Мәрхәмәтле булсак иде

Мәрхәмәтле булсак иде

Көтмәгәндә авылда ишегалдында бәйдә торган этебез үлеп китте. Көннәрнең артык суытып җибәрүе сәбәпче булгандырмы, картлыкмы – монысы инде безгә сер булып кына калды. Әмма дә ләкин Бимыбыз шулкадәр дә акыллы, шулкадәр дә хуҗасына тугры җанлы иде, әниебез аның үлеме хакында телефоннан үкси-үкси хәбәр биргәч, барыбыз да жәлләп утырып еладык. Атна ялына кайткач, бакча артына алып чыгып, Бимны догалар укып җирләдек. Әйтерсең, шул минутларда йөрәкнең ниндидер бер кылы өзелгәндәй булды...

Үземне белә белгәннән алып безнең йортта эт тә, песи дә асрадылар. Һәм алар һәрвакыт безнең гаилә әһелләре кебек булдылар. Мин эт, песи яратмыйм дигән кешеләрне гомумән аңлап бетермим. Ничек инде шул гөнаһсыз җан ияләрен яратмаска мөмкин? Сез аларның бер генә мәртәбә күзләренә карап карагыз... Ярый ла без, кешеләр, әйтәсе килгәнне тел белән аңлатабыз. Ә бит бу бахырлар гомер буе кешеләрдән наз, мәрхәмәт өмет итеп яши.

Мин үзем кешеләр булсынмы, табигатьме, хайваннармы – барысын да фотога төшерергә яратам. Карап торышка искитәрлек нәрсә юк кебек күренешнең дә, йөрәгең аша үткәрә белсәң, әллә нинди матур якларын ачарга була. Бим үлгәч тә, әле дә ярый истәлеккә төшереп калдырганмын дип, аның исән вакыттагы фотоларын, кызык-кызык видеоларын карап утырабыз. Этебезнең тоемлау, сизү хисе шулкадәр көчле иде. Бер генә чит кош-кортны да ишек алдына якын китермәде, үзебезнекеләрне исә әллә каян танып торыр иде. Ашарына салган ашны да ашамыйча, тавыкларның иртән кетәклектән чыкканын көтеп торып, алар белән бүлешә иде бит ул. Әниемнең әйтүенчә, безнең машина тавышын ерактан ук ишетеп, сөенеченнән бәйдән ыргыла башлый иде. Үзебез дә аны атна ялына кайтканда «күчтәнәчләр»дән өзмәдек, атна буе сөяк-санакны да суыткычка куеп торып, махсус аның өчен алып кайта идек. Шуңа ничек сөенүен күрсәгез сез! Җиргә ятып, башларын ышкый-ышкый рәхмәтен белдерә иде бичаракай. Әле аның савытына ризык салганны койма астыннан гына әниебезнең песие Асыльяр да көнләшеп күзәтеп тора. Әлбәттә инде, аның да өлешен аерып куябыз. Менә шул җан ияләре белән мәш килеп яткан әниебез дә соңгы кайтуда бик моңсуланып, тартылып калды. Ни дисәң дә, телләре булмаса да, иптәш иде шул алар аңа.

Бимыбыз юындырганны бик ярата иде. Җәй көне эсселәмәсен дип, тегене юындырып кына куябыз, ә ул күзгә карап тора да, чабып китеп тузанга ятып ауный. Янәсе, «юындырырсыз әле тагын, бер эшегез дә юк!» Аннан, күрәләрме икән дигәндәй, безгә карап тора! Тагын юындырабыз тегене. Шаярып туйгач, акрын гына оясына кереп ята. Нәрсәне, нәрсәне – көнбагышны үлеп ярата иде Бим. Кыздырганмы ул, чиме, бир генә! Ыңгыраша-ыңгыраша ашый иде шуны. Ә менә салмыш кешене һич өнәми иде. Үпкәләгән күз карашы белән читтән генә карап, ырылдап, үзенең яратмавын белдереп куяр иде.

Берсендә җәй көне бик көчле яшенләп яңгыр яуды. Баштан ук давыллап-давыллап, бик куркыныч булып килде ул. Без тиз-тиз тавык-чебешләрне япкаларга өлгергәнче, ялт-йолт яшен камчылары җиргә бәрә, яңгыр коя башлады. Көч-хәл белән өйгә кереп өлгердек. Яңгыр туктагач ишек алдына Бимга ашарга чыгардык, оясы буш. Бәйдәге эт кая китәр дип ары чабабыз, бире чабабыз, чакырып та карыйбыз, юк Бим. Эзләмәгән җир калмады, ахырдан абзар капкасы кырында сөяп куелган шифер күзгә чалынды. Шуның артына күз төшерсәм... Бимыбыз кереп поскан да куркудан дер-дер калтырап утыра бичара. Яшеннән коты алынган булган ахры мескенкәйнең. Бик озак тынычлана алмаган иде шунда.

