Тирән тамырлар

Тирән тамырлар

Кылган җирдә күпме изгелекләр –

Балкып калды илдә һәр эше!

Балалары калды, оныклары ...

Җыры калды!

Ул бит чын кеше!

Районыбыз тарихында югары әхлаклы, тыйнак тормыш иткән асыл җитәкчеләребезнең берсе иде ул. Тугыз балалы Низаметдин бабайның гаиләсендә алтынчы бала. Сугыштан соңгы тормыш авырлыгына бирешмичә, алга, якты киләчәккә карап үсеп килүче яшь буынның бер вәкиле иде Әгъзәметдин абый. Ул заманда язмыш, мөгаен, беркемне дә башыннан сыйпамагандыр. Киләчәккә омтылу, тырышып уку, әлбәттә, чабаталы яшьлекне олы юлга алып чыгуның алшарты иде.

Әтисе Низаметдин бабайның «... улым, киләчәк укыган кешеләр кулында булыр..., укымаганнары минем шикелле ат җигәр...» дигән сүзләрен ул күңелендә бөти кебек саклады. Яхшы укыды Әгъзәметдин абый. Кече Сон, Югары Сон, Усали урта мәктәпләрен яхшы билгеләренә тәмамлап, хәрби хезмәттән соң Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру бүлегендә инженер һөнәрен үзләштерә һәм аны да яхшы билгеләренә генә тәмамлап чыга.

Чын җитәкчеләр төптән күтәрелә. Эш сайламый ул, аны кайда кирәк дип саныйлар – ул шунда барып җигелә һәм югары нәтиҗәләргә ирешә. Балык Бистәсе районы җитәкчеләре аның нык бәдәнле егет икәнен тоеп алалар. Менә шунда чын җитәкче икәнен исбатлый ул. Районның ПМК – 7 оешмасын 5 ел җитәкләп, абруй казана. 1977нче елда ПМКны яңа урынга күчерү белән беррәттән, район буенча зур күләмле төзелеш башлана. Торак йортлар, техникага җылы урыннар, складлар, ашханә, кибет, балалар бакчасы белән беррәттән район кырларында су сиптерү җайланмалары, зур буалар төзелә.

Балык Бистәсе район хакимиятенең бүгенге көндә, 45 елдан соң, аның хезмәтенә биргән бәясен сезнең игътибарга игълан итәсе килә иде. «Әгъзәм Низамович, иң абруйлы җитәкче буларак, район үсешенә күп юнәлештә лаеклы өлеш кертте ...» Аның бу фидакарь хезмәте район җитәкчелеге һәм республика оешмалары тарафыннан югары бәяләнде. Олы корабка киң елга кирәк. Балык Бистәсе һәм Мамадыш районы җитәкчелеге карары белән ул туган районына кайтып, «Сельхозхимия» берләшмәсен кабул итеп ала. Эштә ару-талуны белмәде. «Эш аның өчен ял иде», – ди аның кул астында эшләгән кешеләр. Һәр яңа эшне аңа яңа урынга казык кагудан башларга туры килде. Мамадыш районы комитеты җитәкчелеге аның тәҗрибәле, оста оештыручы икәнен күреп, аңа район үзәгендә яңа «Сельхозхимия» берләшмәсен оештыруны ышанып тапшырды. Бу район авыл хуҗалыгы тармагы өчен бик нык алга китеш иде. Эш торышына дөрес бәя биреп, нәтиҗә ясап, эшне дөрес юнәлештә алып бару сәләте зур иде анда. Район хуҗалыкларының ачы туфракларын кальцийга баету өчен Чулман, Нократ елгалары ярына су юлы белән кайтарылган һәм озак еллар файдаланылмыйча яткан 40 мең тонна известь чималын, ике сменалы эш оештырып, тиз арада ташып туфракка кертүне тәэмин итә алды ул. «Палаткаларда яшәдек, бу зур эшнең барышында үзе дә даими рәвештә кешеләр белән янәшә булды», – дип искә алалар аны хәзер дә. Яңалыкка омтылу гына түгел, ул аны өйрәнеп, эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен дә куллана белде. Катмыш, Козгынчы авыллары янында, Камаз юлы буенда аммиак базалары, аммиак суы ясау җайланмалары калкып чыкты. Усалы, Ташлык авылы янында известь ятмалары табып, анализлау нигезендә хуҗалыкларда туфракка кертүне оештыра алды. Ферма яннарында җыелган җирле ашламаны туфракка кертү басуларның уңдырышлыгын күтәрүдә зур этәргеч булды. Эше сүздән аерылмады, җиде мәртәбә үлчәде, бер мәртәбә кисте. Аның шушы сыйфаты да халык җитәкчесе исеменә лаек иде. «Эшләтә дә белде, хезмәткә лаеклы рәвештә түли дә белде», – диләр аның турында.

Кул астында эшләүчеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын барлап тору, матди ярдәм күрсәтүне ул үзенең беренче бурычы итеп санады. Хәлнең җитди булуына карамастан, юлчылардан калган ике баракны торгызу, аларны җылыту өчен үзәктән ягыла торган котельный төзү, беренчеләрдән булып анда газ куллана башлау, яңа йортлар салырга керешү – ул заман өчен зур җиңүгә тиң гамәл иде. Аннан тыш, шәһәр кырыендагы такыр басуда оешма кешеләре өчен яңа торак йортлар салу башланды. Ул урам Агрохимиклар исеме белән аталды. Кешеләргә гадел карашлы булганы өчен аны яраттылар, санладылар. Ял һәм бәйрәм көннәрендә дә оешмада эш кайнап торды.

Тормышның аяусыз кануннары да кеше башларыннан йөри. Уңышларга көенәләр, уңышсызлыкка тарысаң, сөенәләр. Оешмада эшләүчеләр риза булмаса да, аны башка җиргә күчерәләр. Иң авыр, болгавыр 2000нче еллар башында район хуҗалыкларының берсен 6 ел җитәкләгәннән соң, ул лаеклы ялга чыга. Ялга чыккач та тынгысыз йөрәкле Әгъзәметдин абый тик утырмый. Соңгы көннәренә кадәр район хакимиятенең җәмәгать бүлегендә хезмәт куя. Уңышларга иң төп нигез җәмгыятебезнең чәчәк атуы, муллыгы, ныклыгы өчен бар көчен, сәләтен, рухи егәрен, җан җылысын, күңел яктысын биреп эшләүче Әгъзәметдин Низаметдин улы кебек фидакарь затлардан тора.

Р. НИЗАМИЕВ,

Мамадыш шәһәре

Комментарии