Халкыбыз хөрмәткә лаек

Халкыбыз хөрмәткә лаек

1960нчы елның 17нче гыйнварына каршы төндә көчле өермә Курил утраулары яр буенда торган Т-36 номерлы баржаны, бәйләп куелган тросын өзеп, дүрт солдатлы экипажы белән бергә океанга алып кереп китә. Азык-төлек бер буханка ипи белән бер-ике капчык бәрәңге. Яшь солдатлар, океанда давыл котырганлыктан, аларны тиз генә эзли башламаячакларын аңлый. Баржада бернинди дә элемтә чарасы булмаганлыктан, алар үзләренә ни булуын хәбәр дә итә алмыйлар. Азык-төлекне баштан ук бик саклап, аз-азлап кына тоталар. Ләкин ул бик аз булганлыктан, хәл сәгать каешлары белән итек күннәрен пешерүгә кадәр барып җитә. Шулай итеп, җиде пар итек тә ашалып бетә…

49нчы көндә баржа янына Америка авианосецы «Кирсэрдж» килеп чыга. Хәлләреннән таеп яткан совет моряклары коткарыла. Ул чакта 49 тәүлек буе Тын океанда азыксыз, сусыз, ягулыксыз, идарә ителми торган баржада калган дүрт совет солдатының батырлыгы турында бөтен дөнья сокланып сөйли. Бу кыю йөрәкле солдатларның командирлары Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында туып-үскән татар егете Әсгать Җиһаншин була. Аларны башта Америкада, аннары Советлар Союзында чын геройлар итеп каршылыйлар: зур җитәкче кешеләр кабул итеп котлый, телевидениегә чакырып, газеталардан килеп интервьюлар алалар…

Ул батыр егетләрне, аларның командиры Әсгать Җиһаншинны хәзер искә алган кешеләр бармы икән? Татарстан бу татар героеның исемен буыннар хәтерендә калдыру өчен нәрсә дә булса эшли микән? Хәзерге яшьләр аның турында беләләрдерме? Бик икеле.

Кайчандыр бер мондый сөйләшү булган иде. Бөек Рудольф Нуриев бакыйлыкка киткән көннәр иде ул. Бу сәнгать даһиеның вафатына бөтен дөнья кешеләре кайгырды. Шулчак чит милләттән булган бер танышым очрап, шундый үпкә сүзләрен әйтте: «Сез, татарлар, күренекле милләттәшләрегезне тиешенчә хөрмәтли белмисез. Бөтен дөнья бөек «очар татар»ның үлеме хакында борчылып хәбәр тарата, ә монда татар матбугатында бу турыда «ләм-мим». Минем аның алдында акланырлык дәлилем юк иде.

Менә тагын бер гыйбрәтле хәл. Бездә татар халкының данлыклы улы, 1934-45нче елларда Америка Кушма Штатларында яшерен хезмәттә тәвәккәллек, кыюлык таләп итә торган, гаять җаваплы эшләр башкарган, Мәскәүдә НКВДның разведка бүлеге башлыгы урынбасары булып эшләгән, күп санлы орден-медальләр иясе Исхак Абдулла улы Әхмәровның кем икәнлеген дә, һәм аның бала һәм үсмер чагында безнең республиканың Дөбъяз (хәзерге Биектау) районындагы Кече Битаман авылында яшәгән кеше икәнлеген беләләрме икән? Белсәләр дә, андыйлар бармак белән генә санарлыктыр.

Күренекле татар шагыйре һәм прозаигы Рафис Корбанов моннан ун еллар элек М. Ш. Шәймиевкә бу данлыклы разведчикка аның авылында музей ачарга, Казанның берәр урамын аның исеме белән атарга һәм Русия президентыннан аңа Советлар Союзы Герое исеме бирүен үтенергә кирәк, дигән тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать иткән булган. Әмма язучының бу тәкъдиме яклау тапмаган. Хәлбуки, Чиләбе шәһәренең үзәк паркында Исхак Әхмәровка матур һәйкәл куелган. Хәер, Рафис Корбанов бу мәсьәләдә зур игелекле гамәл кылган: И. А. Әхмәровның тормышы һәм фидакарь эшләре турында «Әхмәров» дигән роман язып, «Казан утлары» журналында бастырган.

