Туган ягым күрке – Татлыбикә күле, Ур күле...

Туган ягым күрке – Татлыбикә күле, Ур күле...

 Бер әсәрендә яраткан язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев, инеш-елгалардан ераграк урнашкан авыл кешеләре кырысрак, аз сүзле, томсарак була, дигәнрәк фикер әйткән иде. Әйе, сусыз авыллар да була! Бөтенләй сузыз да түгел үзләре. Була аның бер-ике коесы. Ни елгасы, ни чишмәсе юк, булса да авылдан шактый ерак.

Элек, алдан күреп эш итүчән ата-аналар, кызларын сулы-чишмәле, күлле, елга тирәсенә урнашкан авылларга кияүгә бирергә тырышкан (хәер, Казан ханлыгы басып алынганчы шактый күп авылларыбыз зур елга буйларында урнашкан булган). Чөнки көндәлек тормышта, иртән торып аякка басуга, иң беренче чиратта су кирәк. Су ташу, гаиләне судан өзмәү – хатын-кыз җилкәсендә. Көянтә-чиләгеңне иңнәреңә асып, ерак коедан көне буе су ташу бер дә җиңелләрдән түгел. Әле бит мал эчертәсе, кер юасы, мунча ягасы да бар! Барысына да су кирәк! Авылыбызга килен булып төшкән бер апаның сүзләре хәтеремә килде әле. «Мине сорап килгән егеттән – булачак иремнән – иң беренче итеп: «Авылыгызда су бармы?» – дип сорадым. Тәмам туйган идем көне буе су ташудан. Җилкәләрем чиләнеп бетә иде. Монда, ичмасам, суга тиендем. Чыннан да, яшәү чыганагы булган суга тилмереп яшәү кешенең психологиясенә, холкына йогынты ясамый калмыйдыр.

Туган авылым Нарат асты халкы яшәр өчен урын сайлый белгән. Ык елгасы авылга бер чакрым тирәсе генә. Без үскәндә (узган гасырның алтмышынчы, җитмешенче еллары) авылда унбишләп урам коесы бар иде. Һәрберсенең исеме бар: Двур коесы (ат дворындагы кое), Магазин коесы, Мансур коесы, Габдулла коесы, Җәннәт коесы, Закир коесы (кемнең капкасына якын урнашуга карый) һ.б. Кайбер йортларның ишегалларында үз коелары була иде. Әлбәттә, иң зур су байлыгы – күлләр! Чыннан да, күлләр авылның байлыгы гына түгел, горурлыгы, яшәү чыганагы да иде. Авыл халкы элек-электән балыкчылык белән шөгыльләнгән. Ыктан һәм күлләрдән балык тотып базарларда саткан, керем алган. Балыкчылык кәсебе белән шөгыльләнүчеләр без үскәндә дә бетмәгән иде әле.

Күлләр димәктән... Безнең авыл тирәсендә берничә алар: Киртә күле, Салкын чишмә күле, Ур күле, Иске Ык, Татлыбикә күле, Ләпекле күл...

Балачакның иң матур истәлеге Салкын чишмә күленә бәйле. Безнең авыл тау өстендә утыра. Авылны чыгуга, тау астында ук мөлдерәмә тулы күл җәйрәп ята. Ул ярым ай рәвешендә. Без, бала-чага, аны Авыл очы күле дибез. Өлкәннәр исә аны җырдагыча матур итеп Салкын чишмә күле ди. Чөнки элек күл янында гына кыйблага каршы салкын сулы чишмә булган. Аның сулары күлгә агып чыккан. Өлкәннәр сөйләве буенча, күлнең икенче як ярында да берничә чишмә типкән. Күлнең ул урынында су тирән, салкын. Авылның иң гаярь егетләре – Гайнулла, Хәмис, Дельфин абыйлар гына анда су керә. Әле бала-чаганың күзен яндырырлык итеп трамплин да ясап куйганнар. Шуннан суга сикереп, су астыннан гына йөзеп, күлнең икенче ягына ялт итеп килеп чыгуларын авызларын ачып карап торыр иде бала-чага. Трамплиннан шактый гына читтәрәк басма да ясап куелган. Хатын-кыз анда кер бәләкли, кер чайкый. Күлнең ул тирәдә суы җылы, йомшак. Керләреңне керәч итә инде менә!

Бервакыт Вәрәкә (Вәрәкыя) әби басмада кер бәләкли икән. Бик тә шаян, юктан да мәзәк чыгарырга яратучы Гайнулла абый трамплиннан суга сикергән дә, су астыннан йөзеп килеп, Вәрәкә әбинең нәкъ каршысына пылт итеп килеп чыгып: «Вәрә-ка-как!» дип кычкырып җибәрә. Вәрәка әби әллә куркуыннан, әллә белеп Гайнулла абыйның башына тукмак белән тондырган. Үзе үзалдына: «Бәтәч, бакалар да минем исемне белә икән!» – дип сөйләнә, ди.

