- 23.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №25 (21 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Җиңү көне «бәйрәме» дә үтеп китте. Җиңү көнен бәйрәм дип атарга, куштырнакларсыз гына язарга минем кулым бармый. Әгәр төптән уйлап карасаң, ул көн – кайгы көне, матәм көн дип аталырга тиештер, дип уйлыйм мин.
Сугыш кырында ятып калган миллионлаган каһарманнарыбыз сугыш беткәнгә 72 ел үтсә дә, күмелмичә, җирләнмичә, кыр-далаларда, урман-таулар арасында җир өстендә яталар. Ниндидер эзтабарларны (үзешчәннәр дип белик) санамаганда, дәүләтебез, хөкүмәтебез тарафыннан бу юнәлештә бернинди дә программа юк, дип аңлыйм. Дөреслектә үзебезнең әтиләребез, бабайларыбыз, туганнарыбыз сөякләре өстендә «Ура» кычкырып, без җиңдек, дип, марш атлап йөрибез. Кеше башы аңлый алмый торган мондый гамәлләр Русиядә генә эшләнә бит. Безнең элеккеге союздаш республикаларда бу хакыйкатьне күптән аңладылар. Быелгы Җиңү парадында, Молдавиядән кала, бер генә илдән дә делегацияләр дә, башлыклары да күренмәде. Ә хәзерге Молдавиягә без кирәк әле, аның акча аласы бар. Хәер, безнең Русиядә дә 1945-1964нче елларда хәрби парад үткәрелмәгән бит.
Ә сугыштан тән ярасы, күңел ярасы алып кайткан сугышчыларбыз ничек яшәде? Аларның күбесе сугыштан соң кеше кебек яши алмадылар, җан асрадылар. Аларга, аларның гаиләләренә бернинди ярдәм, игътибар булмады бит. Авылдашым, сугыш инвалиды Тәлгать абыйның (мәрхүм инде) елап сөйләгәннәре истә калган. 17 яшеннән сугышка алынып, аягын өздереп кайта ул. Менә шул бер аяксыз абыйны ничә еллар, III төркем инвалидлык биреп, һәр елны медкомиссиягә чакырып җанын алалар. «Нигә сез мине мыскыл итәсез, минем аяк үсми бит инде», – дигәч, «Синең аягың ике сантиметрга озынрак, нормага туры килми», – дигәннәр. «Кисеп атыгыз шул җирен, чыдар хәлем калмады. Саклану министрына хат язам», – дип бик тавышлана башлагач, II төркемне биреп, «бессрочно» итеп җибәргәннәр.
Әти мәрхүмнең беренче яралануы 1942нче елның 7нче июлендә Вязький шәһәре тирәсенең бер авылын алганда була. Аларның ротасына каршыда торган авылны 3 сәгать эчендә кире кайтару бурычы куела. Тәҗрибәле, картрак солдатлар командирга маңгайга һөҗүм ясамаска, ике яктан әйләнеп, бәреп төшерергә киңәш итәләр. Исерек командир аларны тыңламый, ротаны күтәрә дә, турыдан һөҗүм ясарга боера. Нәтиҗәдә, 20 минут эчендә 160лап сугышчыны, чалгы белән үлән чапкан кебек итеп, пулеметтан атып кырып салалар. Командир үзе дә бетә, рота да бетә. Өч сугышчыга, шул исәптән әтигә дә, тылга чыгып котылып калырга насыйп була.
«Кулга тотып сугышырга винтовка да юк иде бит, ике-өч кешегә бер винтовка белән сугышкан вакытлар булды», – дип сөйли иде мәрхүм. Икенче бер бик авыр ярасын 1943нче елның 2нче июлендә Сталинград фронтында, Старобельск станицасында ала. Немецлар чигенгәндә ташлап калдырган трофейлар турында исләре китеп сөйли иде. Бер тапкыр азык-төлек складында 1939-1940нчы елларда пешерелгән ипиләргә тап булалар. Целлофонга төрелеп, балавыз белән катырылган ипиләр кичә мичтән чыккан кебек сакланганнар.
Авыр яралы аягын, яхшы хирургларга эләгеп, кисмичә калдыралар. Шул ярасы 1970нче елларда ачылып, үлгәнче – 1996нчы елга кадәр төзәлмәде. Дәүләттән нинди дә булса ярдәм булганын хәтерләмим. Дөрес, 1995нче елны мәчеләргә ашата торган кебек консервлар, паштетлар һәм йөрми торган Чистай сәгатьләре таратып чыкканнар иде.
Безнең авылда немецларда әсирдә булган кешеләр бар иде. Аларның кайберләре бернәрсә дә сөйләми иделәр. Ә инде сөйләгәннәренең тел төбендә бер үк яңгыраш. Әсиргә төшүнең күпчелек очрагы исерек, надан командирлар һәм корал җитмәү аркасында. Мәрхүм Йосыф абый сөйли торган иде, атакага күтәрелгәндә кулында винтовка да булмаган: «Бер таяк иде, – ди. – Немецлар белән күзгә-күз очрашкач, берсе миңа атып та тормады, винтовка түтәсе белән генә сугып екты», – ди. Әсирдә вакытта бер немецның да тырнак белән генә дә чирткәне булмаган аңа. Кыйнаучылар хохоллар, урыслар булган. Арада татарлары да бар иде, дип сөйләгәне истә тора.
