- 23.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №38 (24 сентябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Беренче тапкыр каләм тотып хат язарга булдым әле. Сезнең газетаны бик яратып укыйбыз. Көнүзәк проблемаларны күтәрәсез, гади халыкны борчыган мәсьәләләргә җавап бирәсез. Сезгә килгән хатларны гәҗит битләреннән укып, үзебезнең яшәешне күргән кебек булабыз.
Менә мин дә Сезгә үземне борчыган мәсьәлә турында язасым килә. Чистай районының бер авылы мисалы аша авыл картларының гомер итүләре турында язарга булдым. Гәҗит битләреннән укып, кирәкле кешеләргә барып җитсә икән бу проблемалар.
Мин һәр елны җәйге матур көннәрдә туган авылыма кунакка кайтам. Әти-әни инде үлгән, тирә-күршеләрне күреп, балачак хатирәләрен искә төшерәбез. Сабан туйларына да барып кайттык. Кызганыч, кайткан саен, авылым йөзен югалта кебек. Авыл картаеп, кешеләрендә битарафлык күреп шаккаттым. Ике мәчет эшләп тора, икесенә дә кердем, дога кылып чыгарга исәп иде, беркем дә булмагач, кире чыгып киттем. Нигә төзегәннәр икән бу мәчетләрне дигән уй килде башка. Әле шаккатарлык хәлләр алда булган икән.
Сабан туе көнне кич белән авыл картларын исерек килеш күрдем мин. Авыл картлары әле һаман да эчүләреннән туктамаганнар икән. Мәңге айнымаслар намаз дигәнне онытканнар, бисмилла урынына әшәке сүзләр генә ишетелә шул. Яңгыр тамчысы таммаган вакытта, Ходайдан яңгыр сорау урынына, алар эчеп йөриләр. Карчыклары урамга чыгып качкан. Инде ул карчыкларның кайсы аяксыз, кайсы урын өстендә. Әнә күрше карты пенсия алды. Аның 74 яшьлек карчыгы, намаз укып, тәмле чәен эчәр урынына, тагын йокларга урын эзләр инде. Җомга намазына барган булып, кибеттән аракы төяп кайтты картларыбыз. Йортта азан да, намаз да, дога да юк шул. Сүгенү, ямьсез, пычрак сүзләр. Ходай бу галәмәтләргә ничек түзә икән? Яшьләрдән зарланабыз тагын. Алар нәрсә күреп үссеннәр соң? Бу исерек картлар үзләрен бер дә гаепле санамыйлар бит. Шуларның берсе белән сөйләшеп, хәлләрен белгән булдым. Болар һаман да тормыштан зарланган, кешеләрне гаепләгән булалар. Яшьләргә үрнәк күрсәтер, дини, әхлакый тәрбия бирер урынына алар «бу тормышта ничек яшәмәскә кирәк» үрнәге түгелме соң? Аларга бит 70-80 яшь. Картларча тормыш итү турында уйламыйлар да. Берсе, мин 100гә кадәр яшим әле, дигән була, Аллаһ сүзе телендә бөтенләй юк.
Адәмнәре күп, кешеләре аз калып бара шул дөньяда. Болай да таралып барган авылдагы бу ямьсез күренешләр күңелдә авыр тәэсирләр калдыра шул. Кунак кына булып килгән бу гомерләребезне кешеләрчә, Ходай кушканча яшәсәк иде. Амин!
Сания апагыз.
Чистай районы.

Комментарии