Татарларның хезмәт һәм яу кырларында кылган батырлыклары югары бәя алмаган кешеләре күп әле. Безнең халыкның Советлар Союзы Герое исеме алган 200дән артык улы бар. Әмма дистәләрчә каһарманнары Ватан сугышындагы батырлыклары өчен бу хакта тиешле документлар тутырылып, командирлар кул куеп, югары командованиегә үтенеч җибәрелгән булса да, Герой исеменнән мәхрүм булып калган. Аларның исем-фамилияләре һәм батырлык гамәлләре мәгълүм. Тиңдәшсез каһарманлыклар кылып, тиешле югары бәядән һәм бүләктән хаксыз мәхрүм ителгәннәрнең аеруча гыйбрәтлесе – үзенең группасы белән Берлиндагы Рейхстагка беренче булып Җиңү байрагы кадаган Гази Заһитов күп кешеләргә билгеледер.

Безнең исемнәре бөтен дөньяга мәгълүм фән, сәнгать һәм башка өлкәләргә караган күп санлы күренекле кешеләребез, югары хәрби начальникларыбыз бар. Менә аларның берничәсе генә: академиклар Роальд Сәгъдиев, Рәшит Сүнәев, Камил Вәлиев, Роберт Нигъмәтуллин, композиторлар Салих Сәйдәшев, Софья Гобәйдуллина, артистлар Альбина Шаһиморатова, Аида Гарифуллина, Марат Бәшәров, Чулпан Хаматова, армия генераллары Мәхмүт Гәрәев, Рәшит Нургалиев. Андый шәхесләрне халыкка игълан итү – дәүләт органнарының, иҗтимагый оешмаларның изге бурычы. Кешеләр аларның татар икәнен белсен, яшьләр алар белән горурлансын, алардан үрнәк алып, күркәм гамәлләр кылырга илһамлансын. Бу халкыбызның, милләтебезнең абруен күтәрү өчен гаять әһәмиятле.

Ләкин бәла шунда: безнең хакимият ияләре мондый мәсьәләләрне хәл итәргә бик ашкынып тормый, ә кайчакта андый эшләр белән шөгыльләнәселәре дә килми. Мәсәлән, кайчандыр, халык таләбе белән, тиешле орган кешеләре популяр композитор Сара Садыйковага һәйкәл куярга кирәк, дигән фикергә килгәннәр, һәм бу һәйкәл күренекле скульптор Рада Нигъмәтуллина тарафыннан күптән эшләнеп тә куелган. Әмма җитәкчеләр бу эшне озын-озакка сузды, төрле сылтаулар табып, әлегә кадәр һәйкәл куелмады, һәм аны без күрә дә алмабыздыр инде, ахрысы.

Бездә күренекле татар кешеләренең исемнәрен озак дәверләр сакланырлык итү мәсьәләләрен җиңел генә җиренә җиткереп хәл итү гадәте юк. Халык яраткан, популяр татар язучыларының, композиторларының һәм башка төрле татар сәнгате әһелләренең исемнәрен күпчелек очракларда шәһәр читендәге кечкенә, тар тыкрыкларга бирәләр. Баксаң, күренекле татар шәхесләренең исемнәрен начаррак урамнарга бирү турында карар кабул иткән кешеләр арасында татарлар да утырган бит, ихтимал, комиссия әгъзаларының күбесе (барысы да булмаса әле) татарлар булгандыр.

Бу уңайдан хаклы рәвештә башка шундый уйлар килә: ни өчен югарыда искә алган татар егете Әсгать Җиһаншинга океан аръягындагы Американың Сан-Франциско дигән зур шәһәренең почетлы гражданы исемен биргәннәр, ә Татарстан башкаласы Казанда аңа һичбер төрле ихтирам күрсәтелмәгән? Ни өчен Исхак Әхмәров, Троцкида туганнан соң ярты ел гына яшәгән булуына карамастан, аңа Чиләбе шәһәренең үзәк паркында, шушы төбәкнең герое итеп санап, һәйкәл куелган, ә ул ун елдан артык яшәгән Кече Битаман авылында яки Дөбъяз (Биектау) районында аңа багышланган бернәрсә дә юк?

Республикадагы югары җитәкчеләрнең үз милләте кешеләренең казанышларын, лаеклы итеп, аерып күрсәтергә, андый кешеләргә тиешле мактаулы исемнәрен биреп бүләкләргә кирәк чакта артык сак, куркыбрак, Мәскәүдән нәрсә әйтерләр икән дип эш итү практикасы – совет чорыннан ук килә торган яман чир. Моның нигезендә җирле власть ияләренең үз милләте вәкилләренә, ниндидер мәсьәләдә өстенлек бирүләре өчен, аларны үзәк хакимият, партия җитәкчеләренең милләтчелектә гаепләүләреннән курку ята.

Хәзер заманнар үзгәрде инде. Болай, кемнәндер куркып, үз-үзеңне түбәнсетү күренеше булырга тиеш түгел. Милләтчелек тискәре сыйфат түгел, ул үз халкыңның кадерен белү, үз милләтеңне хаклы рәвештә зурлау дигән сүз.

Безнең милли халәтебезгә караган бер күңелсез, хәтта хәвефле нәрсә бар. Бу хакимият ияләренең генә түгел, гомумән татарларның бер өлешенең үз халкына битараф булуы, аның хосусиятенә кимсетеп, түбәнсетеп карау. Бу хәл менә нәрсәләрдә чагыла.

Татарларның үз телләрен кулланучыларның саны нык кими.

Беренчедән, үз милләте кешеләре белән аралашканда да, икенче телдән файдалану күренеше киң таралган, һәм ул арта бара. Казан урамнарында, җәмәгать урыннарында күп меңләгән кешеләр арасында татар телендә сөйләшүчеләрне бик сирәк күрәсең. Бу, әлбәттә, уйландырырлык, җитди борчылырлык хәл.

Икенчедән, татарча газета-журнал, китап укучылар, радио-телевидение тапшырулары тыңлаучы һәм караучыларның саны бик аз, һәм ул кими бара.

Өченчедән, татар халкының әдәби телен дә, мәдәниятен һәм, димәк, милләт буларак үзен дә бетерүгә китерә торган афәт – ул соңгы елларда мәктәпләрдә укучыларга туган телләрен өйрәтүгә каршы киртәләр кору, үзәк хакимият тарафыннан милли телләрне саклау, өйрәтү, үстерү мәсьәләсендә демократия, Конституция принципларын санга сукмый торган, зыянлы сәясәт үткәрелү. Ләкин монда иң үкенечлесе шул: татар ата-аналарының кайберләре, шактые дисәк тә, ялгыш булмастыр, балаларының мөмкин булганда да туган телләрен өйрәнүләрен, мәсәлән, рус мәктәпләрендә атнасына ике сәгать үткәрелә торган татар теле дәресләренә йөрүләрен өнәп бетермиләр. Бу, димәк, ул ата-аналарда туган телләрен, халкын ярату, хөрмәтләү хисләре юк дигән сүз булып чыга түгелме?

Ләкин алай кырыс хөкем чыгарырга ашыкмыйк. Бу хәлнең бер сәбәбе, ихтимал, ата-аналарның балаларыбыз, мәктәпне тәмамлаганда дәүләт имтиханнарын рус телендә бирергә мәҗбүр булганлыктан, югары уку йортларына керә алмаслар, дип куркуларыдыр. Бу курку, әлбәттә, урынлы түгел. Хәзер рус теле барлык мәктәпләрдә дә аны яхшы үзләштерерлек дәрәҗәдә укытыла.

Кайберәүләрнең туган телләренә илтифатсыз карашы – безнең татарларның бер өлешендә милли рухның, горурлык хисләренең тиешле дәрәҗәдә булмавы. Күп гасырлар буена патша дәүләтендә, тоталитар режим шартларында яшәве нәтиҗәсендә үзен державаның төп милләтенә караганда кимсетелгән, икенче дәрәҗәдәге итеп тою сыйфаты бетеп җитмәгән, күрәсең. Мондый тойгы, хисләрдән мөмкин булганча тизрәк арынырга кирәк. Югыйсә, андый халәттә булу безнең халыкка алга барырга нык комачаулаячак.

