- 23.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №25 (21 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Без – сугыш чоры балалары. Авыр яшәдек, авырлыклар күп булды. Алай да күңелдә шул кадәр матур, рәхмәтле хисләр бар, алар гел безнең белән яши. Еш кына бу турыда сөйлибез дә, язабыз да, хөрмәт белән искә алабыз. Алар дигәнем – шул чордагы әби-бабайлар. Менә шулар хакында (әби белән бабай нинди булырга тиешлеге турында) берәр сәхифә булдырсак иде. Ни кызганыч, хәзерге бабайлар исереп, тәмәке тартып йөрүдән дә оялмый. Әлбәттә, барысы да түгел.
Мин үзебезнең күрше Фәрихә әби турында языйм әле.
Балачакта еш кына суык тиеп чирли идек. Тәннәргә чуан чыга, тимрәү фәлән, корт чага… Әби иң элек әйбәтләп юындыра, ашата, өшкерә. Әллә кайдагы дару үләннәрен, җимешләрен каптыра, кайнатып эчерә.
Култык асты, бот арасы бизләре шешеп чыга. Боларга әби бик нык игътибар итә: «олаууру» җиләге белән дәвалый. Көн саен иртә-кич бер җиләк каптыра, кулга бирми. Әбинең бу җиләген үсә төшкәч сорадым, ул энҗе (ландыш) чәчәгенең җимеше икән. Ул бик агулы, әби сак эш иткән, авыруга дәва биргән. Ипи кыерчыгы белән имләп, соңыннан шуны эткә ашаттыра иде.
Эх әбекәем, урының оҗмахлардадыр, бик рәхмәтле без сиңа. Күзләрдәге трахоманы юарга бәп-бәләкәй сабын бирер иде. Иртән үзе белән инештән «таң суы» алып кайтабыз, иртә-кич күзләрне сабынлап юабыз. Шулай иткәч, трахома бетеп китә. Әби безне аркадан сөя. Чиста йөрергә өйрәтә. Ә әниләр таңнан төнгәчә эштә иделәр. Әбинең карты Әхмәтгалим бабай минем абзыйкайны кече яшьтән күз уңыннан җибәрмәде. Әни сарык асрый, бабай аның тиреләрен эшкәртә. Абзыкайны зирек чыбыклары алып кайтырга җибәрә. Чыбыкларның кайрысын кубаралар. Иләнгән тиреләрне болар икесе буяп, бик матур сары төстәге тиреләр килеп чыга. Бабай да, әби дә һич иренмиләр, 10-12 яшьлек малайга шәп кайры тун тегеп кидерәләр.
Бабай абыйның малайлар белән качып тәмәке тартуын сизә дә, янына чакыртып, аңа тәмәке бирә: «Менә улым, тәмәке бирәм, тарт. Әбиеңә дә, әниеңә дә әйтмә, күрсәтеп тартма, ут чыгара күрмә», – ди. Абзыкай 80 яшен тутырды, әле дә бу ак сакаллы күрше картын сокланып искә алабыз. Абзыкаем тәмәке тартмады – бабай күзәтеп торадыр кебек тоелгандыр.
Үзебезнең урамдагы Әркәни (Габделгани), Вәкил бабайлар бигрәк шаян булганнар инде. Абзыкайны карак малайлардан аерып алып калу өчен, күрше бабай аны: «Вәкил карттан җил капчыгымны алып кайтып бирче», – дип йөгертә. Абзыкай Вәкил бабайга йомышын әйтә. Вәкил бабай кеткелдәп көлә дә: «И, аны бит Әркәни бабай алып чыккан иде», – дип, шунда чаптыра. Тагын йөгерә абзыкай. Әркәни бабай капка төбендә утыра. Үзе сукыр, саңгырау да әле. Йомышын әйткән малайны алдына утыртып, башыннан сөя. «И улым, шаяртканнар сине бабайлар. Җил капчыгы булмый бит ул», – ди. Әхмәтгалим бабай күп итеп кишер юып, Сарбае белән Мөдәррис абзыкайны көтеп утыра: «Менә, улым, азрак шаярып алдым. Аша кишерләрне, бурлыкка баручы малайларга иярмә, яме», – ди. Ул малайлар төрле фаҗигаләргә очрап, күптән гүр иясе булдылар. Авылыбызның хөрмәтле карт-карчыкларын тыңлап, хөрмәт иткәннәр яшибез әле, Аллага шөкер.
Әллә соң шушындый истәлекләрдән «Без бәләкәй чакларда» дигән бер сәхифә ачабызмы. Мондый хатирәләр башка укучыларда да бардыр.
Рәсимә ФӘРРАХОВА-МӨРӘСОВА,
Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы
РЕДАКЦИЯДӘН: бик яхшы тәкъдим. Һәркемнең җылы хатирәләре күңел төпкелендә сакланадыр. Әйдәгез, бергәләшеп балачакка, яшьлек елларына сәфәр кылыйк. Бүгенге буынга да үрнәк булыр…
Комментарии