Үзе китте, эзе калды

Үзе китте, эзе калды

Фәндәс ага Сафиуллин.... Фәндәсебез юклыгына һич кенә дә күңел ышанмый, ышанасы килми, күрәсең... Ә чынбарлык кырыс, халкыбыз хөррияте юлында армас-талмас көрәшчебез, тугры телле сәясәтчебез, 1990-99нчы еллардагы Татарстан Югары Советында депутатыбыз, горурлыгыбыз, соңрак Русия Дәүләт Думасының өченче чакырылышындагы иң лаеклы, иң актив депутатыбыз, үткен каләмле публицистыбыз, Татарстан Республикасының хөрмәтле аксакалы Шакир улы Фәндәс арабызда юк инде...

Дәһшәтле 90нчы еллар. Ул елларда аның белән бик үк аралаша алмасам да, аның чыгышларын, һәр әйткән сүзен йотылып тыңлаучылардан идем. Соңгы елларда аралашырга да насыйп булды. Ошбу 2021нче елдагы берничәсенә тукталам.

Яңа ел ыгы-зыгысыннан соң телефоннан сөйләшкәндә, мөфти хәзрәтләре белән аерым сөйләшәсе барлыгын әйтте. Рәсми хат илә мөрәҗәгатъ иттек, мөфти хәзрәтләре риза булды. Кабул итәсе көн билгеләнгәч, икәү бергә бардык. Мин үз чиратымда динебез исламны рәсми рәвештә кабул ителүенең 1100 еллыгын каршылау хөрмәтенә мөхтәрәм хәзрәтләребез Әхмәтзәки хәзрәт Сафиулла (остаз, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин да аның шәкертләре), Вафа хәзрәт Гыймади (Карабай бистәсен мәчетле итте), Миргазиян хәзрәт Салаватов ( Әль Ихлас мәчетен төзүне оештыручы), Касыйм хәзрәт Нуруллин (16 ел төрмәдән төрмәгә йөреп мәчетләр төзеттереп меңнән артык тоткынны намаз әһеле иткән) изге гамәлләренә багышланган китапларымны бастыру булса, Фәндәс ага Казан кирмәнендә урнашкан һәм дә элеккеге Кол Шәриф мәчете нигезендәге чиркәү бинасын төзекләндергәндә эчке якта реставрация вакытында диварда бик затлы, мәрмәр, кырые гарәп хәрефле кабер ташын күргән булган икән. Ул ташның кайда урнашканлыгын хәзер дә хәтерлим, беләм, ди. Епархия һәм Мөфтият үзара килешеп, тарихи ядкарь буларак, ул ташны үзе исән вакытта алдырасы икән нияте. Мөфти хәзрәтләре игътибар белән тыңлады, ярдәмчесе теркәп тә барды. Раббыбыз кодрәтенә инанып дога кылу илә генә чикләнми, бәлки бу эшкә алынсалар, мәрхүмнең рухы тынычланыр, дигән өметтә калыйк. Православ дине күзлегеннән караганда да чиркәү диварында мөселман әһеле кабер ташын тоту изгелек билгесе түгел ич.

Чираттагысы Тарих институтында булды. Урта Кабан калкулыгында урнашкан «Архиерейские дачи»ның ханнарыбыз заманында ял итү урыны булганлыгы мәгълүм. Хәзер анда һәр бина өстендә тәре. Шуны күреп аның да йөрәге әрнеде булса кирәк, бу урынны Кабан шәһәрчеге некрополе буларак мемориальләштерүгә багышланган «Түгәрәк өстәл»ебезгә дә килде. Фикере дә хәрбиләрчә төгәл иде. Казаныбызның 1000 еллыгын үткәрү үрнәгендә эшне башларга, ахырына җитми туктамаска. Ике диннең дә тарихи урынын туристларны җәлеп итәрлек дәрәҗәдә торгызырга. Фикере Резолюциябезгә дә кертелде, ошбу елның 1нче сентябрендә Президентыбыз аппаратына да тапшырылды.

Фәндәс ага Сафиуллин, федераль дәрәҗәдәге сәясәтче буларак, СССР атамалы империянең таркалуын, минемчә, бервакытта да дөньякүләм дәрәҗәдә фаҗига дип атамады. Киресенчә, деколонизация, ягъни, безнеңчә әйтсәк, бәйлелектән котылу, дип бәяләде.

Олы яшьтә иде инде. Шуңа да карамастан Фәндәс ага Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасының Әлмәтебез бүлеге 7нче август көнне оештырган «Татар теле, бердәмлек, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия»гә багышланган форумда да катнашты. Җыелу урыны Бәрәкәтле Алан җирлеге. Монда элек Русиядә атаклы сәүдәгәрләр нәселе Стахеевлар биләмәсе булган икән. Хәзер 15 хуҗалык берләшеп татар авылы бар итәләр. «Менә үрнәк. Татарстанда өч аксакаллар шурасы эшли. Бербөтен булып, бер ноктага «сугып» эшләгәндә нәтиҗә тагын да артачак», – дип әйткәнен дә үтәрбез, иншалла.

Рухың шат булып, урының оҗмахта булса иде, Фәндәсебез.

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Татарстан Республикасы

Аксакаллар шурасы рәисе

Комментарии