Без, татарлар, бер ягыбыз белән дә башкалардан ким түгел. Татарлар – борынгы дәүләтле, югары мәдәниятле, камил телле, күркәм сыйфатларга, матур традицияләргә ия, тырыш, уңган халык. Димәк, безгә һич кенә дә үзебезне бер мәсьәләдә дә түбән куярга ярамый. Үз кадеребезне белик, халкыбызны зурлыйк.

Без, татарлар, өчен бүгенге көндә иң әһәмиятле хәлиткеч нәрсә – телебезне саклап калу. Ә аңа җитди куркыныч яный. Телебезне югалтсак, без тиздән үзебез дә алдынгы милләт булып яшәүдән туктаячакбыз.

Демократия принципларына нигезләнеп яшәгән югары цивилизацияле дәүләтләр халыкларыннан үрнәк алып, туган телебез, аның белән бергә мәдәниятебез һәм алдынгы милләт халкы буларак үзебезнең дә иркен, уңышлы яшәвебез өчен шартларның кискенләшә баруын исәпкә алып, безнең барыбызга да – Татарстан хакимияте вәкилләренә дә, интеллигенция вәкилләренә һәм бөтен халыкка да – бар булган чаралардан файдаланып, үзебезне аямыйча, татар милләтенең нигезен тәшкил иткән ана телебезне саклау һәм үстерү өчен, кичекмичә, түбәндәге иң мөһим бурычларны гамәлгә ашыруга керешергә кирәк.

Туган телләрен начар белгән яки бөтенләй белмәгән татарлар аны ничек кенә булса да өйрәнсеннәр (ана телеңне белмәү мәртәбә түгел). Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Теләк булу гына кирәк.

Милли патриотлык хисләрен көчәйтеп, үзара туган телебездә аралашуны активлаштырырга, мөмкин булганча күбрәк үзебезчә сөйләшергә. Бу һич кенә дә рус һәм чит телләрне белергә, ул телләрдә дә аралашырга кирәкми икән дигән сүз түгел (берничә тел белгән кешенең башы яхшы эшли, зиһене көчле була).

Татар теленең кулланылышын нык киңәйтү зарур: татарча газета-журналларны, китапларны күбрәк укырга, татар телендәге радио-телевидение тапшыруларын тыңларга һәм карарга, татар театрларына йөрергә кирәк.

Хөкүмәт тиз арада укучыларга туган телләрен өйрәтү-укытуның нәтиҗәлелеген күтәрүгә кирәкле чараларны күрергә тиеш. Моның өчен татар телен укыту методикасын коммуникатив принципка нигезләнеп камилләштерү, укытучыларга һәм укучыларга белемнең сыйфаты өчен таләпләрне катгыйландыру, гамәлдәге татар мәктәпләренең матди базасын ныгытып, укытучыларның хәзерлеген күтәреп, абруйлы яңа уку йортлары ачу зарур.

Татар ата-аналарына балаларын туган телдә укыта торган мәктәпләргә бирергә, рус мәктәпләрендә укыганнарын татар телен өйрәтә торган группаларга йөртергә ныклап тәкъдим итү, моның кирәклеген аңлату.

Республикабыз парламентына алдагы сессияләренең берсендә татар телен укыту-өйрәтүнең һәм кулланылышының торышы, шулай ук Татарстан республикасы халыкларының дәүләт телләре турындагы законның гамәлгә ашырылуы мәсьәләләрен махсус карарга һәм бу мәсьәләләргә кагылышлы эшләрне яхшыртуга юнәлтелгән чаралар күрергә кирәк.

Татар халкының һәм аның теленең ролен, абруен күтәрү бурычларын уңышлы хәл итүнең шарты – кешелек, милли горурлык хисләрен булдыруга һәм ныгытуга юнәлтелгән идеология эшен көчәйтү.

Филология фәннәре докторы, профессор, академик

Рүзәл ЮСУПОВ

Комментарии