Бала-чага күлнең түбән очында гына су керә. Анда комлык, суы да артык тирән түгел. Җәйге челләдә көннәр буе шунда чупырдыйбыз. Су болганып бетә. Су тонган арада комлыкта кызынулар, куышып уйнаулар, Тукаебыз әйткәндәй, татлы бер төш кебек кенә хәтердә калган!

Без үскәндә Киртә күлендә бик су керелми иде. Анысы Салкын Чишмә күлен үтеп бераз баргач. Суы тирән, җылы, балык күп. Өлкәннәр, җәтмә (ятьмә) белән сөзеп, байтак балык ала иде. Көннәр шактый суыткач (октябрь азагы, ноябрь тирәләрендә), күрше авылга – Мәлләтамак мәктәбенә укырга барганда, Киртә күле шугалак вазифасын үти иде. Күл бозы ялтырап тора. Без шунда очып килеп керәбез дә шуып китәбез. Безнең арттан боз сыгылып-сыгылып, тирбәлеп кала... Әле кем ераграк бара дип тә ярышабыз. Алла саклагандыр без гөнаһсыз балаларны. Бер генә фаҗига булганын да хәтерләмим. Кайтканда тагын шул ук хәл кабатлана!

Ни өчен Киртә күле? Элек бу күлгә юкә киртәләр батырып куеп мунчала чыгарганнар. Бу күлне ямьсез итеп Мунчала күле дип атамаган халкым, гади генә итеп, Киртә күле дип исемләгән.

Иң зурысы – Ур (Урау күл) күле. Бу күлне шагыйрь, мөхәррир Марс Шабаев «Салда сәяхәт» (1971нче елда дөнья күрде) повестенда бик матур итеп сурәтләгән иде. 1968нче елда булса кирәк, М.Шабаев гаиләсе белән безнең авылда ял итте. Авылның иң мөхтәрәм карты Мортаза бабайларда яшәде алар. Авыл очы күленә су керергә барганда, капка төбендә авыл апалары белән сөйләшеп утырган Роза апага сокланып карый-карый китә идек. Зур кеше, язучы хатыны бит! Әле моңа кадәр безнең авылга язучы килгәне булмады. Бу безнең өчен ул заманда сенсация булган инде. М.Шабаев ял итеп кенә калмаган, язылачак повестена материаллар да туплап йөргән икән!

Ур күле калын әрәмә арасына яшеренгән. Яр буйлап кызыл карлыган куаклары тезелгән. Бик аз вакыт эчендә чиләк тутырып җыярга була. Ул вакытта шикәр кытлыгы да булгандыр, кайнатма яки компот ясау бар кешенең дә хәленнән килми. Без туйганчы ашап, үзебезгә кышлык витамин туплый идек. Өйдәгеләрне дә онытмыйбыз, зур гына әрекмән яфрагыннан бүрәнкә ясыйбыз да , шуны тутырып, өйгә кызыл карлыган алып кайтабыз.

Матур иде Ур күл. Тәбәнәк, шул ук вакытта колач җитмәслек юан кәүсәле, лапастай зур яшел бүрекле тирәкләр, кай урында икәү-өчәү бергә, кай урында бер-берсеннән шактый ара калдырып, күл буена сакка баскан. Алар – иң өске кат. Астарак, икенче кат булып, тал куаклары, тоташ әрәмә башлана. Тагын да астарак – карлыганнар, гөлҗимешләр, эт җиләкләре... Марс Шабаевның әле телгә алган әсәрендә бу күл шулайрак тасвирлана. Ур күле – урау күл ул. Ыкның иске юлы. Нәкъ камыт кебек бөгәрләнеп килгән. Белмәгән кеше монда адашып, юл тапмаска да мөмкин. Шабаев геройлары да ике сәгатьтән артык адашып йөри Ур күле әрәмәләрендә.

Ур күленә бәйле тагын бер истәлек. Бик озак еллар күл буенда колхозның яшелчә бакчасы булды. Анда кыяр, помидор, кәбестә, кызыл чөгендер, кишер, шалкан һәм башка яшелчәләр бик уңды. Яшь балалы, авыр эшкә ярамаган хатыннардан төзелгән үз бригадасы бар иде. Колхоз ашханәсен, колхозчыларны, килгән-киткәннәрне ел буе түтәлдән генә өзеп алынган һәм тозланган яшелчә белән тәэмин итеп торды бу бригада.

Мөслим Сабантуе көнне күл буенда кичке мәйдан булыр иде. Авыл һәм Мөслим Сабантуена бара алмый калган кешеләр – аяклысы үз аягында, аяксызы таякка таянып булса да кичке мәйданга төшә иде! Андагы күңеллелек, җыр-моң, гармун тавышы! Авылның ничә гармунчысы булса, барысы да гармунын тотып төшәр иде. Бәләкәй генә авылда дистәдән артык гармунчы бар иде бит!

Ел да язларын күлләргә кыр үрдәкләре, кыр казлары, аккошлар очып төшәр, куе таллар, камышлар арасында оя корып, бала чыгарыр иде... Күл читләрендә үскән ак, сары төнбоеклар яшүсмер, яшь кызларны хисләргә төреп, хыял дөньясына бөтереп алып, әллә кайларга, зәңгәр томаннар артына алып китәр иде... Берәр егет кисәгенең, күлгә йөзеп кереп, сиңа төнбоек өзеп бирүе кыз баланың башын әйләндерергә җитә кала...

Татлыбикә, Ләпекле күл, Иске Ык күлләре турында да язсам бик озынга китәр. Тарихи күлләр алар үзләре! Заманында бик матур, чиста, зур күлләр иде. Менә шул «иделәр» булмасын иде!

Соңгы егерме елда, дөресрәге 20 гасыр азагыннан башлап, күлләргә ташу суы керми башлады. Ык ташымый, Идел суы да типми. Күлләр әкренләп ләм белән каплана, суы кими, кибә бара. Һаман шул «иде» инде. Элек бит ташу суы ындыр артларына кадәр килеп, хәтта бәрәңге бакчасына үрмәли иде. Язгы каникулдан соң мәктәпкә барганда, авыл очыннан утырып китәр идек тә көймәгә, Мәлләтамак авылының башына кадәр барыр идек. Бу ара – 4-5 чакырым!

Язгы ташудан соң күлләр чистарып, сафланып, балыкка баеп калыр иде. Шул чиста суларда җәй көне колач салып йөзүдән дә ләззәтлерәк нәрсә бар икән!

Кыш башлангач, беркөн авыл өстенә хәбәр тарала: «Фәлән күл тынчыган!» Кислород җитмәүдән балыклар үлә башлый. Нәкъ менә шул вакытта төрле урында бәке тишәләр. Кислородка сусаган балык бер йотым һава сулар өчен бәке авызына килә һәм аны шул арада сөзгеч белән эләктереп тә алалар. Күл өсләре бәке белән чуарланып бетәр иде. Балыкчылар көне-төне балык тотар иде. Халыкка да, балыкка да җитә иде күл байлыгы!

Хәзерге вакытта менә шушы данлыклы Киртә күле, Салкын чишмә күле, Татлыбикә күлләре күз алдында үлеп бара. Аларда хәзер балык түгел бака да юктыр! Бу күлләрнең һәлакәтенә тагын бер сәбәпне әйтер идем. Бер ун еллап булыр: Киртә күле һәм Салкын чишмә күле биләмәсе «Туган як» агрофирмасының (хәзер бу ферма да бетте инде) көтүлегенә әйләнде. Сыер көтүе җәй буе шунда йөрде, яр буендагы талларны, агачларны таптап, сындырып, яр буендагы балчыкны ишеп бетерде. Су буйлары күзгә күренеп кипте, сулды. Татлыбикә күле исә тәмам кибеп беткән, диләр. Элек тезелеп-тезелеп кайткан кыр үрдәкләре, кыр казлары, аккошлар да бу үле күлләр өстеннән ачыргаланып, кычкырып кына үтә. Ярый, Ур күле әлегә исән-сау. Ур, Иске Ык күлләренә кыргый кошлар төшеп оя кора икән. Аккошлар да күренә башлаган. Аккошларның әйләнеп кайтуын яхшыга юрыйлар бит. Аккош килсә, бәхет килә, ди. Төкле аягыгыз белән килегез, аккошлар!

Яшьли вафат булган Газиз Мөхәммәтшинның балалар өчен язылган «Саумысыз, аккошлар!» повесте бар. Язучы бу повестенда табигать һәлакәтендә гаепле затларның берсе кеше икәнен әйтә. Чыннан да, без, кешеләр, табигать каршында бик гаепле. Алырга гына яратабыз. Кулыбыздан килгәнне генә эшли алсак та, Табигать-анабызны соңгы чиккә җиткермәс идек. Табигать ядкаре булырлык шушы күлләрне чистартырлык, ләмен суыртып, чишмә юлларын ачарлык техникалар да бар бит хәзер! Тәвәккәлләп, башлап җибәрү генә кирәк. Әлбәттә, башлап җибәрү – җитәкчелек өстендә, халык кушылырга әзер.

«Без барыбыз да ныклап теләсәк, тырышсак, безнең күлләргә дә аккошлар кайтыр. Тик моның өчен барыбыз да көрәшчеләр булырга тиеш. Әгәр бик нык теләсәк, җир матурлыгын саклап кала алачакбыз. Без космик хыяллар, олы планнар белән янсак та, шушы җирдә яшибез. Җир безнеке ул! Барыннан да бигрәк-киләчәкнеке! Язларын безнең як суларына да көмеш тавышлы аккошлар кайтсын. Кеше җирдә бәхетле булсын өчен, аңа бик күп нәрсәләр кирәк шул», – ди әлеге повестька кереш сүз язган Аяз ага Гыйләҗев. Моның белән килешми мөмкин түгел!

Гөлфия МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА.

Мөслим районы, Түбән Табын авылы

Комментарии