«Безнең гәҗит» – безнеке, халыкныкы!

«Кыйблабызны табышырга ярдәм ит!» дип башлана гәҗит. Һәм аның һәр номерын укып, гәҗитнең халыкныкы икәненә инанасың. Бик тә актуаль темалар күтәрелә, авторлар проблемаларның тамырына хәтле төшәләр һәм чишү юлларын да күрсәтәләр. Кешеләребезнең үзаңын үстерүгә бик зур өлеш кертә «Безнең гәҗит». Газетаны оештыручы һәм баш мөхәррире Илфат Фәйзрахмановның, аның командасының фидакарь хезмәте нәтиҗәсе бу. Гәҗитнең быелгы №5 саны да шуны раслый. Хатыным Филия дә бу урында өстәп куя: «Илфатны бик күптәннән беләбез бит, бик талантлы шәхес ул. Әле без аның белән бер елда, бер айда туганбыз», – ди.

Кайбер мәкаләләрне укыгач, кара әле бу автор гел минемчә фикерли икән, дип куям. Мәсәлән, «Рухыбыз ныкмы?» язмасының авторы Габит Фәрхетдинов: «... күккә карап «Киек каз юлын күзәтергә яратам», – дигән. Мин дә шулай, хыялый. Космостан караганда Җиребез бер тузан бөртеге кебек бит инде. Менә шул планетада кешеләр белән аңлашып, кунакка йөрешеп яшисе урында, үзара ызгышып, бер-береңә зыян китереп ят инде. Күктәге җемелдәгән йолдызларга карап, болар арасында Кояшка ошаганнары да, Җир кебек яшәргә шартлары булган планеталар да бардыр дип фикер йөртәм. Бер Аллаһ белүче. Ә кайвакытта «төннәр буена йоклый алмый ятам». Шул исемдә җыр да бар бит. Илһам Шакиров бик шәп итеп башкара аны, миңа бик ошый.

Марсель Галиевның «Рух» китабына бик аңлаешлы анализ бирелгән мәкаләдә. «Мәдәният министрлыгы активрак эшләсен иде» дигән теләккә мин дә кушылам һәм болай дип өстәр идем: атнага бер булса да, җирлектәге актив кешеләрне китапханәгә җыеп, әңгәмә оештырылса – Габит Фәрхетдинов кебек шәхесләр сөйләсә, яхшыга булыр иде бит. Кешеләрнең рухын күтәрү кирәк. Китапханәләр очрашу, кайбер китаплар буенча фикер алышу урыны булып китсә, халкыбызның бердәмлеге артачак. Алга таба ялгызларны кавыштыру урынына әверелергә дә мөмкин китапханәләр. Һәрбер җирлектә иманлы, мәрхәмәтле яучылар гына кирәк. Тагын ике мәкаләне бергә рәттән куясым килә. «Мәктәп крепость түгел» – авторы Зөфәр Дәүләтшин һәм «Вәгъдәләрне үтәмәгәнгә...» – Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазе. Икесе дә тәрбия темасына карый. Совет чорында дингә игътибар булмады, әмма тәрбиянең эзлекле бер системасы бар иде. Гади коммунистлар түгел, ә җитәкчеләре үзләре җимерделәр бу тәрбия системасын. СССРны таркаткан очракта да Горбачев һәм Ельцин кебек эшләргә кирәк түгел иде. ГДРны бушлай бирделәр бит. Көнбатыш гомере буе түләсен иде акчасын моның өчен. Хаталар күп булды, әмма терсәкне тешләп булмый шул.

Билгеле, бүген ислам диненә игътибар сизелерлек артты. Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең вәгазендә бүгенге хәлебезне бик яхшы тасвирлый. Һәр җөмләсенә имза куярлык. Шушы теманы дәвам итәсе килә. Аллаһка ышанасыңмы диеп, кемнән генә сорасаң да, әлбәттә, ышанам, ди. Әмма күп очракта сүздә генә була шул ышану. Йөрәк белән ышану кирәк. Мөхәммәт пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлы тасвирланган китапларны, изге китап Коръән тәфсирен һ.б. дин турындагы язмаларны укыгач, мин Аллаһның бар һәм бер булуына акылым белән дә, йөрәгем белән дә ышанам. Изге китабыбыз Коръәндә, хәдисләр тупланмаларында кешелекнең бөтен үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге тасвирланган. Иң мөһиме: кешелекнең әхлагын үстерү һәм тәрбияләү бәян ителә. Элегрәк алай уйламый идем, ә бүген менә шулай фикерлим. Кулымда дисбем минем бүген, йөрәгемдә – иман, ә телемдә – догам.

Рафаэль ЗАРИПОВ,

Мөслим районы, Тегермәнлек авылы

Комментарии