- 23.04.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №16 (20 апрель)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Мәгариф өлкәсендә өзми-куймый үзгәрешләр (реформалар, модернизация) алып бара башлауга 25 елдан артык вакыт узды. Гади генә итеп әйткәндә, без татар мәгарифен яңартып, үзгәртеп, таркатып, үстереп (ничек кенә әйтсәң дә аз булыр!) мәш килеп йөргәндә, үсеп килүче буын бу өлкәдә аерым булып кала язды.
УЗГАН ЭШКӘ САЛАВАТ, ДИСӘЛӘР ДӘ…
90нчы елларда татар мәгарифен үстерүдә шактый гына ышанычлы адымнар ясалса да, ул турыда инде хәзер сирәк искә алалар. Хәтта шул елларда татар мәгарифен шактый еллар җитәкләгән, татар гимназияләре, мәктәпләре, татар-төрек лицейларын эшләтә башлаган, әлеге гамәлләрнең чын тарафдарларын туплаган педагогика фәннәре докторы, профессор, элеккеге мәгариф министры Харисов Фираз Фәхраз улының исемен телгә алырга да шикләнәләр. Татар телен дәүләт теле итү өчен янып-көеп йөрүче элеккеге Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Фәүзия Бәйрәмова, Фәндәс Сафиуллиннар да авызларына су кабарга мәҗбүр булдылар. Чөнки алар тарафыннан әйтелгән милләт үсешенә, мәгарифенә кагылышлы алдынгы фикерләр депутат вазифаларын башкаручы миллионер яки генераль директорлар күңеленә үтеп керә алмыйлар шул инде. Милли университет, милли китапханә булдыру өчен Спорт сарайлары салган кадәр акчалар да кирәк түгел ләбаса! Халыкка мөрәҗәгать итеп тә, бу эшнең бер өлешен башкарып була. Чиратта бит үз татарыбыз, үз халкыбыз булырга тиеш.
Татар Конгрессының эшен барлый башлагач, уйга калырлык шул. Бүген Русиянең һәм чит илләрнең барлык шәһәрләрендә Сабан туйлары, җыр-бию кичәләре, ярминкәләр үткәреп, иртәгә алар турында искә алучы сирәк булмагае. Онытылмаган очракта да, шәхестә миллилек, тел өйрәнүгә омтылыш, татар матбугатына язылу һәм уку, укыганнарын башкаларга ирештерү кебек сыйфатлар бик азларда гына барлыкка килергә мөмкин. Татарстан Конституциясендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дип игълан ителсә дә, күпчелек оешма һәм учреждениеләрдә, хәтта мәктәпләр элмә такталарындагы мәгълүматлар башта русча, аннан соң гына татарча языла.
Бүгенге мәгарифне тормышның ачысын-төчесен татыган, ак белән караны аера белә торган милләт җанлы мәгариф министры Энгель Фәттахов җитәкли. Татар тормышына караган күп проектлар гамәлгә ашырыла. Бердәм дәүләт имтиханнарын татар телендә бирү мөмкинлеген булдыру юлларын да эзләр әле ул. Аннан соң Татар университетының кирәклеге дә сатулашырга урын калдырмый бит. Укытучылар өчен дистә еллар буе чыгып килеп, аларның киңәшчесенә, табышына әйләнгән «Мәгърифәт» газетасы да педагогларга кире әйләнеп кайтмас, дип кем әйтә ала?! Боларның барысын да уйлап, кабатланмыйча гына эшләү мәгъкуль булыр иде.
Ел саен дистәләгән балалар бакчалары ачылу, аларның заманча итеп төзелүе һәм урыннарны мөмкин кадәр дөрес бүлү дә киләчәккә өметләр уята. Мәктәпләр белән тәэмин итү дә көн кадагында. Тик күңелне борчый торган бер мәсьәлә бар: аларның кайберләре ачылалар да икенче көнне бер-ике айга ябылалар. Сәбәбе: төзелеш эшләренең башкарылып бетмәве. Гаеплене тиз табалар үзе, гадәттә, ул мәгариф бүлеге мөдире булып чыга. «Стрелочник» кирәк бит. Мәгариф турындагы Уставта исә гамәлгә куючыларга (учредительләргә) зур җаваплылык йөкләнә. Аннан соң тасма кисәргә барган түрә ханым-әфәнделәрдән дә сорау булырга тиеш. Алар да бит эшләнгән эшкә генә түгел, эшләнеп бетмәгәненә дә шаккатарга тиешләр.
Хәзер күп кенә төбәкләрдә файдалануга тапшырылган мәгариф объектлары янәшәсендә укытучылар һәм тәрбиячеләргә яшәү өчен яңа йортлар да төзиләр. Шул рәвешле, заманча белемнәр белән коралланган яшь белгечләрне эшкә урнаштыру мәшәкате дә кими төшәр.
МӘГАРИФКӘ «МӘГАРИФ» КИРӘК!
