Почта юк, почтальон бар

Почта юк, почтальон бар

Безнең авылда 450 хуҗалык бар. Шушы авылга бер почтальон хезмәт итә. Безнең почта бүлеге ике катлы йортның бер кечкенә бүлмәсенә урнашкан. Ул бүлмәнең җылылык торбаларын кистеләр, электр энергиясен өзделәр. Хәзер почтальон Галия салкын, караңгы бүлмәдә эшли, кичке якта фонарь кабызып утыра.

Почтальоныбыз бөтен авыл халкына берүзе почта, пенсияләр тарата, бөтен түләүләрне җыя, аның эшеннән бөтен халык канәгать.

Авыл халкы исемлек төзеп, почтаны җылытып, ут бирүне сорап Әлмәт почта җитәкчелегенә хат юллады, әмма алар, Тайсуганда почта бүлеге юк, дип кенә котылдылар. Ә бит үзләре аңардан товар сатып акча эшләүне таләп итәләр, сатмаса, хезмәт хакын бирми торалар.

Без аренда түләве өчен акчаны мәчет, авыл халкыннан җыеп бирергә дә риза идек. Бүлек юк та бит, салкында, караңгыда өшеп утыручы кеше бар.

Без сезнең газетада Айгөл Закированың күп районнарга ярдәм иткәнен укып беләбез. Зинһар өчен безнең дә гозеребезне тикшерергә вакыт тапсагыз иде. Әгәр дә безнең почтальон эштән китсә, авыл пенсионерларына бик җайсыз, авыр булачак.

Әлмәт районы, Тайсуган авылы халкы

РЕДАКЦИЯДӘН: әлеге зарны Татарстан почтасына юллыйбыз, аңлатма бирүне таләп итәбез.

Комментарии