Упкынмы, рухи бәйсезлекме?

1552 елда ханлыгы алынып, халкы дәүләтчелеген югалтканнан соң, менә инде 450 елдан артык рухи бәйсезлегебезне саклап калырга тырышып яшибез. Бу рус дәүләтенең, асылда, телебезне, динебезне юк итүгә юнәлтелгән сәясәтенә моңа кадәр күпмедер дәрәҗәдә каршылык күрсәтүебездә ачык чагыла. Шулай да тамчы тама торгач ташны тишкән кебек, гасырлар дәвамында империя составында яшәүче вак халыкларны руслаштыру сәясәте аларны буларак бетерүнең соңгы стадиясенә кереп бара кебек.

Соңгы бер-ике елда РФ Мәгариф министрлыгының 309нчы боерыгын куллануга карата мәгълүмат чараларында хәтта төпле каршы килгән мәкаләләрнең дә аз булуы, чынлыкта хәзер безнең бөтенләй диярлек каршылык күрсәтмәвебезне ачык дәлилли. Нигә соң интеллигенция, фән, мәдәният һәм сәнгать кешеләре телебезгә, милләтебезгә ясин чыгуны күздә тоткан явыз әмергә “юк!” дип кискен каршы чыкмый?! Нигә булдыра алганча татар халкы мәнфәгатьләрен кайгыртуга бурычлы дәүләт чиновникларының Казан белән Мәскәү арасын таптап, җан-фәрман тырышуы күренми? Җылы кәнәфи, яхшы хезмәт хакы, зиннәтле фатир һәм һәртөрле уңайлыклар – шул бик җиткәнме? Ә милләт, халкың турында кем кайгыртыр?

Казанда РФ Мәгариф министрлыгыннан һәм Дәүләт Думасыннан чиновникларны дәшеп оештырылган дискуссия-семинар – чынлыкта күз буяр өчен генә уздырылган косметик чарадыр. Аннан татар милләтенә бертөрле җиңеллек тә, файда да юк. Бәлки, зыяны күбрәктер. Чөнки аңа алданып, күпләр тынычланып калды. Күреп торабыз: 1989 елдан башлап милли күтәрелеш дулкынында тернәкләнеп киткән татар мәгариф системасы, кислород ябылганлыктан, хаста хәленә калып бара. Эшләр болай дәвам итсә, 10-15 елдан татар балалар бакчасын, мәктәп-гимназияләрне шәһәр җирлегендә генә түгел, авылларда да табуы кыен булачак. Шулай да нишләргә соң? Аһ-зар килеп, яшь түгеп утыруга Мәскәү Кремлендәгеләрнең генә түгел, Казанныкыларның да исе китмәячәк. Алар бер үк системага кереп, бер үк җырны җырлаучылар. Алардан таләп итүдән файда аз булса да, үз сүзеңне әйтергә кирәк анысы. Безнең моңа тулы хакыбыз бар. Халыкара документларда да, РФ һәм ТР Конституцияләрендә дә һәр баланың үз ана телендә белем алырга хакы булуы әйтелгән. Бөек педагог Ушинский, татарның бөек мәгърифәтчесе һәм философы Мәрҗани дә баланың ана телендә укыта башлауның аеруча мөһимлегенә басым ясаган. Чөнки ул ана телен җиңелрәк үзләштерә, акыл үсеше дә тизрәк бара икән.

Бусы милли мәгарифебезне яклауның бер ысулы булса, аның икенчесе – татар байларын үз акчасына милли мәктәп-гимназияләр ачуга тарту. Патша заманнарында рус хөкүмәте татар мәгарифенә бер тиен акча бүлеп бирмәгән ич, мәгарифне, матбугатны миллионер Акчурин, Закиров, Ямашев һәм башкалар яшәткән. Һәм ничек кенә яшәткән әле! Хәзер дә бар ул милли үзаң хисе үлеп бетмәгән хәлле шәхесләребез. Аларны ниндидер юллар белән ачыкларга гына кирәк. Чит илләрдә дә ярдәм итәргә теләүче милләттәшләребез юк түгелдер. Күптән түгел кайдандыр укыдым: дөнья буйлап сибелеп яшәүче яһүдләр уртак ватаннары Израильгә ел саен уртача 10 млрд доллар бүләк итә икән. Болай, ватаннары булган өчен генә. Татар яһүди түгел анысы. Тик тырышлык, булганлык татар халкына да хас. Аны тиешле юнәлештә борып җибәрергә генә кирәктер бәлки.

Иганәчеләр ярдәмендә берничә телне тирәнтен өйрәтүче татар мәктәпләрен халкыбыз күпләп яшәгән төбәкләрдә аз санда булса да ачып җибәрә алсак, бу – империя шартларында милләтебезне саклап калуның ышанычлы юлы булыр иде. Русиядәге авторитар режимны кайчан да булса демократик система алыштырмыйча калмас. Шул чагында милләтнең татарлыгын саклап калган өлеше үз артыннан маңкортлашып бетмәгән бик күпләрне ияртә алачак.

Кино сәнгате – милләт киләчәге

Милләтне саклап калуның икенче чарасы – милли кино сәнгатен булдыру. Милли мәгарифне буып ташлауга юнәлтелгән 309нчы боерык, бәлки бәхеткәдер, әлегә татарның һәм башка рус булмаган милләтләрнең мәдәниятенә һәм сәнгатенә турыдан-туры зыян сала алмый. Хәер, анысы вакыт эше. Күпмедер еллар үткәч, татар мәдәнияте һәм сәнгатенең дә кирәге калмаска бик мөмкин.

Узган гасырның утызынчы елларында татар киностудиясе булган. Анда милли телдә әдәби-нәфис фильмнар да төшерелә башлаган, диләр. Тик киностудияне тиз япканнар. Күрәсең, ул вакыттагы сталинчыл режим татар халкының милли үзаңы кинәт күтәрелеп китүдән курыккандыр.

Пролетариат юлбашчысы В.И.Ленин кино сәнгатен халыкны пропагандалауда иң үтемле чараларның берсе дип бәяли. Чыннан да, китапны, язма матбугатны меңнәр укыса, кинофильмнарны (бигрәк тә телевидение заманында) миллионнар карый һәм ул инсанның аңына, акылына сәнгать чарасы буларак гаять көчле тәэсир ясый. Менә шуннан курыкканнар да инде власть тотучылар. Һәм татар киносына үсеп аякка басарга ирек бирмәгәннәр.

Хәтерем ялгышмаса, моннан 10-17 еллар элек Татар киностудиясен булдыру турында Татарстан хакимнәре зурдан кубып сөйләшә башлаган иде (андый сүз хәзер дә дәвам итә). Бу максатка күпмедер финанслар да бүлеп бирелде. Шагыйрь Гәрәй Рәхимгә “Исә болгар җилләре” исемле татар телендәге нәфис фильм өчен сценарий язарга да кушылды. Тик айлар, еллар үтте. Фильм гына халык хозурына чыгарылмады. Әллә акчасын урлап-таратып бетерделәр, әллә башка сәбәпләр дә табылды, кызганычка, анысы турында гавамга һичбер хәбәр ирештерелмәде. Бу турыда Григорий Родионов, бәлки, беләдер дә, кайберәүләргә мәгълүмдер, мөгаен. Ярый, анысын алар намусына калдырыйк.

Актер һәм режиссер Рамил Төхфәтуллин җитди татар фильмнарын төшерә башлаучыларның берсе дияр идем. Аның Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” драмасы буенча эшләнгән фильмы үзе генә дә ни тора. “Бөркетләр”, “Дилемма” фильмнары да югары сыйфатлы эшләнгән. “Звезда Поволжья” газетасының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовка биргән интервьюсында Рамил әфәнде махсус татар кинорежиссерлары әзерләүче уку йортының булмавына, татар эшмәкәрләренең гаме сәнгать ихтыяҗларын кайгыртуга түгел, тән ләззәтенә, матди кыйммәтләргә юнәлгән булуына уфтана. Татар режиссеры белән килешми мөмкин түгел. Милләт гаме белән яшәүче мондый шәхесләребез күбрәк булсын иде ул.

“Алтын мөнбәр” мөселман кинофестивалендә аерым приз яулаган язучы Айдар Хәлимнең “Өч аяклы ат” әсәре буенча эшләнгән фильм турында да бары мактау сүзләре генә ишетергә туры килә (сценарий авторы һәм режиссеры – Нурания Җамали). Айдар абыйның әйтүенә караганда, бу фильм Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе булышлыгы белән Мәскәү өлкәсенең кайбер шәһәрләрендә күрсәтелеп, искиткеч зур уңыш казанган.

Татар тарихы ифрат зур һәм бай. Аның данлы үткәнен, милли геройларын кино сәнгатендә калку һәм тәэсирле чагылдыру халкыбызны дөньякүләм глобальләштерү афәтеннән һәм руслар арасында эреп югалудан саклап калуда үтемле чара булыр иде. Әйтик, нигә әле бөек болгар-татар шагыйре Кол Галине зәңгәр экраннарга чыгармаска? Ник Казан ханлыгының патшасы Олуг Мөхәммәт хан, Сөембикә ханбикә, аның ире Гәрәй хан турында бер дигән фильмнар төшермәскә? Татар халкының азатлыгы өчен көрәшкән милли каһарманнар Сәет батыр һәм Батыршаһ образларын җанландыру мөмкин булмас идемени?! Гаяз Исхакый, Мирсәет Солтангалиев, Галимҗан Ибраһимов, Мулланур Вахитов кебек әйдәманнарыбыз турында да фильмнар төшерү безнең бурычыбыздыр. Бу эшләрне татардан башка һичкем эшләмәс.

Егоров белән Кантериядән берничә сәгать алданрак Берлиндагы рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын элгән Гази Заһитовның батырлыгын гәүдәләндергән нәфис фильм бик күпләрне тетрәндерер, тарихи хаклыкны ачып күрсәтүдә тагын бер адым булыр иде. Каһарманлыгына, үлмәс рухлы шигырьләренә дөньяның күп халыклары таң калган, фашист балтасы астында да калтырап төшмәгән Муса Җәлил һәм җәлилчеләрне зур экраннарга чыгару татар милләтенең киләчәге караңгылыкта күмелеп калмасын өчен бер өмет булыр иде (моннан 40 еллар элек русча “Моабит дәфтәрләре” төшерелгән анысы, тик, ни кызганыч, Җәлил роленә татар актерын тапмаганнар).

Татар нәфис фильмнары хәзерге күп кенә рус һәм чит ил фильмнары кебек үтерү, көчләү һәм талауга түгел, ә күңел матурлыгына, рухи чисталык һәм милләт гаменә дан җырларга тиеш. Безнең Камал, Тинчурин, Яшь тамашачы һәм башка театрларда, кинофильмнарда да югары дәрәҗәдә уйнарлык артистларыбыз җитәрлек булырга тиеш дип уйлыйм.

Таркау, таралган татар – яһүди түгел (алар телен белмәгән очракта да, бер-берсе өчен җан атып тора). Шулай да халкыбызның җанын уяту, аны берләштерү юлын табасы иде, җәмәгать. Югыйсә упкын алдына килеп бастык ич инде, беләбез бит! Бер-беребезнең ирешкән уңышларын күтәрәсе, данлыйсы урында, еш кына хөсетләнеп, үзара талашып ятабыз. Ә бу бетүгә баруның иң якын юлы. Җирдәге кеше тормышы бик кыска, мизгел кебек үтә дә китә. Аның теле һәм традицияләре мәңге яшәргә тиеш.

Фирдәвес ХУҖИН

Комментарии