Татар мәгарифенә кирәкле әдәби-нәфис, иҗтимагый әдәби-нәфис, иҗтимагый әдәбиятны басма рәвештә укучыга һәм укытучыга, ата- аналарга, галимнәргә җиткерүгә тәнкыйть күзлегеннән карап булса да, тырнак астыннан кер эзләү килешмидер. Тик шактый еллар зур эшчәнлек алып барган «Мәгариф» нәшриятының төпле урынын шәхси нәшриятлар кулына тапшыру гына күңелне бимазалый. Беркемгә дә сер түгел, шәхси нәшриятларны иң беренче чиратта акча мәсьәләсе кызыксындыра бит. Теге яки бу шәхси нәшриятта китап бастырып кына укучы күңеленә хуш килерлек, әдәби фондны баетучы язучы да, шагыйрь дә, журналист та булып булмыйдыр.
КИТАП ҺӘМ МАТБУГАТ – БЕЛЕМ ЧИШМӘСЕ
Мәгариф өлкәсендә парадокслар шактый. Барыннан элек консерватив һәм либераль фикер йөртү үзенчәлеге белән очрашабыз. Озак еллар буе Совет мәгарифе дөньядагы иң алдынгы белем бирү үрнәге булды. Академик Мирза Исмәгыйлович Мәхмүтовның проблемалы укыту методикасы бүген дә бик теләп кулланыла, нәтиҗәләр дә бирә.
Мәгариф өлкәсендә бүгенге модернизацияләр санаулы сәгатьләр һәм көннәр өчен генә ясала. Педагогик традицияләргә һәм элеккеге буыннарның сыналган тәҗрибәсенә тугрылык бары тик йөзләрчә еллар белән исәпләгәндә генә заманча булып әверелә.
Әлбәттә, мәгарифнең ышанычлы юлдашы – китаплар, газета-журналлар, балалар өчен дип атап эшләнгән радио һәм телевизион тапшырулар. Әле күптән түгел әдәбият-сәнгатебезнең корифейлары массакүләм мәгълүмат чараларында матбугатка язылырга өндәп, аның яшь, урта, олы буыннар өчен дә тирән әһәмиятен билгеләп күрсәткәннәр иде. Өндәүләр белән генә ерак китеп булмый шул. Бу очракта да дәүләт ярдәме кирәк.
Аннан килеп, укучыдан килгән хатны чүп чиләгенә ыргытуның да зыяны бик зур. Язарга бит без авыл мәктәбеннән өйрәнәбез. Көтеп булса да газета-журналдан җавап хаты килсә, ул гомер буена истә кала. Киләчәкнең милләт уллары һәм кызларының нәкъ менә татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә балкып чыгулары беркемгә дә сер түгел. Ә инде Актаныш районындагы кебек сәләтле балалар өчен гуманитар гимназияләр һәр биш районның берсендә эшләсә, нур өстенә нур булыр иде. Соңгы тапкыр милләтнең инкыйразга таба баруына нибары 25-30 еллап кына вакыт узды. Ялгышларны төзәтергә вакыт бар әле. Теләк һәм бердәмлек кирәк, әлбәттә.
***
Без күбрәк киләчәк турында сөйләшергә яратабыз. Мәгариф өлкәсендә бүген чишелергә тиешле мәсьәләләр дә бихисап бит. Минемчә, кабат йомгаклап әйтсәк, менә аларның иң мөһим дип саналганнары:
– адым саен уздырыла торган реформаларны туктатып, көндәлек яңалыкларны (косметик үзгәрешләр рәвешендә) гамәлгә ашыру;
– кичекмәстән Татар милли университетын ачу эшләрен чын-чынлап башлау һәм төгәлләү;
– РФ, ТР конституцияләренең телләргә һәм милләтләргә кагылышлы маддәләренең үтәлеше өлкәсендә дәүләт һәм хөкүмәт структуралары җаваплылыгын җәмәгатьчелек контроленә алу;
– чит илләрдән мәгариф проектларын сатып алуны чикләү;
– район мәгариф бүлекләренең штатын җиде-сигез кешедән дә арттырмау;
– укыту һәм тәрбия методикасының бер өлеше итеп татар халык педагогикасы казанышларын нигез итеп алу;
– укыту процессында телефон, гаджет һ.б. куллануны чикләү;
– мәктәпләрдә татар һәм рус телләрен бертигез дәрәҗәдә укытуны кабат кире кайтару;
– кириллица белән янәшә латин графикасына нигезләнгән татар алфавитын факультатив һәм түгәрәкләрдә өйрәнү;
– кәгазь «боткасы»н узган гасырның 80нче еллары дәрәҗәсенә «төшерү»;
Әлбәттә, болар турында инде 25 ел буена фәлсәфә сатабыз. Аңга килергә әлегә соң түгел…
Рамазан КӘБИРОВ,
Балык Бистәсе районы, Түбән Тегермәнлек авылы

Комментарии