Күрше эте Шарикка исә аерым бер көнчелеге бар иде аның. Аның тегесе дә бит, махсус үртәгәндәй, безнең капка ачылганны гына карап тора да, ишек алдына атылып кереп, бер як авыз кырыеннан күренеп торган казык тешен елтыратып, тавыклар кетәклеге яныннан койрыгын болгый-болгый берничә кат йөгереп урап килә, аннан вәкарь белән генә әлеге дә баягы Бимга махсус күрсәтеп, безнең машина тәгәрмәченә кече йомышын йомышлап куя. Аннан «Күрдеңме абзаңны!» дигәндәй, тагын бер ишек алдын йөгереп әйләнә дә тыныч кына чыгып шыла. Ә Бим... Кодрәтеннән килсә, ычкынып, Шарикны ботарлап атар иде, валлаһи!

Ә шулай да бер эләктерде ул аны. Үзебез кайтканда, без аны бәйдән ычкындырып, чаптыргалый идек. Шул форсаттан файдаланып, бу Шариктан күптәнге үчен алмакчы булган, күрәсең. Тегенең безнең тирәгә килгәнен чамалап кына торып, бугазына ябышкан иде. Көчкә аердык үзләрен. Бүген инде аларның икесе дә мәрхүмнәр. Шарикны машина бәрде. Бик кызгандык үзен. Ул да искиткеч акыллы иде.

Эт – кешенең дусты, дип күп әйтәләр. Әлеге сүзнең дөреслеген галимнәр тагын бер кат раслаганнар. Узган ел тәмамланган тикшеренү нәтиҗәләре буенча, эте булган кешеләр озаграк яши икән. Американың кардиология ассоциациясе уздырган әлеге тикшеренү 70 ел дәвам иткән. Һәм эт белән дуслыкның гомерне озынайтуын раслаган. Нәтиҗәләр мондый: эт асраган кешеләрнең асрамаганнарга караганда иртәрәк үлү ихтималы 24 процентка кимегән. Моның сере нидә соң? Кайбер галимнәр фикеренчә, эте булган кешегә күбрәк хәрәкәтләнергә туры килә. Андыйлар этләрен иртә-кич урамга алып чыга, саф һавада күп йөри. Бу – организмны чыныктыру, сәламәт булу өчен зур файда.

Тагын бер сер: наз һәм мәхәббәт. Дүрт аяклы дусларыбызга үз назыбызны, игътибарыбызны биреп, безнең кан басымы көйләнә. Дару эчкән кебек эффект була. Эте булган кеше ялгызлыктан интекми, депрессиягә бирелми.

Чыннан да, эт – кешенең якын дусты һәм алар турында халыкта шактый риваятьләр дә сакланган. Бу язмамда исә этләр турында киң билгеле булмаган кызыклы фактларга да тукталып китәсем килә.

Этләр 250 команданы истә калдырырга мөмкин. Аларның акыл үсеше 2-3 яшьлек баланыкы белән тәңгәл.

Этнең колагы ультратавыш кебек кеше колагы ишетә алмаслык авазларны да ишетә ала. Ул кешенекенә караганда 10 тапкыр яхшырак ишетә.

Этнең борыны һәрчак юеш була. Бу аңа иснең кайсы яктан килүен төгәл билгеләү өчен кирәк.

Су эчкәндә эт телен әйләндереп куелган кашык формасында тота.

Зур этнең 42 теше, ә нәни көчекнең 28 теше бар.

Этнең йөрәге, кешенеке сыман, минутына 60-100 тапкыр тибә. Ә менә көчекнеке тизрәк: 100-140 тапкыр.

Этләр төсләрне аермый. Ә сукыр кешеләрне йөртүче эт аны ничек итеп юл аркылы чыгара дисеңме? Бу вакытта ул светофорда алышынучы төсләргә түгел, ә машиналар һәм кешеләр хәрәкәтенә игътибар итә.

Этнең күз кабаклары өчәү: өске, аскы һәм кырыйдагы күз кабаклары.

Теле ярдәмендә эт үз организмын кирәкле температурада тота ала. Бик эссе булганда эт телен чыгара һәм шулай итеп «суына».

Кешенең 9 мең тәм сизү рецепторы бар, ә этнеке бары 1700 генә. Бәлки шуңа күрә этләр ризыкка бик нәзберек түгелдер.

Эт үзенең хуҗасын көтү башлыгы итеп кабул итә һәм аны берсүзсез тыңларга тырыша.

Эт үзен кочаклаганны яратмый, аны буйсындырырга телиләр дип уйлый икән.

Әлбәттә, бәлки минем бу язмамны этләрне яратмаучылар да укыр. Алар арасында: «Эт ул – агрессив хайван», – дип каршы чыгучылар да табылыр. Әмма, әлеге дә баягы, агрессия без кешеләр арасында да шактый очрап тора. Бу очракта гаепне хайваннардан түгел, үзебездән дә эзләргә кирәктер. Бар бит шундый кешеләр, асрыйлар-асрыйлар да, туйгач, дүрт аяклы дусларын урамга куып чыгаралар. Ә ул бичаралар нишләсен? Сукбайга әйләнеп, ач йөри торгач, үчле, ачулыга әйләнми кара син!

Бүгенге язмамны үзебезнең этебезгә генә багышларга теләсәм дә, шактый киң җәелеп киткәнмен икән. Ә шулай да, җирдәге барлык кешеләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: мәрхәмәтле булсак иде дүрт аяклы дусларыбызга карата! Кадерлик, яклыйк, саклыйк, рәнҗетмик аларны! Шул вакытта без дә үз изгелекләребезнең әҗерен алып яшәрбез, иншәАллаһ!

 Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии