕ НИНДИ КУНАКЛАРЫ ШУНДЫЙ

Бу хатны язарга Искәндәр Сираҗиның «Тыйнаксыз кунаклар…« (№14, 10 апрель, 2013 ел)дигән язмасы этәрде. Искәндәр туган, Ходай сиңа саулык-сәламәтлек бирсен. Ходай сакланганны саклармын дигән.

Ә менә «Тыйнаксыз кунаклар»га килгәндә моңа этәргечне хәзерге система үзе бирә. СССР заманында һәрбер автобусның, маршрутын күпме вакытта әйләнеп чыгарга тиешлеген күрсәткән, нормалары бар иде. Автобус тиешле вакыттан алдан килергә тиешле түгел иде. Ә хәзер кем алдан барып җитә.

1962-66нчы елларда Владивостокта хезмәт иттем. Шунда бер үзбәк егетен өйрәтүне миңа йөкләделәр. Үзенең шоферлыкка правасы бар, ә үзе10 метрартка да бирә алмый. Гайканы кайсы якка борырга, ачкычның номерын да белми. «Син ничек укыдың соң?» – дим. «Ә минем әтинең тауда куйлары күп иде», – ди ул.

Күптән түгел 1 каналдан права белән сату итүче ГАИ хезмәткәрләре, хәрби билет сатучы военкомнар хакында сөйләделәр. Андый мөмкинлекләр булгач, яшьләргә нигә азапланырга?

Русиядә Татарстан һәрвакыт алгы урыннарда бара. Ә моның халыкка берәр яхшылыгы бар микән соң? Менә Уфада транспортта йөрү бәясе 10 сум тора, ә бездә – 19 сум. Шәп бит. Без булдырабыз, дип колхозларны таратып бетердек. Авылда терлек калмады. Фермерлар Башкортстаннан бозаулар ташыйлар. Әле күптән түгел ипи хакларын 3-4 сумга арттырып куйдылар.

2005нче елны Пермь якларына барып чыктым. Тау-таш арасында басуларны чүп үләннәр, агачлыклар баскан. Ул тирәдә таралып бара торган урыс авыллары, чиркәүләр күренеп тора. Ә инде җиренә җиткереп эшкәртелгән басулар янында айлары балкып торган мәчетле татар авыллары. Губаха дигән кечкенә генә шәһәргә кердек. Урамнары чокыр-чакырлы, йортлар барак формасында, күбесендә ташкүмер ягалар. Кибетләрендә әйбер бездәгедән арзанрак. 7 сумга икмәк алдым. «Нигә шундый хак?» – дип сорыйм. Сорауны дөрес бирмәдем бугай, сатучы кыз: «Әле 3 кенә көн бәя артканга, әле 6 сум иде», – диде. Ә бездә ул чорда икмәк 13 сум иде. Алтын чыккан җирендә кадерле дигән сүз була инде бу. Чагыштырсаң, чагыштырырлык әйберләр күп булды.

Мин инде 50 ел руль артында. Юллар мактанырлык түгел, ертыкны ямаган кебек ямап торалар. Юлның киңлеге шул килеш кала бирә. Шуңа күрә бездә юл һәлакәтләре күп.

Мин СССР заманында ерак юлларда күп йөрдем. Ләкин Украина, Беларуссия, Балтик буендагы кебек ГАИ хезмәткәрләрен очратмадым. Алар, туктатсалар да, хәлеңне сорашалар, юлда һәлакәтләр булу-булмавы белән кызыксыналар, ә Мәскәүнекеләргә җитми инде. Чит регион машинасын күрсәләр, бер гаеп тапмый җибәрмиләр. Мәскәүгә барасы булса ГАИдагылар өчен акчаны аерып куя идек. Эшләү дәверендә алар белән булган очрашуларны уйлыйм да, ГАИ хезмәткәрләренең ярдәме шул штрафлар салу гына микәнни, дип фикер йөртәм.

Хәйдәр САБИТОВ.

Әлмәт шәһәре, Түбән Мактама бистәсе.

Комментарии