Без аларны онытмыйбыз!

Алар, үз ирекләрен чикләп, үзләренең һәм туганнарының тормышларын куркыныч астына куеп, татар милләтенең киләчәге өчен, үз-үзләрен аямыйча, татар милли азатлык хәрәкәтендә батырларча көрәштеләр. Татарстан дәүләт җитәкчеләре аларны инде күптән онытты, ә татар халкы аларны беркайчан да онытмаячак! Без, татарлар, татар милләтенең үз милли аңын үстерүдә зур өлеш керткән шәхесләребезгә югары бәя биреп, аларны хөрмәт итәргә тиешбез. Ватанпәрвәрләребез көрәше һәм батырлыклары турында китаплар бастырылырга, кинофильмнар төшерелергә, аларның исемнәре белән урамнар һәм мәйданнар аталырга тиеш, шул ук вакытта ялгыз калган туганнарына игътибарлы булу да бик мөһим.

«Татарстанның асыл батырларына багышланган хәтер китабында» без татар халкының түбәндәге лаеклы уллары һәм кызлары исемлеген мәңгеләштерергә тиешбез:
Марат Мөлеков, Исхак хәзрәт Лотфуллин, Вафирә Гыйззәтуллина, Әбрәр Кәримуллин, Равил Фәхретдинов, Фәрит Хәбибуллин, Гаяз Малихов, Илдар Хаҗиев, Ирек Диндәров, Сания Сабитова, Нәфис Гәфиев, Габдрахман Җәләлетдинов, Йосыф Җомангулов, Вәсил Мәрдәнов, Рахмай Хисмәтуллин, Кадыйр Сибгатуллин, Илхам Әминов, Рәшит Хафизов, Рәшит Гәлиәкбәров, Саимә Гәлләмова, Исламия Гильфанова, Шамилә Гәлиуллина, Рәсмия Котдусова, Хәлисә Фәрхетдинова, Рәфыйк Җәләлетдинов, Вил Хәсәншин, Шәүкәт Таштабанов, Рәфис Әшәрәфуллин һ.б.

Югарыда күрсәтелгән шәхесләр Татарстан Республикасының татар милли иҗтимагый-сәяси тормышында актив иделәр. Татарстанның патриотлары буларак, халкыбызның бәйсезлеге, иреге өчен ялкынлы көрәш юлында атладылар. Алар тарихи дөреслекне булдыру, татар халкының дәүләтчелеген торгызу, Ислам динен, татар телен тергезү өчен үзләренең сүзләре, гамәлләре белән актив көрәштеләр. БТИҮ, Милли Мәҗлес, «Иттифак» партиясе, ТЯБ «Азатлык», «Идел-Урал» оешмасы, «Суверенитет» комитеты, «Халык фронты» иҗтимагый оешмасы үткәргән корылтайларда, митингларда, пикетларда, ачлыкларда һ.б. чараларда катнаштылар.

2013 елның 30нчы маенда Чаллы шәһәрендә ТИҮ мөселман кафесында, иншаллаһ, хәтер кичәсе үткәрәчәк. Шунда ук, безнең арадан киткән югарыда күрсәтелгән көрәшчеләр истәлегенә дога укылачак.

Чаллы ТИҮ рәисе – Рәфис КАШАПОВ.

Комментарии