Икенче авылдашым Хангәрәй абый да әсирлектә була. Бик таза, көрәшчеләр нәселеннән иде ул. Андый таза егетләрне немец байлары эшкә алып китә торган булганнар. Бер көнне шулай 35-40 килолы бәрәңге капчыкларын икесен ике култык астыма кыстырып ташып ятам, – ди. – Моны бай күреп алып, бик каты әрләгән: «Син болай авыр күтәрмә, гарип каласың, инде сугыш бетүгә таба бара бит», – дигән. 1914-1917нче елларда ул үзе дә Русиядә әсирлектә булган икән.
Әтинең, бу язмада телгә алынган һәм әйтелмәгән авылдаш ветераннарның 9 Май, Җиңү көне дип, шатланып йөргәннәрен мин хәтерләмим.
Ә хәзер быелгы Җиңү көненә әйләнеп кайтыйк әле. Русиянең 90 төбәгендә хәрби парад үткәрделәр. Күпме акча суга акты. Ә шул ук вакытта ветераннарны, инвалидларны ташламалы дару белән тәэмин итә алмыйлар.
9 май көнне парадлар үтеп, «Үлемсез полк»та катнашучылар таралыша башлагач, шәһәр транспортына утырырга туры килде. Менә монда инде чын безнеңчә, Русиянең төрле милләтен җыйган автобус. Утыргычларда – 12-30 яшьлек егетләр-кызлар. Кулларында – планшет, портретлар. Ә басып баручылар – 50-60-70 яшьтәге абый-апалар. Кайберләренең түшләрендә орден-медальләр дә күренгәли. Менә сиңа Җиңү көне, менә сиңа «Үлемсез полк»! Кемнәр кулына калдык без?!
Җиңү көне үтеп, 11нче май көнне поликлиникага барырга туры килде. Анда әби-бабайлар зарланышып торалар. Бер әби сөйли: «Бабаемны ЭКГга алып барырга юллама бирмиләр, үзен алып килергә кушалар. Аңа бит инде 83 яшь, көчкә сөйрәлеп йөри, килгән саен такси яллый», – ди. ЭКГ үтмичә, ВТЭКка бара алмыйлар икән. Бабаң – ветеран, 1956нчы елда Венгриядә фетнә бастыруда катнашкан.
Икенче бер бабай белән сөйләшеп киттек. Көнбатыш Украинада 1945-47нче елларда бандерачыларга каршы сугышып йөргән. Сугыш ветераны исемен алган. «9 Май көнне Җиңү парадына барган идем, туңып кайттык, боз кебек фатирыбызга кереп егылдык. Инде хәзер авырып киттем», – ди.
Ә бит фатирларга җылы бирү турында сүз булды. Ышандырдылар, ләкин алдадылар халыкны. 15нче май көнне, ачу китереп, 1нче телеканалдан, Чувашиядә һәм Татарстанда барлык йортларга да җылы бирелде, дип сөйләделәр. Оятсызлар, әйтерсең безгә җылыны бушлай бирәләр. Акчасын бишләтә каерып алалар бит.
Бу бабаң ташламалы дарулар да ала алмый икән. «Ул юлда йөрү сират күперен кичүгә тиң инде безнең өчен, – ди. – Бәйрәм-бәйрәм, дип, күңел белән һавада очып йөргән идек, безне монда җиргә тиз төшерделәр», – ди ветеран бабай.
Беләм, бик беләм мин бу хәлләрне. Минем үземә дә ташламалы дарулар каралган. Ләкин мин аларны ала алмыйм. 2016нчы елның октябрендә, ел ахыры, булмаска мөмкин. 2017нче елның март аенда, ел башы бит, хәзергә юк, диделәр. «Кайнар элемтә»гә 5-6 тапкыр шалтыраттым, бернинди реакция юк. Мин үзем сугыш ветераны түгел, ләкин мине инвалидлыкка китергән «күчтәнәчләр» СССР дигән империяне саклап, армия хезмәтендә Семипалатинск атом полигонында алынган иделәр. Ләкин без ташламалы исемлектә юк. Инвалидлык та, гомуми авыру нәтиҗәсендә, диелгән.
Бу мәкаләмне язып утырганда, кулыма бер язма килеп эләкте. 9 май көнне Әлмәт шәһәрендә «Үлемсез полк» колоннасына бер төркем кызларны кертмиләр. Кулларында «Мой дед воевал за СССР» дигән плакатлар була. Полиция, боларны тоткарлап, участокка алып китә. Имеш, бу плакатлар регламентка туры килми. Аларны фотога төшереп, бармак эзләрен алып, ике сәгать нужа күрсәтәләр. Боларның җитәкчеләренә орден биреп, ефрейторларына бераз премия язсаң, яхшы булыр иде. Бик тә уяу, сизгерләр икән бит, адәм көлкесе!
Менә, җәмәгать! Шушы хәлләрне, ишеткән-күргәннәрне анализлыйм да уйлап утырам. Нинди илдә яшибез соң без? Кайчан кемне җиңдек? Тагын кемнәрне җиңәсе бар? Миллионлаган корбаннар хисабына булмаса ярар иде инде. Йа Раббым, безне рәхмәтеңнән аермасаң иде!
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре

Комментарии