- 23.04.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №16 (20 апрель)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Татарстан Җөмһүрияте Президенты
Рөстәм Нургали улы МИҢНЕХАНОВка
АЧЫК ХАТ
Хөрмәтле Президент әфәнде!
Казан шәһәре башкарма комитет җитәкчесе имзалаган карар белән башкаладагы яңа метро тукталышына «Дубравная» исеме бирелде. Бу вакыйга халык фикерен санга сукмауның беренче очрагы түгел. 2012нче елның апреленнән алып сентябрьгә кадәр Бөтентатар иҗтимагый үзәге метроның яңа тукталышларына татар тарихи исемнәрен кушу өчен көрәште. Яңа тукталышларны татар тарихының күренекле шәхесләре хөрмәтенә исемләргә һәм тарихи рухта бизәргә тәкъдим иткән идек:
Мәскәү базары янында – «Сөембикә» станциясе.
Воровский урамы янында – «Олуг Мөхәммәт» станциясе.
Соцгородта – «Бәхтияр Канкаев» станциясе.
Бу турыда Сезгә һәм Казан мэры Метшинга хатлар җибәрелде, топонимика комиссиясе рәисе Андреевага шәхсән мөрәҗәгать иттек, Дәүләт Шурасы депутаты Миргалимов топонимика комиссиясенә мөрәҗәгать итте, Бөтентатар иҗтимагый үзәге биш пикет, бер митинг үткәрде. Нәтиҗәдә татар җәмәгатьчелеге фикерен, гадәттәгечә, санга сукмадылар: халык тыңлаулары үткәрелмәде, тарихчылар белән киңәшләшү булмады, Казан Мәҗлесе (Гордума) бу мәсьәләне карамады. Башкарма комитет җитәкчесе Песошин үзе генә карар кабул итте: метроның яңа тукталышларына «Авиатөзелеш», «Төньяк вокзал», «Яшьлек» исемнәрен куйдырды.
Хөрмәтле бөтенхалык сайлаган Президент! Сезне бу татар халкы өчен бик әһәмиятле мәсьәләгә игътибар итүегезне сорыйбыз. Демократияле, хокукый дәүләттә (Татарстан Конституциясе, 1нче маддә), халык фикерен санга сукмыйча, метро тукталышына исем кую мөмкин түгел, чөнки үз тарихын оныткан халыкның киләчәге юк. Мэрияда эшләүче, Казан Мәҗлесендә (Гордума) утыручы татар фамилияле кешеләргә ничек оят түгел икән? Алар безнең борынгы тарихлы бөек халык икәнебезне кайчан аңларлар?! Татарстан башкаласында 10 метро тукталышы бар, әмма ләкин татар тарихына багышланган бер исем дә юк!
Шуңа күрә халык җыенының фикеренә игътибар итүегезне сорыйбыз:
1.«Дубравная» яңа метро тукталышына татар халкының сөекле шәхесе, тарихыбызның бөек вәкиле, соңгы ханбикәсе Сөембикә йә Болгар дәүләтенең беренче башкаласы Биләр исемен куюны таләп итәбез.
2. Бу мәсьәләне тикшерү өчен халык тыңлаулары үткәрүне таләп итәбез.
Бертавыштан БТИҮ җыенында 18нче апрельдә кабул ителде.
Ф.В.ЗӘКИЕВ,
Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе
Комментарии