«Татары – во!»

Соңгы вакыттагы татар теле тирәсендәге ыгы-зыгы республикабызда кем өстен икәнен ачык күрсәтте. Ә без моңарчы иң баш кешене республикабызның Президенты Р.Миңнеханов дип йөргән идек. Юк, прокуратура икән бит. Югыйсә, моңарчы мин үзем дә, республиканың барлык органнары Татарстан Президентына буйсынадыр, дип уйлый идем. Хәзер аңладым инде, алай түгел икән. Хәер, Татарстан прокуратурасы ул бит шул ук Русия структурасы, финанслау – Мәскәүдән, өстән нинди команда була, шуны үти инде ул. Шунлыктан мондый гамәлләре өчен республика прокуратурасына үпкәләп тә булмый торгандыр.

Татар теле проблемасын теге елларда ук хәл итеп бетерәсе иде дә бит, элитабызда аның кайгысы калмады, чөнки СССРдан калган байлык калҗасын бүлешү процессы китте. Татар телен үстерү буенча ниндидер ун еллык программалар кабул иттеләр дә, тынычландылар. Ул ун ел эчендә аның белән ныклап шөгыльләнүчеләр булмады, халык исә битарафка әйләнде. Сез дөрес язасыз, татар телен укыту методикасы бернигә яраксыз булып чыкты. Миңа еш кына оныклары белән татар теле буенча дәрес әзерләүче элеккеге хезмәттәшләрем шалтырата. Татар телендә камил сөйләшүче олы буынга да аңлашылмаганны, ул дәреслекләрдәге биремнәр хәзерге мәктәп балаларына ничек аңлашылсын ди инде. Әлегә татар грамматикасына өйрәтүне калдырып торырга иде. Мин олыгайдым инде, ә менә яшьрәк чагым булып, татар телен мәгариф министрлыгыннан төшкән дәрес планнары нигезендә түгел, ә бәлки, бернинди дә дәрес плансыз укытырга рөхсәт итсәләр, мин урыс телле балаларга татар телен укытуны тормышыбызда һәркөн кулланышта булырлык сүзләр, җөмләләр өйрәтүдән башлар идем. Уен һәм әңгәмә рәвешендә. Ышанам, укучылар зарланмаслар, аларда татар теле белән кызыксыну уяныр иде. Сөйләм телен үзләштерү вакытында җайлап кына язу кагыйдәләрен дә төшендерергә була бит. Әгәр дә мәктәптә уку чорында әзме-күпме татар телендә сөйләшергә өйрәткән булсак, татар телен мәктәптә фәлән ел укыттылар, әмма берни дә белмим, диючеләр бик күпкә аз булыр иде. Балаларына татар телен укытырга теләмәүчеләр дә ул кадәр санда булмас иде. Үзем дә хәзерге укучыларның дәреслекләрен карыйм да, боларны төзүчеләр педагоглар түгел ахры, дип уйлап куям.

Интернеттан «Россия.Ru» журналисты Анастасия Миронованың язмасын укып, гаҗәпләнеп утырдым әле. Тел мәсьәләсендә кече милләтләрне бетереп ташлап язган. Имеш, туган телләрендә укысалар, ул кече милләтләрдән зур дәрәҗәле белгечләр чыкмаячак. Кече халыкларның акцент белән сөйләшүләренә бик борчылган инде бу ханым. Янәсе урысча гына укысалар, аларның бернинди дә акценты булмаячак, тирән белем алуга барлык мөмкинлекләр дә туачак. Үз язмасында татар журналисты Алсу Газизованың балаларны татарча укытуга каршы булуын тасвирлап, татарларның үз балаларын татарча укытырга теләмәүләрен дә шул рәвешле дәлилли. Алсу Газизова инде ул гел урыс телендәге матбугатта эшләде, аның үзенә урыс теле якынрак тоела башлавы да гаҗәп түгел. Акцент дигәннән, армиядә политукулар алып баручы өлкән лейтенант Козлов бервакыт, ачынып, подразделениебез солдатларына болай дигән иде: «Сез нишләп начар җавап бирәсез? Шәһәрләрне, өлкәләрне белмисез. Әнә татар егете Харисов акцент белән сөйләшә, әмма сорауларга дөрес җавап бирә. Илне дә яхшы белә. Оят түгелме сезгә?» Әле шушы гел урысча укыган егетләр юньле-потлы «Боевой листок»та яза алмыйлар иде, каравылга барсак та, сугышчан әзерлектә утырсак та, гел миннән яздырталар иде. Шуңа да полк буенча «Лучший редактор боевого листка» булып танылдым. Моны инде мактанудан түгел, әлеге дә баягы «акцент белән сөйләшәләр» дигәнгә җавап буларак яздым.

Сезнең язмада сайлаулар турында телгә алынган бит. Беркөн татар теле тирәсендәге ыгы-зыгыга ачуы чыккан бер танышым очрады да: «Бу сайлауларда мин коммунистларга тавыш бирәчәкмен», – дип куйды. Елмаймый булмады: «Үзең олы кеше инде, – дим, – һаман аңлап бетермисең. Синең «галочка»ң ниндидер роль уйный дип беләсеңме әллә? Өскә менгән саен беркетмәләрдәге саннарның да үзгәрә баруы беркемгә дә сер түгел. Әнә Мария Арбатованың «Как я пыталась честно попасть в Думу» дигән китабын укып кара, аңларсың». Безнең татар күндәм халык, кемне сайларга кушсалар, шуны сайлый ул. Сайлау нәтиҗәләре барыбер дә өстәгеләр теләгәнчә булачак.

Әле шушы язманы әзерләгәнче, кешеләр кайнашкан урамга чыгып, бераз йөреп кайткан идем. Чиләкләп алма сатып торучы бер агай икенчесенә сөйли: «Менә, малай, беркөн күршем каяндыр кайтып килә, үзе «татарва» дип сөйләнә. «Рәхмәт, – дим, – яхшы сүзеңә». Ул аптырап калды: «Нигә?» – ди. Соң, мин әйтәм, ул сүз бит «татары – во» дигән сүздән ясалган. Татарлар менә дигән халык дигән караштан чыгып шулай әйткәннәр. Әле менә син дә шул ук сүзне әйтеп мактыйсың, молодец, дими, ни дисең инде сиңа. Күршем шып булды».

Кем белә, бәлки, чыннан да шулай булгандыр. Телебез бетмәсә иде әле, үзебез дә тагын күп гасырлар буе «татары – во» булып яшәсәк иде.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии