Ваһһабчылар кая китте?

Берничә ел элек Татарстанның ваһһабчылар оясы булуы турында сүз чыккан иде. Ниндидер шомлы оешмада эшләүче Рәис Сөләйманов дигән бәндәнең әйтүе буенча, Татарстан урманнарында 3 мең ваһһабчы яшәгән. Аның үз милләтенә карата яла ягып әйтелгән бу сүзләре беркемне дә шаккаттырмады. Ни өчен дигәндә, үзенә күрә үзенчәлекле дини карашта торган ваһһабчыларның барлыгын да белми идек. Урмандагы 3 мең ваһһабчының берсен генә булса да үзенә таптырырга иде шунда. Юк шул, шундый зур яла якканы өчен дә берни булмады аңа. Тагын да зуррак урынга үрмәләде бугай.

Хәзер ваһһабчылар турындагы сүзләр тынып калды. Булмаганны бар итеп күрсәтеп булмый шул. Аның каравы безнең илдә тыелган оешмалар, экстремист, чит ил агентлары дигәне барлыкка килде. Коррупциягә каршы көрәшүче оешмалар да экстремистлыкта гаепләнеп, аларның җитәкчеләре җәзага тартылды.

Хәзер бит моннан 5 гасыр элек булган вакыйгаларны искә алу, 20-30 ел элек язылган китаплар яисә Конституциядә бирелгән хокукларыбызны даулаган өчен дә экстремистлыкта гаепләргә мөмкиннәр.

Әнә бит, Конституциянең үтәлешен генә таләп иткән өчен дә, БТИҮгә шундый яла яктылар. Татарстан прокуратурасы БТИҮне экстремистлыкта гаепләп, аның эшен туктатуны сорап, бу эш Татарстан Югары судында берничә тапкыр каралса да, гаеп таба алмыйча, экспертизалар үткәреп маташалар. 32 ел элек Юстиция министрлыгы тарафыннан расланган БТИҮ уставын экстеримистлыкта гаепләмәкчеләр. Шул кадәр вакчыллык белән эш итүче бу оешмаларның бер эшләре дә юк микәнни, дип уйларга мәҗбүр буласың.

Ваһһабчылар беткән кебек, бәлки, бер заман экстремистлар да бетәр әле...

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии