Телебез өчен җан атыйк

«Өлкәннәр» клубы әгъзаларының милләттәшләребезгә мөрәҗәгате

Без, «Өлкәннәр» клубы әгьзаларын, туган телебезнең киләчәк язмышы борчый. Дөрес, соңгы вакытта күңелдә өмет чаткысы уятырдай үзгәрешләр дә сизелә башлады кебек. 2021нче елны Туган телләр; халыклар бердәмлеге елы итеп игълан итү халык санын алу белән генә бәйләп калдырылмас, эшчәнлек дәвамлы булыр, дип ышанасы килә. 2010нчы елдагы сан алу мәгълүматлары буенча 200 меңләп татарны югалтуыбызны күздә тотып, мондый хәрәкәт инде күп еллар элек башланырга тиеш иде. Әгәр соңга калыбрак булса да, хакимият бу изге эшкә керешкән икән, мәрхәбә.

Хакыйкать шундый: аз санлы, үз дәүләте булмаган халыкларның башка эре кавемнәргә йотыла барып юкка чыгуы котылгысыз хәл дип санаучылар бихисап. Якынча мең елга сузылган культура, дин, гореф-гадәтләр, тарихи бергәлек нәтиҗәсендә, милли изелүләргә карамастан, сакланып калган газиз телебезнең, аннары халкыбызның юкка чыгуына алар, күрәсең, битараф. Шөкер, әлеге кыйммәтләребезнең дәвамлы булуын теләгән милләтпәрвәрләребез дә әлегә җитәрлек. Милләт тере организм кебек, ул соңгы көченәчә үзен саклап калу өчен көрәшәчәк. Юкка чыгуга каршылык күрсәтү алымнары төрлечә булырга мөмкин. Шул уңайдан удмурт халкының бөек улы Альберт Разинның милләтенең бетүенә протест йөзеннән, башка чарасы калмагач, үзен яндыруга барып җитүен онытырга хакыбыз юк.

Хәзерге вәзгыяттән чыгып, без, «Өлкәннәр» клубы әгьзалары, милләттәшләребезгә мөрәҗәгать итәбез. Бик күпләребезнең балалары, туганнары, күршеләре, дуслары Русия төбәкләренә таралган. Катнаш никахтан туган балалар үстерүчеләр дә бик күп. Алар халык санын алганда милли тамырларыннан ваз кичмичә, үзләрен татар дип яздырсыннар иде. Һәрберебез шул хакта хат, телефон аша, очрашулар вакытында аларга җиткерсәк иде. Телебезне, тарихыбызны өйрәник, милләттәшләр белән бер мохиттә, аралашып яшәргә тырышыйк. Республикабызны күз карасы кебек саклыйк! Ә аның яшәве халык санына да бәйле. Балаларыбыз ярым татарча, ярым русча сөйләшеп, һәр ике әдәбияттан читләшеп, ике каен арасында адашкан бахырлар булып надан калмасыннар. Шундый маңкортлыктан гаиләләр дә, халкыбыз да, илебез дә, үзләре дә файда тапмаслар. Без мәгьлүмат чаралары аша сизелгән мәсләккә, тугандаш халык – башкортлар белән киная тотып сөйләшүләргә каршы. Телләребез игезәк, динебез бер, тарихыбыз бик якын. Һәрберебезнең үз Республикасы бар. Бүлешәсе малыбыз юк. Безне яшьләребезнең руслашып, телен оныта баруы күренеше ныграк борчуга салырга тиеш.

Милли яктан җитлеккән шәхес милли гаилә, милли балалар бакчасы, милли мәктәп шартларында гына тәрбияләнә ала. Полилингваль мәктәпләрнең барлыкка килүен уңышка бер адым дип саныйбыз. Заманында Төрек-Татар лицейлары күп яхшылык эшләделәр бит милләт өчен. Тагын бер теләгебезне ирештерәсебез килә: бизнеска зур уңышларга ирешкән татарларыбыз барлыкка килде. Без аларны беләбез; булдыклы эшмәкәрләр, җитәкчеләр. Менә шулар, үз хисапларына саф татар теленә нигезләнгән балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзетеп, халкыбызны шатландырсыннар иде. Мәчетләр салдырдылар бит, ә нигә әле боларын төземәскә. Халык хәтерендә, патша вакытындагы кебек, «ак байлар» булып мәңгегә кереп калырлар иде.

Хөрмәтле милләттәшләребез ! Халкыбызны саклап калуга Һәрберебез үз өлешен кертсен!

Габид ФӘРХЕТДИНОВ

Комментарии