Балам татарча белсен дисәң

Балам татарча белсен дисәң

XXI гасырның да беренче чиреге тәмамланып килә... Компьютер, планшет, смартфон, робот – югары технологияләр чоры. Глобализация сан ягыннан азрак булган милләтләрне юкка чыгара. Бигрәк тә үз дәүләте булмаганнарга куркыныч яный. Ә милләтне саклыйсы килә, чөнки һәр кешенең җанына үз милләте, теле, милли үзенчәлекләре якын. Аеруча ана телебез анабыздай якын.
...Әйе, телне саклап калу юлында нинди генә авырлыклар, киртәләр булса да, күңелебез татар теле – ана телебезнең яшәвенә ышана. Тарих кабатланып тора... Дөрес, ул спираль формада кабатлана. Милләтләрнең үсеше, үзгәреше дә төрле чорда төрлечәрәк бара. Безнең татар милләтенә килсәк, билгеле, дәүләтчелеге булган чорда гөрләп чәчәк аткан, аннан соң да, төрле тарихи вакыйгаларга бәйле рәвештә, бер күтәрелгән, бер аска тәгәрәгән. Безнең чорларга якынрак килсәк, XX гасырда авыл җирлекләрендә милли үзенчәлек күбрәк сакланды, татарлар яшәгән территорияләрдә мәктәпләрдә уку татар телендә барды. Үзгәртеп кору еллары, ягъни узган гасырның 90нчы елларында милли күтәрелеш күзәтелде, халыкның милли үзаңы уянды, шәһәрләрдә дә татар мәктәпләре, гимназияләре, лицейлары ачылды. Тик колхозларның таралуы авылларда эшсезлек китереп чыгарды. Яшьләр, авылларны калдырып, шәһәрләргә күчә башлады. Авылларда, әкренләп, татар мәктәпләре ябыла тора. Милләтебезнең, телебезнең язмышы кыл өстендә. Татарстандагы мәктәпләрдә дәүләт теле буларак барлык укучыларга да татар теле дәресләре әйбәт кенә укытыла башлаган иде, программалар, дәреслекләр, хәтта башка милләт балалары өчен альтернатив программа, дәреслекләр дә булдырылды. Тик 2017нче елда прокуратура мәктәпләрдә йөрде, уку йортлары умарта оясы кебек гөжләде, программа, дәреслек авторларының, укытучыларның ничә еллык тырыш хезмәтләре юкка чыкты, күпме татар теле укытучысы эшсез калды. Хәзер мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре бик аз, татар мәктәпләрендә дә барлык предметлар да диярлек рус телендә укытыла. Шуңа күрә милли тәрбия бирү күбрәк ата-аналарның бурычына әйләнә. Үзендә милли горурлык тойган ата-ана баласына ничек тә милли тәрбия бирергә тырыша. Һәр гаиләнең үзенең тәрбия чаралары бар. 
Без үзебезнең тәҗрибәбездән, башкаларны күзәтүдән чыгып, милли тәрбия бирүдә кайбер киңәшләребез белән уртаклашмакчы булабыз. 
Миллилекне билгеләүче беренче сыйфат – ул тел. Һәр татар гаиләсендә татар теле дәүләт теле булырга тиеш. Өйгә килеп кергәч, бары тик татар телендә генә сөйләшү гадәткә керсә, аның нәтиҗәсе күренәчәк. Чит илләргә күчеп киткән милләттәшләребез, гаиләләрендә генә дә татар телендә сөйләшеп, ничә буын телне саклап кала алган!
Балалар әкият ярата. Аларга бик кечкенә вакыттан ук татарча әкиятләр сөйләргә яисә укырга кирәк. Урыс телендә булганнарын тәрҗемә итеп тә сөйләргә була. Кайбер вакытта урыс телендәге текстларны татар теленә балалардан тәрҗемә иттерергә дә мөмкин.
Татарча табышмаклар әйтеп, җавапларын бергәләп эзләргә. Җавап эзләгәндә, балалар татарча фикерләргә дә өйрәнәләр.
Татар халык мәкальләренең иге-чиге юк. Балалар аңлардай, аларның яшенә туры килердәй мәкальләрне әледән-әле әйтеп торсаң, әкренләп бу мәкальләрне исләрендә калдыра һәм үзләре дә ул мәкальләрне куллана башлыйлар. Мәкальләр тәрбия чарасы да. Кеп-кечкенә мәкаль үз эченә күпме тәрбия ысулын сыйдыра!
Җырлар... Һәрбер әни үз баласына бишек җырын көйли. Аларның сүзләрен әни кеше үз күңеленнән алып, баласына багышлап җырлый. Үсә төшкәч, халык җырларын, яхшы эчтәлекле төрле авторлар җырларын да өйрәтергә мөмкин. Әгәр без татарча җырлар өйрәтмәсәк, балаларыбыз, оныкларыбыз башка телләрдә җырлаячаклар.
Милләтебезнең күренекле кешеләре: язучылар, спортчылар, рәссамнар, сәнгать әһелләре турында мәгълүмат бирү. Милләтебезнең тарихы белән таныштыру.
Гаиләнең гореф-гадәтләре, үзенчәлекле якларын күрсәтә белү. Гаиләнең шәҗәрәсен булдыру. Әби-бабалары, нәселләрендә булган күренекле туганнары турында сөйләү. Гаиләдә булган истәлекле әйберләргә сакчыл караш тәрбияләү.
Милли киемнәргә игътибар. Түбәтәй, калфак, читек һәм башка милли киемнәребез белән таныштыру, аларга ихтирам хисе тәрбияләү.
Милли ризыклар. Үзебезнең өчпочмак, бәлеш, пәрәмәч, чәкчәкләрне кечкенәдән үк ашап үскән балаларның гамбургерларга бик исе китмәс.
Халкыбызның милли йолалары белән таныштыру.
«Шаян» ТВ тапшыруларын файдалану. Мультфильмнарның күпчелеге тәрҗемә булса да, алар да балаларның сөйләм телен үстерә. Ул каналда милли рухтагы тапшырулар да хәтсез.
Милли тәрбия кешедә милли горурлык тәрбияли. Ә милли горурлыгы булган кеше үз милләтен сакларга, якларга тырыша, әнисенең теле – ана телен дә өйрәнә, аның матурлыгын күрә белә. Һәрбер татар, телгә битараф булмыйча, ана телен саклап калуда кулыннан килгәннәрен эшләсә, иншәаллаһ, телебезне, милләтебезне саклап кала алырбыз.
Кешеләрнең тәкъдире булган кебек, милләтләрнең, телләрнең дә үз язмышы, шуңа күрә, аларны саклап калуның сәбәпләрен кылып, Аллаһы Тәгаләгә дога кылабыз.
Рәзинә МӨХИЯР,
Чаллы шәһәре

Комментарии